Уйна әле Ярмәк «вагын»

вагыУйна, дустым, Ярмәк «вагын»,

Гармуныңны кулга алып,

Йөрәкләргә утлар салып,

Күңелләргә канат тагып.

Чыңгылдатып чыңнарыңны,

Биет әле кызларны,

Сугып җибәр моңнарыңны,

Чиртеп куңел кылларымны.

Уйнап җибәр искитәрлек,

Пошмаска да хис үтәрлек,

Җансызга да җан үсәрлек,

Гомерлеккә моң җитәрлек.

Әйдә, уйна Ярмәк «вагын»,

Моңга күмеп Юкәл тавын,

Бәгырьләргә ишек кагып,

Уйна әле, дустым, тагын.

Биегәндә яшь киленнәр,

Юкәләр дә селкенсеннәр,

Каеннарның алкышлары

Көнләштерсен таң кошларын.

Яшь күңелләр җилкенсеннәр,

Әбиләр дә биесеннәр,

Замандашлар сагышларын

Бассын гармун тавышлары.

Сок суы да дулкынланып,

Ярга каксын дулкыннарын.

Яшь йөрәкләр табышканда

Гомерлеккә кавышканда.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре — Камышлы районының Иске Ярмәк авылы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1178

Один комментарий

  1. Матур. шигырь юллары!ЭФЭРИН ФАРИТ АБЫЙ!!!