Афәрин, “яктылык”лылар!

Рәсемдә: (сулдан уңга) Наилә Газизова, Гөлҗиһан Мәхмүтова, Ләйсән Зарипова һәм Җария Сиразова.

Наилә Газизова, Гөлҗиһан Мәхмүтова, Ләйсән Зарипова һәм Җария Сиразова (сулдан уңга).

Җәйнең беренче көннәрендә Казанда Россиянең һәм якын чит илләрнең милли мәктәпләрендә укучы балалар арасында рус теле буенча III Халыкара олимпиада уздырылды. Бәйгедә 8 һәм 10 сыйныф укучылары катнашты.Көч сынашырга Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да барган иде. Аларның бәйгедә ничек катнашулары турында 10 сыйныф укучысы Җария Сираҗева сөйләде.

- Казанга ничә кеше бардыгыз?

- Олимпиада 2 турда үткәрелде бит. Бәйгенең беренче өлеше майда онлайн тест эшләү режимында уздырылган иде. Анда катнашкан өч мең ярым укучыдан ике йөзе генә икенче турга үтә алган. Без, “яктылык”лылар да, алар санында булуыбызга чиксез шатбыз. Минем белән Казанга сыйныфташларым Гөлнара Галимова, Әйдана Осмонова һәм 8 сыйныф укучылары Ләйсән Зарипова белән Наилә Газизова бардылар.

- Көндәшләрегез саны байтак булган икән, икенче турны үтәргә авыррак булгандыр инде? Каушап калмадыгызмы?

- Бераз дулкынлану булды, әлбәттә. Тик без бәйгегә ныклап әзерләнгән идек. Укытучыбыз Фәния апа Гыйләҗева белән көн саен диярлек дәресләрдән соң калып күнегүләр ясадык, кагыйдәләрне кабатладык.

Ә көндәшләргә килгәндә, без аларның күбесе белән бәйге башланганчы ук дуслашырга өлгердек. Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Саха (Якутия) республикаларыннан, Пермь краеннан, Омск, Түбән Новгород, Свердловск, Пенза, Оренбург өлкәләреннән, Казахстан, Үзбәкстан һәм башка чит илләрдән килгән укучылар белән аралашу кызыклы булды. Без башка җирләрдә татарлар ничек яшәве белән кызыксындык, аларга үзебез турында сөйләдек.

Рәсемдә: (сулдан уңга) Наилә Газизова, Гөлҗиһан Мәхмүтова, Ләйсән Зарипова һәм Җария Сиразова.

Рәсемдә: (сулдан уңга) Наилә Газизова, Гөлҗиһан Мәхмүтова, Ләйсән Зарипова һәм Җария Сиразова.

- Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары төр-ле бәйгеләрдә, олимпиадаларда даими катнашып торалар. Ки-ләчәктә җиңү өчен иптәшләреңә ни теләр идең?

- Беренчедән, мәктәптә тырышып укырга кирәк. Чөнки белемең булмаса, мондый чараларда катнаша алмыйсың. Аннан үз көчеңә, мөмкинлекләреңә ышану мөһим, шунда гына җиңү яулап була.

Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә киләсе уку елында да уңышлар телибез!

Әлфия ШӘРИФУЛЛИНА, “Яктылык” мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

 

                 * * *

Укучыларны бәйгегә рус теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлҗиһан апа Мәхмүтова озата барды. Ул да үз фикерләре белән уртаклашты:

- Сораулар уку программасы, дәреслек буенча гына түгел, логика, фикер йөртә белү буенча да бәяләнде.

Кызлар беренче урыннарны алмасалар да, яхшы нәтиҗә күрсәттеләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Гомумән, өч мең ярым катнашучы арасыннан аларның икенче турга узулары да җиңүгә тиң. Афәрин, “яктылык”лылар!

«Бердәмлек».

Просмотров: 1058

Комментирование запрещено