Посол Индонезии предложил Рустаму Минниханову сделать Казань и город Аче побратимами / Индонезия илчесе Рөстәм Миңнехановка Казан һәм Аче шәһәрләрен тугандаш итү тәкъдиме белән чыкты

a323Сегодня в Казанском Кремле Президент Татарстана Рустам Минниханов встретился с Чрезвычайным и Полномочным Послом Республики Индонезия Мохамадом Вахидом Суприяди. На встрече был озвучен ряд интересных предложений: в частности, высокопоставленный гость из Азии предложил Рустаму Минниханову сделать Казань и индонезийский город Аче побратимами. Об этом сообщает пресс-служба Президента РТ.

Кроме того, Мохамад Вахид Суприяди пригласил представителей Татарстана к участию в фестивале, который пройдет под эгидой посольства в Москве в конце августа. В рамках фестиваля состоится бизнес-форум, а также запланирована насыщенная культурная программа с выступлениями индонезийских артистов и дегустацией национальных блюд этой страны.

Посол также пригласил представителей Торгово-промышленной палаты РТ на крупную торговую выставку в Индонезии 13-14 октября этого года.

Говоря о планах на будущее, Мохамад Вахид Суприяди отметил, что в следующем году планируется проведение Дней Индонезии в Казани. «Мы хотим привезти сюда наши творческие коллективы, а главное – представителей бизнеса, чтобы познакомить их с Казанью и ее возможностями», – сказал он.

Рустам Минниханов поблагодарил высокого гостя за приглашения на столь значимые мероприятия и сообщил, что Татарстан примет участие в индонезийском фестивале в Москве. Кроме того, он предложил создать рабочую группу по изучению вопросов участия в форумах и выставках, а также дал поручение проработать вопрос побратимства Казани и Аче.

* * *

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди белән очрашты. Очрашуда берничә кызыклы тәкъдим әйтелде. Аерым алганда, Азиядән килгән дәрәҗәле кунак Рөстәм Миңнехановка Казан һәм Индонезиянең Аче шәһәрен тугандаш итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, Мөхәммәд Вахид Суприяди Татарстан вәкилләрен август ахырында Мәскәүдә вәкиллек эгидасы астында узачак фестивальдә катнашырга чакырды. Фестиваль кысаларында бизнес-форум була, шулай ук Индонезия артистлары чыгышларын һәм бу илнең милли ризыклары дегустациясен күздә тоткан бай мәдәни программа планлаштырыла.

Илче шулай ук ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләрен быел 13-14 октябрьдә Индонезиядә оештырылачак зур сәүдә күргәзмәсенә чакырды.

Киләчәккә планнар турында сүз йөрткәндә, Мөхәммәд Вахид Суприяди киләсе елда Казанда Индонезия көннәрен үткәрү ниятләнүен билгеләп узды.

“Безнең бирегә иҗади коллективларыбызны, ә иң мөһиме – Казан һәм аның мөмкинлекләре белән таныштыру өчен, бизнес вәкилләрен алып киләсебез килә”, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов  шундый әһәмитле чараларга чакырганы өчен дәрәҗәле кунакка рәхмәт белдерде һәм Татарстанның Мәскәүдә Индонезия фестивалендә катнашачагын хәбәр итте. Моннан тыш, ул форумнарда һәм күргәзмәләрдә катнашу мәсьәләләрен өйрәнү буенча эшче төркем булдырыга тәкъдим итте, шулай ук Казан белән Аченың тугандашлыгы мәсьәләсен карауны йөкләде.

«Татар-информ».

Просмотров: 919

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>