Кадрия дустыма

iТуеңда син матур кәләш идең,
Шатлыгыңнан һаман көлдең син,
Белмәдең шул өч ай үткәннән соң
Җир куенына барып керәсен.

Чит авылга киттең кияүгә син,
Бәхет, шатлык иде йөзеңдә.
Тик шулай да нидер сизгән кебек
Моңсуланып йөрдең үзең дә.

Ул көнне дә көлеп, шатланып
Кайтып кердең туган йортыңа,
Көне буе эшләп, йөгереп йөрдең,
Ял итмичә өстәл артында.

Бигрәкләр дә уңган идең инде,
Әниең сиңа карап туймады,
«Әллә тагын да матурланган», диеп
«Күз тимәсен», диеп уйлады.

Кичке якта “ЗИЛ” машинасы белән
Ирең кайтты сине алырга.
Урамнарда бик шәп чапты, диеп
Гажәпләнгән авыл халкы да.

Әниеңнең йөрәге әрнеп калган,
Шәп кузгалып киткәч машина,
Күздән югалганчы карап калган
Шомлы уйлар килгән башына.

Уттай чабып киткән машина
Фаҗигага барып юлыга,
Ана күңеле сиземләгән икән
Үлем көткән сине юлыңда.

Әти-әниең бик нык кайгырдылар,
Күтәрерлек кайгы түгел бит!
Тик шулай да яшәү дәвам итә,
Ике бала үсеп килә бит.

Инде хәзер күпме еллар үтте,
Әти-әниең дә картайды.
Синең хәсрәт авыр булганлыктан
Исәнлекләре дә какшады.

Әтиең көн дә мәчеткә йөри,
Әниең дә укый намазын.
Синең рухка алар дога кыла,
Бүтән чаралары калмады.

Әти-әниеңә исәнлекләр телим,
Сиңа телим җәннәт түрләрен.
Тар каберкәйләрең киң булсын,
Якты булсын яткан гүрләрең.
 

Галия САБИТОВА.
Яңа Ярмәк авылы,
Камышлы районы.

Просмотров: 1215

Комментирование запрещено