Авылым мәтрүшкәләре

2Җәйләрен кайтып авылга
Җыйдым мин мәтрүшкәләр.
Хуш исләре күңелләрне,
Җанымны исертәләр.
Гади генә күк чәчәкләр
Тылсым тулы үзләре.
Кышын чәйләр ясап эчәм,
Синдә авылым исләре.

Күңелләрем тулган чакта
Сине учыма алам.
Башым әйләнә бу истән,
Сагынып битемә куйсам.
Күз алдымда жәен йөргән
Ямь-яшел синең урман.
Мәтрүшкә һәм җиләк җыйган
Искиткеч матур алан.
Онытыламы соң үләндә
Ятып хәл җыйган чаклар.
Җиләс җилле, саф һавасы -
Дәрт өсти миңа алар.
Назлы тибрәнеп мәтрүшкә
Актара хәтер битен.
Иске төшә яшь вакытлар,
Иснәсәм аның исен.
Туган якның үләне дә
Шифа бирә күңелгә.
Әллә инде мәтрүшкәләр
«Кайт!» — диме туган җиргә.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре — Ульян өлкәсе, Иске Кулатка районы, Иске Мостяк авылы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1253

Один комментарий

  1. Бик матур шигерь.яшь чаклар искэ тешэ .мэтрюшкэлэр жыйган кебек булып китте.Рэхмэт Наиля синен шигерлэрен кунеллэрне кутэреп жибэрэ яшисе дэ яшисе килэ ( короновируста) онытыла