Тормыш юлы аккан сулар кебек…

P1100890Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнар, фәлсәфәчеләр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң җете төсне тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Бүген без дә, ихластан сокланып, дулкынланып, матур сүзләр әйтеп, искиткеч гүзәл затны — Нурия Хәниф кызы Хәйбрахманованы — 60 яшьлек олы юбилее белән котлыйсыбыз килә.

Нурия Хәниф кызы Хәйбрахманова Камышлы авылында гади генә, ишле гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әнисе һәм әтисе назын бертигез тоеп үскән бала булгангамы, Нурия апа бик тәмле, йомшак телле, ипле, ачык йөзле кеше.

Балачак, мәктәп еллары, чыгарылыш кичәсе артта кала… Нурия апа үзенә һөнәр итеп сатучылыкны сайлый. Укып бетереп, туып-үскән авылына кайта һәм кибетче булып эшкә урнаша.

Хезмәт юлын башлап җибәрергә ярдәм итүчеләрен, остазларын — Шәкурова Лида, Гататдинова Фәимә, Фатыйма апаларны — Нурия апа әле дә җылы сүзләр белән искә ала. Алар яшь белгечкә эшнең барлык нечкәлекләрен, серләрен өйрәтәләр.

Нурия апа бик күп еллар Камышлы авылының “Сары кибете” дип йөртелгән азык-телек кибетендә хезмәт итә. Үз эшен бик яратып, халыкны хөрмәт итеп, якты йөзен, тәмле сүзен җәлләмичә, сатып алучыларның күңелен күтәреп эшли ул.

Күп тә үтми яшь кыз үзенең мәхәббәтен очрата, Мөхәммәт абый белән гаилә учагын кабызып җибәрәләр алар. Бер-бер артлы лачын кебек ике малай алып кайталар.

Тормыш бик матур башланып, үз юлыннан шома гына дәвам итә. Әмма 40 яшькә җитәм дигәндә генә, кызганычка, кадерле тормыш юлдашы, балаларының газиз әтиләре бакыйлыкка күчә.

Ялгызлыктан да авыр хис юктыр шул ул. Нурия апа ике бала белән берүзе генә кала, әмма яраткан апалары, энесе аны авыр вакытында ташламыйлар. Бүгенге көнгә кадәр алар бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп, бер зур матур гаиләдәй яшиләр. Хәзер инде Нурия апаның уллары үз гаиләләрен корып, балалар үстереп, әниләренә терәк булып торалар.

Хезмәтне сөйгәнгәме, Нурия апа бер көн дә эшсез тормый. Дөньялар үзгәргәч, аңа яраткан эшен алыштырырга туры килә, ул яңа ачылган социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә эшкә урнаша. Үз эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара. Хезмәткәрләр арасында үз абруен яулап, социаль бүлектә ял итүчеләр исеменнән гел дә рәхмәт сүзләрен генә ишетеп тора.

Инде Нурия апа лаеклы ялда булса да, эшен ташламый: безнең арада иң күтәренке күңелле, оста, үткен, тәмле телле, ачык йөзле, мәрхәмәтле кеше ул.

DSCN1432P1000829 OLYMPUS DIGITAL CAMERA OLYMPUS DIGITAL CAMERA P1100890 OLYMPUS DIGITAL CAMERA SAM_3147 SDC12044Хәзерге көндә Нурия апа хөрмәтле әни, биш оныкның кадерле әбисе булып яши. Аңа, әйтерсең, бөтен матурлык, сабырлык, игелеклелек, йомшаклык, мәхәббәт салынган. Шушы мәхәббәтне ул балаларына да, оныкларына да дөрес бүлә белә.

Аллаһыдан сәламәтлек, иман, сабырлык сорап, Нурия апаны олы юбилее белән тәбрик итәбез. Безнең белән тагын күп еллар хезмәт итүен теләп калабыз.

Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Рушания Сәгыйть кызы  ДИНДАРОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1176

Комментирование запрещено