Бабаларыбыз хезмәте истәлегенә — сабан

820 августта 9.30 сәгатьтә Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында сабанга һәйкәл ачу  тантанасы үтәчәк. Шушы ук көнне авыл мәктәбе 45 яшьлеген бәйрәм итәчәк

Бүген авыл яшьләре күбрәк шәһәрдә төпләнеп калу ягын карый. Дөрес, алар арасында туган нигезен кайгыртып, кече Ватаны өчен янып-көеп йөрүчеләр дә бар. Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында туып-үскән, бүген Самарда яшәүче абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннар нәкъ шундыйлардан.

Күптән түгел Ильмухиннар туган авылларында сабанга һәйкәл куярга тәкъдим иткән иделәр. Бу көннәрдә алар шушы эшләрен башкарып та чыкканнар икән. 

- Сабан — крестьянның төп коралы. Аңа һәйкәл куеп, бабаларыбызның фидакарь хезмәте турында истәлек калдырасыбыз килә. 20 августта аны ачу тантанасын үткәрәчәкбез. Шушы ук көнне авыл мәктәбе 45 яшьлеген бәйрәм итәчәк, читтә яшәүче якташларыбызны да чакырып, авылыбызны торгызу мәсьәләсен уртага салып сөйләшербез, аны хәл итү якларын карарбыз,дип сөйләде Минҗәүдәт әфәнде.

12 3 4 5 6 7 8 9 10 11samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

Активисты Советского Нурлата в августе планируют провести в селе открытие памятника в виде плуга

* * *

Минҗәүдәткә фикердәшләр кирәк!

* * *

Одного желания возродить село — недостаточно, нужны возможности, необходима помощь государства (ФОТО, ВИДЕО)

* * *

«Если нам удастся реанимировать наш Советский Нурлат, то мы получим чувство выполненного долга» (ФОТО и ВИДЕООТЧЕТ со схода жителей села)

* * *

Сочинения-размышления и рисунки школьников поселка Советский Нурлат на тему: «Село мое родное»

* * *

Малому селу жизненно необходима большая вода

Просмотров: 1318

Комментирование запрещено