Их, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен!

image8Халкыбыз юкка гына  әнә шулай дип җырламыйдыр инде… Бу көннәрдә туган якның хуш исле болыннарында ауный-ауный җиләк җыймаган бер генә кеше дә калмагандыр. Калса да, ниндидер сәбәпләр аркасында гынадыр, мөгаен. Гомерендә бер тапкыр җиләк җыеп, хуш исле мәтрүшкә өзеп алган кеше өйдә чыдап ятамы соң!

Аллага шөкер, быелгы җәй бигрәк матур килде. Урманнарда печән, җиләк, мәтрүшкә, дисеңме!  Бу көннәрдә башларына яулык бәйләп, кулларына чиләк тотып, барысы да урманга юнәлә.  И-и-и, андагы җиләкнең күплеге! Аллы-гөлле чәчкәләр арасында тәлгәш-тәлгәш булып, кызарып пешкән җиләкләр алдыңда ята. Иренмә генә, җый!

Мин каен җиләге җыярга яратам. Урманда кошлар сайравын тыңлый-тыңлый, иртәнге чыклы үләннәр арасыннан кызарып пешкән җиләк җыюдан да рәхәт мизгел бар микән?! Савытың тулгач, аның хуш исенә исереп, матурлыгына сокланып бер мәл карап торасың. Ә җиләк сине һаман җибәрми. Үлән арасында җемелдәп, кызыктырып тора. Аның тәме… Бернинди экзотик җимешләр дә алыштыра алмый безнең урманнарда пешкән каен җиләгенең тәмен!

Быел җиләк бигрәк уңган, җыеп бетерерлек түгел. Берничә тапкыр Гали абый тавына менеп, чиләкләремне тутырып төштем инде. Төрле кайнатмалар да, сок та, каклар да ясыйм, туңдыргычта туңдырырга да куям, яфракларын да киптерәм. Нинди генә ысулны куллансаң да, файдадан тыш зыяны булмас.

Бакчадагы кура җиләге, карлыган, чияләрне җыеп бетергәч, урманга  шомырт, миләш, балан җыярга да барырмын әле. Шушы хәтле табигать байлыкларының рәхәтен күреп, шөкер итеп яшәмәсәң, Аллаһы Тәгалә кичермәс.

image8image9 image10image1image3 image4 image5 image6 image7Барыбызга да күңелле, витаминлы җәйләр телим!

Samtatnews.ru порталы өчен Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1401

2 комментариев

  1. Рынокта бер майонез бидрәсе каен җиләген 250 сумга саталар, биш литрлы бидрәдәге виктория 500-600 сум, җир җиләге дә шул чамасы.

  2. Безнең авылда Рәбига исемле апа бар. Ул ел саен җир җиләгеннән 60–70 банка кайнатма ясый. Билгеле инде, үзләре генә моның кадәр кайнатманы ашап бетерә алмыйлар. Туган-тумачаларына, балаларына күчтәнәчкә шуңа гел варенье тотып бара ул. Көз көне, алмалар өлгергәч, алма җыярга да йөри әле. Как (алманы пешереп, тишекле савыттан чыгаралар һәм шикәр белән болгатып, яссы формага китереп, киптереп ясыйлар), компотлар , алма кайнатмалары ясый. Җир җиләген җыярга, авылда иң беренче ул бара. Әле җиләкләр рәтләп пешеп тә җитмәгән була, ә Рәбига апа бөтен җиләкле урыннарны айкап, кайда җиләк бар, кайда уңмаган, кайда эре, кай урында вак, барысын да тикшереп, «разведка» ясап кайтырга да өлгерә. Үземнең дә аның белән җиләк җыярга да, алмага да барган бар. Җитмеш яшь миңа, дип тормый, теләсә кайсы яшь кешене дә уздырып җыя.