Авылыбыз тарихы

imageАвылыбыз тарихы бит

Искитәрлек икән, ләбаса,

Серләре бик катлаулы дип,

Сөйлим әле сезгә яраса.

Тирә-ягын урман каплап,

Аюлар да яши булганнар,

Сулары да төрле яклап

Ярларыннан ташый булганнар.

Авыл эчендә күлләрдән

Ат эчерә булган бабайлар,

Сазлыкларымы күпләргә,

Әрәмәле булган тугайлар.

Шаулый-шаулый бозлар аккан,

Авылны да шактый су басып,

Кышларында елга каткан,

Боз өстенә суын чыгарып.

Җәйләрендә кавын пешкән,

Җир өсте дә аяк пешәрлек,

Аккошлар да кайтып төшкән,

Торналар да исләр китәрлек.

Урман песиләре булган,

Нарат үскән таулар битендә,

Кыр казлары күлгә тулган,

Бөрлегәннәр пешкән читендә.

Озын күлнең байлыгын да

Әйтеп-сөйләп кенә булмаган,

Сок елгасы сайлыгында

Балыклары суга сыймаган.

Хөсәен әрәмәлеген

Балан баскан, колмак үрелгән,

Халкыбыз да җан сафлыгын

Шәт алгандыр чишмә түреннән.

Табигать тә ул вакытта

Кешеләргә булган файдага,

Ялан аяклы булса да,

Урам тулып бала уйнаган.

Авыл халкы җитмеш биштән

Кимен куймый гөрләп яшәгән.

Ут чыгарып һәрбер эштән,

Кулларыннан гөлләр түгелгән.

Һәрбер йортта уйнап чапкан,

Чырыйлаган бала тавышы,

Җәен кайтып тирә-яктан,

Кунаклар да баскан сагышын.

Тырыш ирләр малын тапкан,

Нуҗаларга серен бирмәгән,

Кирәк чакта балта чапкан,

Кырларында җәен тирләгән.

Төп байлыгы ирек булган –

Җире булган халык кулында,

Авыл җирен сатып алган,

Җаен табып тормыш юлында:

Бөтен җирдә алпавытлар,

Байый барып хөкем сөргәндә,

Крепостнойны ул вакытта

Маллардан да түбән күргәндә.

Налоглары зур булса да,

Кыерсытсалар да динне түрәләр,

Йөрәкләргә кан сауса да,

Җирле булып дөнья күрәләр.

Хәзер генә бит ул җирнең

Һич кадере Җирдә калмады,

Йотып эчүчелек чирен

Авылларны чүплек каплады.

Кырлардагы чүп-үләннәр

Рәхәтләнеп уңыш бирәләр,

Җир эшеннән җирәнгәннәр

Халык алдап дөнья күрәләр.

Авылларда өйләр бушый,

Ялгыз кала әби-бабайлар,

Аракыга башын бутый

Юньсезлектә үскән балалар.

Үтәр әле тиле заман,

Телне саклап кирәк түзәргә,

Күңелләргә бәхет явар,

Аккошлар да кайтыр күлләргә.

Югалмаса халык уңганлыгы,

Ана телен якын итәлсә,

Булганлыгын, болгарлыгын

Саклап кына алга үтәлсә.

Зурламаса әгәр телен,

Урыс йотар, дине югалыр.

Бәлки, әле шуны белеп

Милләтебез дөрес юл алыр.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Самар шәһәре – Камышлы райоынының Иске Ярмәк авылы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1411

Комментирование запрещено