Үзе чибәр, үзе уңган Миләүшә

Алтынбаева27 июнь – Яшьләр көне

Ниһаять, көтеп алынган җәй җитте. Рәхәтләнеп су коенырга, кояшта кызынып, ял итәргә була. Ә менә студентларга бу турыда уйларга әле иртәрәк — сессияләрнең иң кызу чагы.

Ә Самараның экономика университетын тәмамлаучы Миләүшә Алтынбаева Дәүләт имтиханнарын тапшырган да инде. “Бишле”гә бирдем, — дип шатлыгы белән уртаклаша ул. — Диплом эшемне дә шулай уңышлы яклармын дип уйлым”.

Миләүшә — булачак экономист. Балачактан хирург булырга хыялланган кыз, әти-әнисе, укытучылары гаҗәбенә, мәктәпне тәмамлаганнан соң язуларын экономика университетының “Оешма һәм предприятиеләр экономикасы” факультетына илтеп тапшыра.

- Табиб кулында — кеше гомере бит, үз өстемә шундый җаваплыклыкны ала алуыма шик-ләндем. Математиканы яхшы белгәнгә күрә, булачак һөнәремне экономика белән бәйләргә булдым.

“Экономист булe өчен калькуляторда саный белү дә җитә,”- диючеләр белән килешмәс идем. Чын профессионал булыр өчен оешманың хуҗалык эшчәнлеген анализлый, планлаштыра беле-ргә кирәк. Проектлар төзүдә катнашу, матди чыгымнарны санап, бу проектларның нәтиҗәле булу-булмавын да ачыклый белү зарур. Университетта нәкъ шуңа өйрәндек тә инде без, — ди булачак белгеч.

Алган белемен Алтынбаева хезмәт практикасы белән ныгыткан. Ул аны туган ягы Похвистнево районының хәләл ит продукциясе җитештерүче “Дуслык” оешмасында үткән. “Авылда югары белемле белгечләр һәрвакыт кирәк. Бәлки, диплом алгач шунда ук эшкә дә кайтырсың?” — дигән сорауга бу ханым: “Юк, укуымны дәвам итеп, магистратура тәмамлыйсым килә”, — дип җавап бирде. Хәер, бүген — иртәгә Кызыл диплом алырга торган Миләүшәнең тагын да югарырак үрләр яуларга теләве бер дә гаҗәп түгел.

Бу чибәр, уңган милләт-тәшебез өлкәбезнең алдынгы студентларының берсе дә. Үткән ел ахырында “Россельхозбанк” регионның югары уку йортлары студентлары арасында бәйге уздырып, анда җиңүчеләргә махсус стипендия билгеләде. Беренче урыннар алган дүрт укучы арасында Миләүшә дә бар иде.

- Ул бәйгедә катнашу өчен фәнни хезмәт язарга туры килде, ә бу эштә минем аз булса да тәҗрибәм бар, шуңа әллә ни кыен булмады, — дип сөйләде ул. - Мин үзебезнең факультетның студентлар фәнни оешмасы әгъзасы буларак, фәнни-гамәли конферен-цияләрендә, төрле бәйгеләрдә дә катнаша идем. Анда да минем эшләр югары бәяләнеп, җиңүчеләр арасында булдым.

Миләүшә тырышып укыса да, көннәр буе фән нигезен генә “кимереп” утыра дип уйламагыз. Ул инде кияүгә чыгып, үз гаиләсен корырга да өлгергән. Ире Рияз һөнәре буенча хисапчы, хатынына экономика бүлегендә уку җиңел булмавын бик яхшы аңлый. “Рияз — минем рухландыручым. Диплом эшен язганда арыганымны күреп: “Аз гына калды бит, түз инде”, дип юатты, кулыннан килгәнчә ярдәм итте”, — дип елмая яшь белгеч.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Россельхозбанк вручил именные стипендии самарским студентам

 

Просмотров: 1312

Один комментарий