Камышлы фермерлары фетнә күтәргән

Рәсемдә: Сергей Микин.

Рәсемдә: Сергей Микин.

Гадәттә, крестьян халкы түземле була. Колхозлар, авыллар таралуына, матур тормыш вәгъдә иткән түрәләрнең алдауларына түзеп, үз җирләрендә эшли бирәләр. Карасаң, җир аларныкы да түгел икән бит. Анда көне-төне тир түгеп эшләү хокукын да көрәшеп алырга кирәк икән. Ә башта “кирәкле” кәгазьләр җыясы бар.

Баррикаданың икенче ягында — фермерларның ихтыяҗларыннан аерымланган, аларны язмыш ирегенә ташлаган җирле хакимият.

Бу аңлашылмаучанлыкны хәл итү, арадашчы булу өчен Камышлы районы фермерлары Гомумроссия халык фронты хәрәкәтенең регион бүлекчәсе вәкилләрен чакырдылар.

- Кызганыч, районыбызда авыл хуҗалыгы бетеп бара. Җирле укуханә белән элемтә юк, соңгы 15 елда аны тәмамлаган механизаторларның берсе дә үз һөнәре буенча эшләми.

Яңа эш башлаучы фермерлар җирләрен рәсмиләштерә алмыйча интегәләр, чөнки җирле хакимият, моны чынга ашырмас өчен, төрле сәбәп таба, — дип сөйли Яңа Усман авылы фермеры Минсәгыйт Гыйниятов. Аның улы элеккеге колхозның остаханәләрен арендага алу яисә хосусый милеккә рәсмиләштерү теләге белән район администрациясенә мө-рәҗәгать иткәч, егетне баерга теләүдә нигезсез гаепләп, аңа 170 мең сум штраф салып җибәргәннәр. “Яшьләрнең законлы рәвештә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү теләген шулай төбеннән корыталар”, — ди Гыйниятов.

Рус Байтуганында яшәүче Сергей Микин фермасында электр уты да, су да юк. Көнкүреш өчен беренче очракта кирәкле әйберләр дә булмагач, авыл эшмәкәрлеге турында ничек сөйләргә була инде?

Җирне рәсмиләштерү белән дә Сергей үзе шөгыльләнә. Ул бит юрист та, экономист та түгел, күп мәсьәләләрнең үзенчәлеген белми. Район администрациясендә квалификацияле белгечләр утыра һәм алар фермерларга документлар җыюда ярдәм итәргә тиеш. “Проблеманың асылына төшенмичә, бездән отчет кына сорыйлар. Мәсәлән, мин “Велес” программасы буенча терлек алыр өчен бөтен кирәк документларны җыеп, өч ел көтсәм дә, ала алмадым. Район хакимиятенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәм дә ярдәм кулы сузучы булмады”, — дип зарлана Микин.

- Яшьләр киңәш сорап без-гә, тәҗрибәле фермерларга, мөрәҗәгать итә, чөнки белгечләрдән җавап көтеп алып булмый, — ди камышлылы Булат Сәлахов. — Мин 600 гектар җир эшкәртәм. Ә хакимияттән ярдәм булса, ике мең гектар да чәчәр идем. Аренда хакы кыйммәт, субсидияләр бирелми. Яшьләр-нең авылдан шәһәргә китүенә гаҗәпләнәсе юк.

Җире булмаса, халык та юкка чыга”, — диләр аграрийлар. Шулай килеп чыкмагае. Әнә, Балыклыга халыктан пай җирләрен 50шәр мең сумга сатып алырга әзер инвесторлар килгән инде.

Беренчедән, без аларның бу сумманы түли алуларына шикләнәбез. Икенчедән, җирле фермерларга хәзер нишләргә? Алар бит халыктан арендага алган җирләр өчен андый зур акча түли алмыйлар, димәк, кирәкләре дә калмаган микәнни? — дип борчыла Рәфгать Хәмзин.

Елена Дмитричкова.

(“Социальная газета” газетасы хәбәрчесе).

Халык фронты хәрәкәтенең регион штабы әгъзасы Вадим Нуждин: Камышлы районында хакимият белән халык арасында элемтә юк. Фермерлар үзләренә тиеш ярдәмне ала алмый интегәләр, ә бит, асылда, хакимият халык белән даими очрашып: “Нинди ярдәм кирәк?”, — дип сорап торырга тиеш.

Без барып сөйләшкәч, районда хәлләр яхшырыр, администрация вәкилләре саннар белән генә түгел, халык белән дә эшләргә өйрәнерләр, дип ышанасы килә.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

КРЕСТЬЯНСКИЙ БУНТ

Просмотров: 1477

Один комментарий