Күңелендә бары изгелек

Марбия-Сафина-240x3005 июльдә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Мәрбия ханым Сафинага – 55 яшь тула.

“Чын матурлык — ул тышкы кыяфәт белән эчке матурлыкның тәңгәллеге”, — диләр халыкта. Милләттәшебез Мәрбия апа Сафинага карап бу сүзләрнең хак булуына тагын бер кат инанасың. Аның башында мөселманча матур итеп бәйләгән яулык, йөзендә — һәрчак серле елмаю, ә күңелендә бары изгелек. Мәрбия ханым белән аралашканда аның балаларча ачык, киң күңелле булуына хәйран каласың. Чишмә кебек тынгысыз, йөгерек уй-фикерле булуы, үзе артыннан башкаларны да ияртә алуы белән сокландыра ул.

Тумышы белән Мәрбия апа Кошки районы Яңа Җүрәй авылыннан. Мәктәптә укыганда ук ул башкалардан тырышлыгы белән аерылып тора, җәмәгатьчелек, комсомол тормышында актив катнаша, сәхнәдән төшми. Ә 1978 елда Мәрбия ханым Куйбышевка (бүгенге Самара шәһәре) килеп, “Прогресс” заводына эшкә урнаша. Шул ук вакытта радиомеханика техникумына укырга кереп, эшләргә дә, укырга да өлгерә. Аның тырышлыгын җитәкчеләр дә күреп ала — кулына диплом алу белән, үзе эшләгән цехка мастер итеп билгелиләр. Аның кул астында эшләгән 30лап кешегә Мәрбия тәҗрибәле белгеч тә, тугры иптәш тә була. Гомумән, кайда гына эшләсә дә, үз вазифасын җиренә җиткереп, яратып  башкара ул.

25 яшендә Мәрбия ханым дин юлына баса. Беренче дин сабакларын ул яшь мөгәллимә Гүзәл Хөснуллинадан ала. Аннан соң дини гыйлемен тагын да тирәнрәк үзләштерү өчен Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. Үз өстендә даими эшләве, бик күп укуы нәтиҗәсендә тиз арада үзе дә мөгаллимә дәрәҗәсенә күтәрелә ул.

- Балачактан укытучы булырга хыяллана идем. Мәд-рәсәне тәмамлаганнан соң бу теләгемне чынга ашырдым дисәм дә була. Мин Самараның Иске мәчетендә шәкертләр укыта башладым, бүген дә кардәшләремне дин юлына тарту, аларның күңеленә иман чаткылары салу белән шөгыльләнәм, — ди Мәрбия Сафина. Шәкертләренең күбесе инде үзләре дин дәресләре бирә, араларында хаҗ кылучылар да байтак. Мөгәллимә үзе дә берничә мәртәбә бу изге сәфәрдә булып кайткан икән.

Мәрбия Сафина җәмгыять эшендә дә актив катнаша. Ул күп еллар өлкә “Туган тел” татар оешмасы каршында эшләп килгән мөселман хатын-кызлары клубы белән җитәкчелек итә, яшь буынны милли рухта тәрбияләү, аларны чын кеше итеп үстерү юнәлешендә дә зур эш алып бара.

Мәрбия апа шәфкатьлелеге, мәрхәмәтлелеге белән дә күпләргә үрнәк булырлык. Ул ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булыша, Самараның инвалидлар оешмаларына кулыннан килгәнчә хәйрия ярдәме күрсәтә.

Милләттәшебезнең изге эшләрен хакимиятебез дә игътибарсыз калдырмый. Үткән елда Мәрбия ханым Сафина “Бөтенроссия инвалидлар оешмасы”ның Самара бүлегенә даими ярдәм күрсәтүе өчен шәһәр Думасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ә шәһәребезнең Совет районында узган “Ел хатын-кызы — 2015” бәйгесендә Мәрбия апа “Иҗтимагый эшчәнлек” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.

Шушы көннәрдә Мәрбия ханым Сафина үзенең матур бәйрәмен — 55 яшьлек юбилеен каршы ала. Шушы уңайдан аны балалары, оныклары һәм башка туганнары, шулай ук дуслары, фикердәшләре, шәкертләре чын күңелдән котлыйлар һәм: “Әле тагын күп еллар дингә сусаган кардәшләребез күңеленә иман орлыклары салырга язсын иде”, — дип, юбилярга иң изге теләкләрен юллыйлар.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1164

Один комментарий

  1. ТУГАН КЕНЕГЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН,МЭРБИЭ ХАНЫМ!ИСЯН САУ БУЛЫГЫЗ!