Изге ай

Рамазан5 июль — Ураза гаете. Иртәгә Самар өлкәсенең барлык мәчетләрендә иртәнге намаз — 3 сәгать 30 минутта, Гает намазы 5 сәгать 05 минутта укылачак.

Рамазан ае да үтте,

Ураза да тоттык без.

Пәйгамбәрләргә багышлап,

Салаватлар әйттек без.

Ифтар мәҗлесе үткәреп,

Авызыбызны ачтык.

Кичләрен тәравих укырга

Намазлыкларга бастык.

Бөек Аллаһы тарафыннан

Коръән иңгән бу айда

Көн буе ураза тоту -

Тәнгә бирә зур файда.

Киләчәктә дә бергәләп

Каршылыйк Рамазанны.

Мәчет манараларыннан

Яңгыратыйк Азанны.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1193

Комментирование запрещено