Ачы сугыш, бу дәһшәтле сугыш
Килеп минем туган илемә,
Күпме күз яшьләре, күпме хәсрәт
Китерде ул газиз җиремә.
Яңа Ярмәгебез кечкенә генә булса да, авылыбызда зур тарихка кереп калырлык кешеләр күп. Менә шундый батыр йөрәкле ир Сабир Ярулла улы Сафиуллин хакында язып үтәсем килә. Аның турында мәкаләләр бик күп булды инде, әмма тагын бер тапкыр искә алсак, бәлки, Ураза аенда мәрхүмнең якты рухына дога булып ирешер.
Сабир абый күптән вафат инде. Аның тормыш иптәше Мөсәвәрә апай белән очрашкан саен серләшеп утырабыз. Ул да бит гомер буена минем кебек клуб мөдире булып эшләгән. Аның сөйләгәннәрен дулкынланып тыңлап утырам.
Сабир Ярулла улы Сафиуллин 1920 елда Яңа Ярмәк авылында туып-үсә. Җирле мәктәпне бары яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Төрле-төрле ярышларда да алдынгы була. 1940 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Билгеле, шул елны немец илбасарлары канкойгыч сугыш башлыйлар. Сабир абый сугышның иң авыр ноктасына эләгә. Сугыш утында булып күп тапкыр үлем белән очрашкан булса да ул 1943 елга кадәр яраланмыйча фашистларны кора. Шулай да бер бәрелештә Сабир абый чигенү турында приказны ишетмичә кала һәм атуын дәвам итә. Көтмәгәндә ул яткан окопта мина шартлый, аны үлгән дип калдырып китәргә мәҗбүр булалар.
Немецлар бу территорияне чолгап алгач, яралыларны да кулга алалар. Шулай ук Сабир абыйга да типкәләп карагач, исән икәнлеген белеп өстерәп китәләр.
Сабир абый ничә көннән соң гына аңына килә, ул үзенең кайда булуын аңламыйча ята һәм кинәт кулы белән капшап алган бер аягының бот төбеннән үк юк икәнлеген аңлый. Тагын аңын югалта…
Фашистларның концлагерендә бик күп авырлыклар, изелү, кыйналу, җәбер күреп Сабир абый ел ярымнан соң гына Совет солдатлары тарафыннан азат ителә. Бу көн 1945 елның 23 январе була.
Ул пленда ятканда туган авылына «кара пичәтле» кәгазь килә. Аның туганнарының өмете сүрелсә дә, сөйгән кызы Мөсәвәрә апай көтүен дәвам итә. Чөнки сугышка кадәр алар ни генә булмасын, бер-берсен көтәргә вәгъдәләшкән булалар.
25 яшьлек, бер аяксыз егет, ниһаять, туган авылына кайта. Мөсәвәрә апай белән Сабир абый арасында мәхәббәт утлары сүнмәгән була. Мөсәвәрә апаның әнисе: «Ни эшләрсең икән соң, кызым?! Тукта, уйлап кара әле, бик кыен булыр сиңа тормышта бер аяклы ир белән», - дисә дә, мәхәббәт җиңә. Алар бернигә дә карамыйча гаилә коралар.
Тормышның иң авыр һәм йөрәкне телгәли торган мизгелләре сугыш тәмамланып, гаилә корып яши башлагач тотынган. Беренчедән, Сабир абый пенсия дә алмый, аягына протезы да, эшләргә һөнәре дә юк. Икенчедән, авылдашларының һәм җитәкчеләренең каты карашы аның үзәген өзә. Шуңа карамастан, ул бухгалтерлар курсын тәмамлап кайта. Ләкин җитәкчеләр фашистларда пленда булып кайткан Сабир абыйга эш бирергә ашыкмыйлар. Хәтта клуб мөдире вазифасын да аңа тапшырырга җөрьәт итмиләр. Сабир абый Мөсәвәрә апай белән киңәшләшеп алгач, болай яшәп булмаганны аңлагач, Төрекмәнстан ягына юл тоталар. Анда Мөсәвәрә апайның туганнары үзләрен каршы алалар.
Үз авылында санга сугылмаган батыр чит-ят җирләрдә ни көтәсен белми, әлбәттә. Шулай да Мөсәвәрә апаның туганнары белән берлектә эш эзли торгач, дусты Сәгыйдә апа да булышкач, аны район финанс бүлегенә бухгалтер ярдәмчесе итеп урнаштыралар.
Сабир абый хезмәттәшләре киңәше белән Мәскәү җитәкчеләренә хат язып җибәрә һәм аннан уңай җавап ала. Шулай ул үзенә пенсия һәм инвалидлык кәгазьләре юллый. Шул елларда аның гаиләсендә шатлыклар арта, тупырдап торган сабые да дөньяга килә.
Авылдан хат алгач, Сабир абый тагын тынгысызлана, чөнки әнисе бик картаеп, караучысыз калган була. «Улым, кайтыгыз», дип кызларыннан хат артыннан хат җибәрттерә ул. Шулай итеп Сабир абый белән Мөсәвәрә апай киңәшләшеп, тагын авылга кайтып китәләр.
Сабир абый ике ел чамасы эшсез торгач, Богырысланда укытучылар әзерли торган училищега язуларын тапшырып кайта.
- Мәңге оныта алмыйм ул елларны. Ягарга утын юк, эшләргә эш бирмиләр. Сабир: «Укырга бармыйм», — дип уеннан кире кайтырга булды. «Юк, барасың, ни булса да Ходай Тәгалә ярдәмен бирер», — дип, көчкә үгетләдем үзен укырга, – дип сөйли Мөсәвәрә апа.
Ул елны Мөсәвәрә апайлар кырдан әрем ташып, шуны ягып кыш чыгалар. Ул янмый, өйгә төтен тула. Җитмәсә, Сабир абыйның укый торган җиренә авылдан хат җибәрәләр. Анда: “Пленда булып, сатылган кеше ул! Аның Совет мәктәбендә укырга хакы юк”, — диеп язылган була. Сабир абыйны училище директоры чакырып ала да, тавышсыз-тынсыз, яхшы гына укып чыгарга үгетли, бик тә игелекле-кешелекле булып чыга җитәкче. Сабир абый бик тырыша һәм 1951 елда кызыл диплом алып авылга кайта.
Аны мәктәпкә биология, химия фәннәре укытучысы итеп эшкә алалар. Уку йортында эшләгән елларда укучыларны хезмәткә дә өйрәтә ул. Мәктәп бакчасында балалар белән берлектә җиләк-җимеш, яшелчә үстерә. Елның елында 400-500 сум акча мәктәп файдасына тапшырыла. Төрле яклап уңган ир рәсемнәр, плакатлар ясарга да бик оста була.
Мөсәвәрә апай белән авыл клубы сәхнәсендә концертлар, спектакльләр оештырып та, авылдашлары алдында дан казанганнар алар. Әле умарта да асрадылар, мал туарны әйтеп тә тормыйм инде… Оста иттереп өстәлләр, урындаклар, умарта оялары ясау дисеңме… Алтын куллы Сабир абыебыз барсын да булдырды. Шул ук вакытта ул шигырьләр дә язган, Мөсәвәрә апа аларны бүген дә күз карасыдай саклап тора.
Сугышта бер аягын югалтып кайтса да, ничәмә еллар буе Сабир абый Яңа Ярмәк мәктәбендә балалар укытып, аларны олы тормыш юлына чыгарды. Укытып кына түгел, аның мәктәп бакчасын күрсәң – исең китәр иде. Авыл халкы да ничә еллар буе шул бакчаның файдасын күреп яшәде. Хезмәт дәресләрендә ул безне яшелчә, җиләк-җимеш үстерү серләренә өйрәттте, һәрьяклап тормышка яраклы балалар итеп тәрбияләде.
Үзенең кешелеклеге, уңганлыгы, туры сүзлелеге белән Сабир абый авылда хөрмәткә ия була. Авылдашлар аны гел яхшы яктан гына искә алалар. Гаиләсендә дә терәк, яхшы ата була ул. Мөсәвәрә апай белән биш бала тәрбияләп үстереп аякка бастыралар. Биш балалары да югары белемлеләр, кайда гына эшләсәләр дә югалып калырлык түгелләр. Кызганычка, ике уллары — Таһир белән Җәүдәт абыйлар — күптән вафат булдылар инде, урыннары оҗмахта булсын.
Менә шундый батыр йөрәкле булган ул минем авылдашым, туганым Сабир абый. Үзе үлсә дә, мең яшәрлек имән булып аның эшләгән эшләре авылдашларым күңелендә яши һәм саклана!
Мөсәвәрә апай әле исән-сау, 94 яшьтә, кече улы Җәмилдә һәм килене Нуриядә яши. Зур хөрмәткә ия булган апайны күтәреп кенә йөртәләр. Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип белмичә генә әйтмәгәннәр. Балаларын ничек тәрбияләгән булса – хәзер үзе шуның җимешен татый.
Сабир абыйның авыр туфрагы җиңел булсын иде! Мөсәвәрә апайга гомере барышында исәнлек, ә балаларына сабырлык телим. Рәхмәт үзләренә!
Күпме югалтулар, авырлыклар аша
Килдек бит без шушы көннәргә.
Дан җырлыйбыз ачы сугышларда
Җиңеп кайткан батыр ирләргә.
Розалия ГАФУРОВА, Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.
Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Фашизм коллыгында
Просмотров: 1288