Көтелмәгән бәхет

любовӘнисә сискәнеп уянганда таң сызылып килә иде инде. Хатынның сулышы кысыла, йөрәге атылып чыгардай булып тибә. Җан әрнүенә түзә алмыйча, иреннәрен тешләп, елап җибәрде ул. Әнисәнең төшенә яшьли бакыйлыкка күчкән ире керде. Ул хатынын кочаклап алды да, баскычның иң югары басмасына күтәреп куйды. “Шунда гына басып тор, сине берәү килеп алыр. Ул сине бәхетле итәр”, — дип елмайды да, томанга кереп югалды…

Бигрәк яшьли китте шул Әнисәнең ире. 8 ел гына бергә яшәп калдылар алар. Ире вафат булганнан соң барлык тормыш мәшәкатьләре яшь хатын җилкәсенә төште. Янәшәңдә терәк булырлык кешең булмаса, яшәве авыр икән шул.

Әнисәне димләргә килүче яучылар, кияүгә чыгарга кыстаучылар күп булды. Тик хатынның берсенә генә дә күңеле ятмады. Ул вафат булган иренә гомере буе тугры калырга теләде. Тик язмыш үзенчә уйлаган булып чыкты.

Бер көнне район үзәгенә баргач, Әнисә балачакта бергә уйнап-үскән күршесе Әсгатьне очратты. Сүздән-сүз китеп, озак кына сөйләшеп тордылар. Әсгатьнең дә хатыны ике ел элек вафат булган икән. Бердәнбер кызы Алсу быел гына тормышка чыккан, югары уку йортыда укый.

- Тормышым әйбәт, бар да бар. Тик менә ир-атка ялгыз яшәүләре авыр икән. Син дә яшьли тол калгансың. Бәлки бүген безне язмыш ялгыш кына очраштырмагандыр? Бер-беребезне күптән беләбез, танышып-очрашып йөрисе юк, чык миңа кияүгә! — дип турыга әйтеп салды Әсгать.

- Син дә әйттең инде, күрше! - дип шаяруга борырга тырышты Әнисә.

- Мин бер дә шаярмыйм. Ял көне бәлки кунакка килеп чыгарсың? Йорт-җиремне кү-рерсең? Сөйләшеп утырырбыз, - дип үз сүзендә торды ир.

Әнисә аның тәкъдимен кат-кат уйлады. Аңа бит әле 38 генә, бәлки үз тормышын җайлап җибәрергә соң түгелдер әле?

Хатын икеләнеп кенә булса да, сөйләшенгән көнне Әсгатькә кунакка китте. Йортка тәмьле аш исләре таралган. Хуҗа аны колач җәеп каршы алды, өйгә үтәргә чакырды. Йөгерә-йөгерә табын әзерләп йөргән Әсгатьнең кызы белән киявен күреп, Әнисә кире борылмакчы булды. Тик хуҗа аны кулыннан тотып калды.

- Бу йортка кергәнсең икән, бүтән чыкмыйсың инде, — дип шаяртты ул. Алсуның да елмаеп каршыга килгәнен күргәч, Әнисә тынычлана төште.

- Әнисә апа, әти әнине күмгәннән бирле кара кайгыда яшәде. Ә сезне очраткач, тормышының яме кайткандай булды. Кушылсагыз, ул да бәхетле булыр иде, ирем Илдар белән мин дә аның өчен тыныч булыр идек, — диде Алсу.

Берничә көннән Әнисә белән Әсгать никах укытып, бергә яши башладылар. Озак та үтмәде, хатын үзенең авырга калганын сизде. “Шушы яшьтәме?!” — дип аптырап, туганнарына күренергә оялып йөрде ул. Ә Әсгать шатлыгыннан ни эшләргә дә белмәде, хатынын өрмәгән җиргә утырт-мады.

Әнисә тупырдап торган малай тапты һәм бу сабый йортка тагын да шатлык, бәхет өстәде. Ана кешенең: “Алсу бу хәбәрне ничегрәк кабул итәр икән?” – дип куркып йөрүләре дә юкка булган икән, кыз көн саен диярлек энесе янына ашыкты, аны кочып-кочып яратты. Ә бер елдан ул үзе дә әни булды. Әнисә белән Әсгать: “Укуыңны ташлый күрмә, кызым, оныгыбызны үзебез карашырбыз”, — дип, яшь гаиләгә ярдәм итеп тордылар.

Әнисә еш кына теге вакытта күргән төшен искә төшерде. Вафат булган ире аңа: “Сине берәү килеп алыр. Ул сине бәхетле итәр”, — дигән иде бит. Чынлап та, Әсгать бәхетле итте аны, бик бәхетле!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1110

Комментирование запрещено