Еллар, еллар…

Валиуллины8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Камышлы районының Иске Усман авылында яшәүче Исмәгыйль ага белән Халисә апа Вәлиуллиннарның бергә гомер итә башлауларына алтмыш ел тулган.

- Байтуган авылы клубына кино тасмалары китергәндә мине күреп алган Исмәгыйлем, - дип исенә төшерә Халисә апа. — Менә шул очрашу безне, кавыштырды да инде. Шуннан озак та үтмәде, мин Иске Усман авылына килен булып төштем. Яхшы яшәдек, ирем әйбәт кеше булып чыкты. Хәзер минем өчен Иске Усман авылыннан да якынрак җир беркайда да юктыр кебек.

- Кырык биш ел буе машина йөртүче булып эшләдем. Аннан соң авыл фермасында төрле эшләрдә хезмәт куйдым. Эленке-салынкы йөрергә вакыт булмады, чөнки биш баланы тәрбияләп үстерергә кирәк иде. Хәләл җефетем дә тик ятмады, колхозда сыер савучы булып эшләде… — дип Исмәгыйль ага да сүзгә кушылды.

Яратышып кавышкан гаи-ләгә Аллаһы Тәгалә кызлары Миңсылуны, Халидәне, Миңнурины, Фәйрүзәне, уллары Илдарны бүләк иткән. Кызлары барсы да үз тормышлары белән аерым торалар, ә төпчек Илдар хәләл җефете Гөлнур белән төп йортта калган.

- Бала чакларыбыз авыр вакытка туры килде. Бөек Ватан сугышы башланып, авылдагы ирләрне фронтка алып киткәч, без — ун-унике яшьлек малайлар, әтиләребез урынына бастык. Сыер җигеп сабан сөрдек, колхозың бөтен авыр эшен эшләдек. Ә икмәк сугышчыларга озатыла иде. Алабута ипие генә безне ач үлемнән алып калды.

Сугыш тәмамлангач, ФЗӨ да укыдым, шахтада эшләдем, дүрт ел армиядә хезмәт иттем, машина йөртүче һөнәрен дә шунда үзләштердем. Өйләнеп гаилә коргач, тамырларым авылга беректе. Үз гомеремдә кул белән ундүрт кое казыдым. Чөнки шуның өчен бал һәм ат бирәләр иде. Хезмәт кешене үтерми, ул ныгыта гына.

Сөйләшә торгач сүзебез Вәлиуллиннарның бриллиант туйларына килеп ялганды.

- Гомер үткәнне сизми дә калдык. Аллаһыга шөкер, хәзерге вакытта унике оныгыбыз, ундүрт оныкчыгыбыз бар. Үзебез дә әткәй белән — ун, әнкәй белән утыз ел бергә яшәдек. Аларның хәер-догасы белән үзебез дә ялгыз түгел хәзер.

Киленебез Гөлнур бик әйбәт: иртә белән комганыбызга җылы су салынган, ипиебез пешкән, тәмле ризыклар өстәлдә. Улыбыз Илдар да бик тәртипле, тормыш дилбегәсен нык тота. Кызларыбыз белән кияүләребез дә әткәй-әнкәй, дип өзелеп торалар. Картлык көнебездә моңардан да зур бәхет булырга мөмкинме икән соң? — дип йомгак-лады әңгәмәбезне Халисә апа.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1165

Комментирование запрещено