Соңгы көне

4(Әтиемә багышлыйм)
Соңгы көне инде, әти үлгән,
Әйтә алмас әйтер сүзләрен.
Гомере беткәнен, бәлки, үзе белгән,
Мәңгелеккә йомган күзләрен.

Бер почмакта песи башын салган,
Сыерчыклар җиргә кунганнар,
Моңсуланып өй дә бушап калган
Берни дәшми утыра туганнар.

Син китәсең, салган йортың кала,
Кала җирең, урман-кырларың.
Синнән хәбәр булыр һәрбер язда -
Сандугачның моңсу җырлары.

Күз алдымда тора иген-кырлар,
Тракторлар гөрләп эшләве.
Төшкә керә һаман Сабантуйлар,
Син яраткан атның кешнәве.

Оҗмах сиңа Ходай насыйп итсен
Укытырбыз тотып йоласын.
Сиңа жиңеллекләр алып килсен
Без укыткан Коръән догасы.

Тормыш һаман алга таба барыр
Юлсызлыктан, әллә кайлардан.
Сине көтеп әни каршы алыр
Баш очыңда кошлар сайрарлар.

Фәрит ДӘҮЛӘТШИН.
Камышлы авылы.

Просмотров: 1316

2 комментариев

  1. Фарит ряхмят бик эчтялекле. мин этидян 14 яшемдя калдым.шуннан тартым нужа арбасын.но мина ярдям кулын авылдашларым сузды.мин ятимлекне сизмядем дисян дя була ряхмят шигерен эчен

  2. Абый,бигрэк матур итеп язгансын.Эфэрин!!!