“Ак калфак” оешмасы һәм хатын-кызларыбыз

IMG_1955[1]Бөтендөнья татар хатын-кызларының IV форумы турында кайбер уй-фикерләр.

Быел Казанда үткән Бөтен-дөнья татар хатын-кызлары форумында мин үзем катнашмадым. Оештыручыларның, күбрәк яшьләрне чакырырга кирәк, дигән фикере белән мин тулысынча килешәм, чөнки киләчәгебез яшьләр кулында икәнлеге һәркемгә яхшы аңлашыла. Әнә безнең Самара төбәгеннән форумга барган ун кешенең күпчелеге яшьләр иде. Шулар арасында минем кызым белән оныгымның да булуына бик шатландым.

Үзем форумда катнашмасам да, аның эше белән даими кызыксынып, күзәтеп бардым. Бу турыда татар матбугаты битләрендә дә, интернетта да, телевидение аша да шактый күп язылды, фикерләр яңгырады. Нәкъ менә шуларга карата үземнең уй-фикерләремне “Бердәмлек” газетасы укучыларына да җиткерәсем килә.

Аңлавымча, быелгы фо-румның программасы былтыр әйтелгән фикерләрне дә исәпкә алып төзелгән иде. Мәсәлән, моннан бер ел элек төрле төбәкләрдән җыелган делегатларның түгәрәк өстәл тирәли аралашуы, булган проблемаларны уртага салып сөйләшүе кирәклеге әйтелгән иде. Быел бу нәкъ шулай эшләнде дә. Төрле төбәкләрдә эшләп килүче татар мәктәпләре укытучылары киңәштеләр, тупланган бай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, уңышлары һәм эштәге җитешсезлекләре турында фикер алыштылар. Шулай ук калфак, изү чигү буенча да мастер-класслар оештырылган иде.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Асия ханым Сәйфетдинова да чыгыш ясап, анда татар теле ничек өйрәтелүе турында сөйләде. Мәктәптә соңгы елларда милли музей да оештырылып, уңышлы гына эшләп килә. Ә менә кул эшләре һәм чигү остасы Гөлнара ханым Насыйрова форумда катнашучылар өчен мастер-класс үткәреп, аларны калфак, изү чигү серләренә өйрәтте.

Быелгы форумның төп юнә-леше итеп яшь буынга күбрәк игътибар бирү кирәклеге сайлап алынган. Бу бик дөрес, минемчә. Безне, өлкән яшьтәге хатын-кызларны, хәзер инде тәрбияләргә кирәкми. Чөнки күпме тырышсаң да, без инде үзгәрмәячәкбез. Шунысы мөһим, өлкән яшьтәгеләр үзләренең оныкларын заман таләпләренә туры китереп тәрбияләргә тиешләр.

Шундый тәрбия турында Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисованың икенче һәм өченче форумнарда сөйләгәннәрен аерым видеокассетага яздырып, быелгы дүртенче форум делегатларына бүләк итеп таратылуы бик тә кирәкле дип саныйм.

Бу Бөтендөнья конгрессы башкарма комитетының зур уңышы булып тора. Язучы Әнәс Хәсәновның тәрбия темасына багышланган романын һәм хикәяләрен эченә алган китабы да яшь активистларыбызга бик тә файдалы булыр дип өметләнәм.

Кадрия ханымның фикерен-чә, кеше үз гомерен бер елга кайгыртса — иген иксен, ун елга кайгыртса — агач утыртсын, ә йөз елга кайгыртса кеше тәрбияләсен.

Бала туу — һәркем өчен зур бәйрәм. Сабый дөньяга аваз салу белән әллә никадәр сораулар, яңа борчу-мәшәкатьләр килеп баса. Җәмгыятебездә, тормыш-көнкүрешебездә, яшәешебездә бала тәрбия-ләүдә борынгыдан килгән гореф-гадәтләребез, йолала-рыбыздан читләшеп, башка халыклар мәдәниятенә, яшәү үзенчәлекләренә якыная барабыз. Бу юнәлештә үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәсен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булырдай буын тәрбияләү — төп максатыбыз булып тора.

Без бу фильмда төрле карашлар һәм фикерләр белән очрашабыз. Алар безнең булмышыбызны күзалларга, максатыбызга ирешергә ярдәм итәр, — дип белдерә Кадрия ханым Идрисова фильмга карата әйтелгән кереш сүзендә.

Андый фильм бар икән, димәк, без аны карарга, яхшылап өйрәнергә, әйтелгән фикерләрне тормышка ашырырга тиешбез. Фильмны гаиләләр белән җыелышып карасак, тагын да яхшырак булыр иде. Бу эшне татар мәктәпләрендә дә башкарырга кирәктер, дип уйлыйм. Анда тәрбияләнгән балалар тәртиплерәк тә, белемлерәк тә булалар, минемчә. Халык-лар дуслыгы йортында ирле-хатынлы милләттәшләребез Фәрхат һәм Альбина Мәхмү-товлар сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап үткәргән шигърият кичәсендә бу фикернең дөреслегенә тагын бер кат инандым.

Ә менә Самарада икенче татар мәктәбе ачу кирәклеге турында утырышта төрле фикерләр яңгырады. Берәүләр, хакимият түрәләре тәкъдим иткәнчә, шәһәр мәктәпләрендә татар телен факультатив формасында укытырга кирәк, диделәр. Ә “Дуслык” региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюро әгъзасы, төбәгебезнең танылган эшкуары Фәхретдин әфәнде Канюкаев мондый фикер белән килешмәвен һәм өлкә үзәгендә тагын бер татар мәктәбе ачу буенча башлаган эшне дәвам итәргә кирәклеген белдерде.

Бу эшләрдә Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы тоткан урын зурдан. Соңгы вакытларда безнең эшчәнлегебез күпкә җайлана төште. Алга таба да бу шулай булыр дип ышанасы килә. “Ак калфак” белән бергә кулга-кул тотынышып, мөселман хатын-кызларының Мәрбия ханым Сафина җитәкләгән дини оешма да актив эшли.

Быел язын үзенең 26 яшьлеген билгеләп үткән өлкә “Бердәмлек” татар газетасы коллективы да хатын-кызлар үткәргән бөтен чараларны даими яктыртып бара. Аның битләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурска җибәрелгән сугыш һәм тыл ветераннары турында күп язмалар урын алды. Алар өлкәннәрдә һәм бигрәк тә яшьләрдә патриотик хисләр уятты.

Быелгы 9 Май — Бөек Җиңү көненә багышланган очрашуда да без алга таба нәрсәләр эшләргә тиешлегебез турында сүз алып бардык. Ә эшлисе эшләребез байтак. Өлкәбезнең барлык милли оешмаларына да, шул исәптән “Ак калфак”ка да эш җитәрлек. Шуңа күрә, хөрмәтле милләттәшләребез, сезнең барыгызны да үзебезгә чакырабыз.

Татар булу өчен, ана телебезне, мәдәниятебезне, сән-гатебезне, гореф-гадәтләре-безне, йолаларыбызны, динебезне саклап калу һәм үстерү өчен безгә тагын да ныграк берләшергә кирәк. Иң элек эшне үз гаиләңнән башларга, балаларың, оныкларың белән бары татарча гына сөйләшергә, “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталарын, “Сөембикә”, “Самара татарлары” журналларын өйләребезгә яздырып укырга кирәк. “ТНВ-Татарстан”, “Планета” татар телеканаллары да безнең беренче ярдәмчеләребез булсын иде.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының IV форумы эше белән танышканнан соң менә шундый уй-фикерләр туды. Алар сездә дә хуплау табар дип ышанасы килә, хөрмәтле милләттәшләребез.

Разия ӘЮПОВА,

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” җәмгыятенең Самара өлкәсе оешмасы җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1051

Комментирование запрещено