Зөлфия апам бәете

iКышлар быел салкын булды,
Дулады кар-бураннар.
Яз килде, дип куаныштык
Барлык дуслар, туганнар.
Март аенда кошлар кайтты
Сагынып җылы яклардан,
Белмәгәнбез ни үтәсен
Безнең газиз башлардан.
Төшләр күрдем ямьсез итеп -
Белмим нәрсә юрарга,
Дога укып, шөкер кылып
Яттык кичтән йокларга.
Җылы яңгыр ява-ява
Матур таңнар да атты,
Ләкин безне барчабызны
Ачы кайгы уятты.
Киткән идең, Зөлфиякәй,
Шәһәрләргә укырга.
Шунда булган соңгы ризык,
Соңгы сулыш алырга.
Сыерчыклар пар-пар булып
Алмагачка тезелгән,
Шул караңгы төн уртасы
Гомеркәең өзелгән.
Ләйсән кызың яннарыңда -
Ни кичерде ул бала?
Бер мизгелдә, көтмәгәндә
Әнисез ялгыз кала.
«Ләйсән» сүзен якын иттең,
«Ләйсән»дә син эшләдең.
Нигә безне ташлап киттең?
Нәрсә булды? Нишләдең?
Ләйсән яңгырлары яуды
Синең кабер өстенә.
Нигә шушы авыр хәлләр
Төштә түгел, өнемдә?
Чәчәкләр син бик яраттың -
Читән үреп үстердең.
Өй эчләрен, йорт тирәсен
Гөлгә күмеп бетердең.
Барчабызга ярдәм иттең
Көне-төне йөгереп,
Никләр генә иртә киттең
Бәгырьләрне өздереп.
Барыбызны тигез күрдең,
Сиңа-миңа бүлмәдең,
Көнчелекнең, явызлыкның
Ни икәнен белмәдең.
Җиңел булды синең белән
Яшәргә аралашып.
Барлык туган сиңа килде,
Дөнья көттек кайнашып.
Булдың, апам, барыбызга
Син акыллы киңәшче,
Ринат җизнәйгә гомерлек
Назлы тормыш иптәше.
Булдың син алтын багана
Тормышта улларыңа,
Кемнәр генә сокланмады
Синең уңганлыгыңа.
Бер эштән дә чирканмадың,
Күрмәдек без моңлану,
Ишетмәдек ардым, диеп,
Чирлим, диеп сукрану.
Тигез күрдең әниләрне,
Зурладың син баш иеп,
Яшәдең син ярдәм итеп,
Рәнҗемәсеннәр, диеп.
Зират өсте кара болыт,
Халык судай агыла,
Гүргә иңеп, җиргә күмгәч,
Якты дөнья ябыла.
Анда да син ялгыз түгел —
Көтә Гөлчәчәк апаң.
Баш очыңда әби ята,
Уң ягыңда бит — атаң.
Тыныч йокла, җан кисәгем,
Түзәрбез без барсына.
Ни эшләмәк — һәр барчабыз
Барыр Ходай каршына…

Гөлгенә ШАКИРОВА.
Яңа Усман авылы,
Камышлы районы.

Просмотров: 1443

Комментирование запрещено