Саимә МОРЗАХАНОВА: «Безгә боларны күрергә язмасын»

iБер көнне Татарстанның “Яңа гасыр” каналында “Яңалыклар” программасын караганда хәйран калырлык хәбәр ишеттем: Удмуртиядә 7 мөселман зираты булган, шуларның 3се тулган һәм аларны япканнар. Калганнарында да 4 — 5 елга җитәрлек кенә урыннар калган. Шушы сәбәптән кайберләре крематорийлар булдырырга, әрвахларны юып–кәфенләп, җеназа укып, җәсәден яндырырга тәкъдим итә. Янәсе, көл салган савыт күп урын таләп итми, аны туганнары каберенә дә күмеп куеп була.

Бу тәкъдимнән коммерция исе аңкый. Әле дә исемдә — без яшь чакта маллар ящур дигән яман чир белән авырый башласалар, аларны яндырып, дарулап күмәләр иде. Хәзер халыкны шул мал хәленә калдыралар түгелме соң?

Хәзерге заманда бер нәрсәгә дә гаҗәпләнергә кирәкми. Ярлылар “беркем дә түгел”, ә байлар акча ярдәмендә законны да “җиңә” ала. Удмуртиядә яңа зират ясар өчен акча да, урын да юк, имеш. Коттеджлар, дачалар төзәргә урын табылып тора бит, ә вафат булган кешене җирләргә 2 метр җир юк.

Хәер, өлкәбездә дә “байлар” һәм “ярлылар” проблемасы бар бит. Похвистневодан Самарага барганда тимер рәшәткәләр белән уратып алынган 2 — 3 катлы йортлар очрый. Алар турыннан узганда: “Берәр бай кордыргандыр инде, гади халыкка кайдан шул кадәр акча килсен?” — дип уйлап куям. Коттедж бистәләре төзелгән бу урыннарда элек шаулап иген үсә иде. Колхозчылар шунда көне- төне эшләп, шәһәр халкын бушка диярлек туендырып торды. Нәтиҗәдә — без хөкүмәттән 7 — 8 мең сум пенсия алып торабыз, ә байлар ресторанда ашап, “Сдачасы кирәкми”, — дип биш мең сум акчасын өстәлгә куеп чыгып китә. Кайберсе нәфесен тыя алмыйча, исәпсез-хисапсыз урлап, илгә миллиардлаган сумлык зыян китерә.

Алар безнең кебек пенсия акчасына бер генә ай булса да яшәп карасыннар иде. Өйләребезне закон буенча милеккә күчердек, хәзер шуның өчен җиргә — йортка салым түләп торабыз. Газга, утка түләргә акча калмый. Ә кием-салым, ризык нәрсәгә сатып алырга? Каралты-куралар да ишелеп бара, аны ничек төзекләндерергә? Әнә, Удмуртиядәге кебек, бакыйлыкка күчкәч күмәргә җир дә калмаса нишләрсең? Ярый әле һаваны бүлеп сатмыйлар, югыйсә суларга да интегеп утырыр идең.

Шуларның барсын да уйлыйм да, “Әле дә саф татар авылында яшим!” — дип куанам. Әлһәмдүлилләһи! Гали авылы өстендә — азан моңнары, күңелебездә иман нурлары. Әби-бабалардан килгән гореф — гадәтләрне саклап киләбез, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә тырышабыз.

Авылыбызда ике зират бар. Яңасы йөз елга җитәрлек итеп, халыкның көче белән булдырылды. Тирә-ягы наратлар, каеннар белән уратып алынган мәңгелек йортыбыз бик матур. Бакыйлыкка күчкәч кайда урнашасыбызны белеп, күреп торабыз, булганнарына риза булып, ислам дине кушканча яшибез. Безгә бу крематорий турында канун килеп җитмәс, Аллаһы кушса.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1126

Комментирование запрещено