Тал башына менеп карый идек Бозбаш авылының киңлеген

ТалАвылымның инеш буйларына

Чакыралар мине талларым,

Зифа буйлар кереп уйларыма

Кузгаталар йөрәк кылларын.

Тал башына менеп карый идек

Бозбаш авылының киңлеген,

Туган якның яме йөрәкләргә

Сеңеп калды. Исән ул бүген.

Таллар да исәннәр, сакчы булып

Саклый алар безнең яшьлекне,

Сискәнәмен яшьлегемнең моңын

Таллар шаулавында ишетеп.

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 844

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>