Мамык шәлең

vyazanie1Ана күңеле сизгер була дигән

Бер гыйбарә яши халыкта.

Вафатыңнан элек миңа атап

Шәл бәйләдең, әни, мамыктан.

Нинди уйлар телгәләде икән

Багыреңне шушы минутта?

Авыр чакта иңнәренә ябып

Җылыныр дидең микән һич юкта…

Сизгәнсеңдер йөрәк җимешеңнең

Өзгәләнеп торып каласын.

Сагынганда шәлең бөркәнәмен,

Баса кебек йөрәк ярасын.

Тәнем түгел, җаным җылына күк,

Шушы шәлгә ятсам төренеп.

Күзәнәге саен күзләреңнең

Нуры калган кебек түгелеп,

Җылың калган кебек түгелеп.

Дания ӘГЪЗӘМОВА.

Самар шәһәре.

2008 ел.

samtatnews.ru

Просмотров: 1408

Комментирование запрещено