Кайсы мәсьәлә иң четереклесе?

Казан

“Бердәмлек” Самара өлкәсе газетасын җитәкләгән Рәфгать Әһлиуллин
кадрлар олыгаюына,
ә алар урынына яшьләр килмәвенә зарлана.

Казанда VI региональ һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы булып узды. Ул матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы президенты Аппараты ярдәмендә оештырылган иде.

Россия Федерациясенең 25 төбәгенән килгән 250ләп массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары катнашындагы чарада милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның тышкы коммуникацияләр бү-леге начальнигы Рамазан Альпаутов та катнашты һәм Россиянең милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыгы җитәкчесе Игорь Баринов исеменнән сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Анда Россия халыклары телләрендә нәшер ителүче массакүләм мәгълүмат чара-ларының традицияләренә зур әһәмият бирелеп, аларның илебезнең этник-мәдәни байлыкларын күрсәтүче Россия матбугатының бер өлеше булуы билгеләнеп үтте. Игорь Баринов сүзләренчә, бу форум Татарстан Республикасы өчен генә түгел, бөтен Россия күләмендә дә мөһим һәм бик тә урынлы инициатива һәм зур вакыйга булып тора.

Чарада шулай ук Татар-станның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашты. Үзенең чыгышында ул илебезгә төрле авыр чорларны кичерергә һәм һәрвакытта үзеңне дә, җәмгыятьне дә үзгәртергә туры килүе турында әйтте. Ә бу ансат бирелми, дип белдерде ул. Татарстанның беренче президенты шулай ук Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яроваяның «законопроектлар пакеты”на карата да фикерен җиткереп, аның бераз ашыгып кабул ителүен әйтте.

- Әлбәттә, террорчылык белән көрәшне көчәйтүче законопроектны һәрберебез хуплый. Дөньядагы вәзгыять-тән чыгып уйлаганда, ул шулай булырга тиеш тә. Менә хәзер Рамазан ае бара, кешеләр ураза тота. Ни өчен депутатлар аларга законопроектның асылын тиешенчә аңлатмадылар? Сүз бит безнең кешеләр турында бара — безнең аталарыбыз, бабаларыбыз, әбиләре-без турында. Владимир Владимирович Путин да соңгы чыгышларының берсендә сай-лаучыларның ышанчын аклау турында әйтте, бу бит чыннан да бик мөһим”, — дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Татарстан Республикасы-ның дәүләт киңәшчесе хәзерге вакытта аңлату эшләрен кө-чәйтү зарурлыгын билгеләп үтте, аңлатмаларны җентекләп язарга кирәклегенә басым ясады.

Татарстан Республикасы-ның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Россия Журналистлары берлегенең Республика оешмасы җитәкчесе Римма Ратникова үзенең чыгышында: “Татарстанда нәтиҗәле эшләүче массакүләм мәгълүмат чаралары системасы булдырылган һәм ул мөстәкыйль үсеш кичерә”, - дип белдерде.

Римма Ратникова искәрт-кәнчә, былтыр “Россия поч-тасы” абунә тарифларын кис-кен арттыргач, аннан зыян күргән социаль әһәмияткә ия газета-журналларга ярдәм итү йөзеннән акча бүлеп бирелгән. Татарстанда да кайбер мас-сакүләм мәгълүмат чаралары финанс ярдәм алган. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, вакытлы матбугатка язылу мәсьәләсе әлегә ачык кала. «Киләсе яртыеллыкка язылу экстремаль режимда узды. Бу мәсьәлә турында Республика президенты дәрәҗәсендә дә фикер алышу булды. Нәтиҗәдә без аны ерып чыктык. Әмма алга таба юнәлеш нинди үсеш кичерер, газета-журналлар үз вакытында укучыга җиткерелерме — басмаларга язылу шуңа да бәйле», — диде ул.

Аның сүзләренчә, күп тө-бәкләр өчен газеталарны бе-рәмләп сату да проблемага әйләнгән. «Федераль матбугат һәм массакүләм ком-муникацияләр агентлыгы га-зета-журналларны тарату системасы һәм төбәкләрнең матбугат киосклары белән тәэмин ителүе буенча тик-шерүләр үткәргән. Татарстан Республикасында бер киоскка 7,6 мең кеше туры килсә, кайбер төбәкләрдә ул 2 — 2,5 мең генә».

Үзенең чыгышында Римма Ратникова массакүләм мәгълүмат чаралары бе-лән хакимиятнең үзара хез-мәттәшлеге темасына да кагылды. «Бары хакимият кенә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен шартлар тудырырга — финансларга, ташламалар бирергә тиеш түгел. Икеяклы җаваплылык та бар, чөнки хакимият тә массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәменә мохтаҗ. Халыкка аның нинди карарлар кабул итүен, моның кешеләр язмышында ничек чагылыш табачагын белергә кирәк», — дип саный Татарстан Республикасы Журналистлары оешмасы рәисе Римма Ратникова.

Шул ук вакытта, аның сүз-ләренчә: «Мәгълүмат чараларына куркыныч янаганда дәүләт аларга ярдәм итәргә тиеш. Аерым алганда, дәүләт заказлары, грантлар һәм башкалар аша».

Бүген журналистика матди һәм ышаныч кризисы кичерә. Былтыр илдә басма матбугат тиражы 12 процентка, реклама керемнәре 32 процентка кимегән. Бу хакта Россия Федерациясенең Этникара жур-налистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге хәбәр итте.

Милли басмаларны саклап калу өчен журналистларга гражданлык институтлары белән актив эшчәнлек алып барырга кирәк, дигән фикердә ул.

- Соңгы вакытта редакция-ләрдә штатлар кыскартыла. Кризис шартларында журна-листика трансформация ки-черә. Бу котылгысыз, чөнки бүген 1-2 кеше белән дә редакция оештырырга мөмкин. Бу, үз чиратында, журналистның берничә эшне берьюлы башкаруын күз уңында тота: ул яза да, фотога яки видеога да төшерә, кирәк икән, видеоязманы монтажлап, эфирга да бирә белергә тиеш”, — дип сөйләде Маргарита Лянге.

Шулай да, аның сүзләренчә, кризис вакытында күсәкнең иң авыр башы басма милли матбугат чараларына төшә: аларга катгый көндәшлек шартларында эшләргә туры килә. Укучылар саны көннән-көн кими. Моңа билгеле бер дәрәҗәдә “тел киртәсе” дә йогынты ясый, чөнки милли телләрдә укучылар гына түгел, сөйләшүчеләр дә азая. Әмма милли басмаларны саклап калу бик мөһим, чөнки алар туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы булудан тыш, еш кына беренчел мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт итә. Милли матбугат аудиториягә тугрылыгы, һәркемгә якын, әһәмиятле, кызыклы булырдай темаларны яктыртуы белән аерыла.

Маргарита Лянге фикеренчә, милли матбугат чараларын сак-лап калу өчен журналистларга гражданлык институтлары белән актив эшчәнлек алып барырга кирәк. Ул басмаларның интернет-версиясен үстерү, штат санын кыскартып, булган хезмәткәрләрне “мультимедиа-лылык”ка өйрәтү, төрле ак-цияләр, бәйгеләр һәм башка кызыклы чаралар үткәреп, үз-үзеңне рекламалау, шул рәвешле, аудиториядә генә түгел, хакимияттә дә мас-сакүләм мәгълүмат чараларына карата лояль караш булдыру мөһимлеген ассызык-лады. Киләсе 5 — 7 елда журналистика тармагының гаҗәеп үзгәрешләргә дучар булачагын билгеләп, алардан курыкмаска өндәде.

Форумда катнашучылар үз төбәкләрендәге мәгълүмат чараларының бүгенгесе һәм киләчәген кайгыртып, җитди сөйләшү алып бардылар.

Форум дәвамында төрле семинарлар да уздырылды. Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның президиум әгъзасы Владимир Зорин, шулай ук пленар утырышта да, журналистлар өчен оештырылган семинарда да нәкъ менә журналистика өлкәсендәге четерекле мәсьәләләргә тукталды. Бу проблемаларның һәрберсе дә Россия төбәкләренең барысына да хас диярлек.

Чыннан да, форумда катна-шучылар чарага башка төбәк-ләрдәге хезмәттәшләре белән аралашу өчен генә түгел, ә нәкъ менә көннән-көн ачык булып баш калкыткан проблемаларны уртага салып сөйләшергә дә җыелган иделәр.

Кадрлар җитмәү, аларның профессиональ яктан үсештә булмавы — бүген әлеге мәсьәлә Әстерхан шәһәрендәге басма редакцияләренә хас әйбер. Биредә журналистлар әзерли торган махсус уку йорты юк. Басмалар сыйфатлы булырга тиеш булса да, белгечләрнең профессиональ потенциаллары бик түбән. Өлкәнең “Идел” татар газетасы мөхәррире: Динара МӘҖИТОВА: “Кадрларны каян алырга?”, “Аларны кайда укытырга?”- дип чаң суга.  

- Бездә этноконфессиональ өлкәсе белгечләре журналистлар арасында гына түгел, дәүләт дәрәҗәсендә дә җитми. Чөнки без бу мәсьәләне моңа кадәр читкә куеп килдек. Бу — барлык идарә органнары проблемасы, — ди Владимир Зорин.

Хәер, Әстерханда гына түгел, Самара өлкәсе өчен дә бу проблема — көн кадагында. Мисал өчен, “Бердәмлек” Самара өлкәсе газетасын җитәкләгән Рәфгать Әһлиуллин кадрлар олыгаюына, ә алар урынына яшьләр килмәвенә зарлана. “Бердәмлек” инде 26 ел дәвамында нәшер ителә, шуңа да биредә эшләүче журналистларның күбесе — олы яшьтәгеләр.

- Өлкәбездә татар телен үстерү максаты белән мин, әле 1990 елда, шушы газетаны җитәкләргә алынган идем. Хәзер исә ярык тагарак алдында калдым. Чөнки яшьләр бирегә эшләргә килми. Әгәр Самара өлкәсе буенча уртача хезмәт хакы 30 мең сум тәшкил итсә, безнең редакция хезмәткәрләре 10-12 мең сум гына алып эшли. Яшьләр бу акчага эшләргә ризалашмыйлар. “Бердәмлек” газетасы — Самара өлкәсендәге тотрыклы тиражы булган бердәнбер милли басма. Бу проблеманы бөтен ил масштабында хәл итәргә кирәк, -  ди Рәфгать әфәнде.

КазанТатарстан Республикасы белән Ханты-Манси автономияле округы арасында имзаланган килешү икътисад өлкәсен, сәнәгать тармагын гына түгел, мәдәниятне дә, мәгарифне дә колачлый, әмма килешүнең милли мәдәният һәм мәгарифкә багышланган өлеше эшләми. Бу турыда Ханты-Манси автономияле округындагы татар милли-мәдәни мохтариятының “Татарлар” газетасы баш мөхәррире, Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры Рәфис Шәймәрданов бик тә ачынып сөйләде:

- «Татарлар” газетасы 8 битле булып татар һәм рус телләрендә кварталга бер тапкыр дөнья күрә. 2012 елдан бирле чыгарыла торган әлеге басманың тиражы нибары 999 данә, ягъни басма теркәлү дә узмаган. Төп сәбәбе — акча җитмәү.

Газета чыгару өчен теләк кенә аз шул. Кадрлар, матди як мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Безнең газетаның чыгу-чыкмавы да акча табуга бәйле. Акча таба алмасак, басманың кайбер саннары “эленеп” тә кала”. Әйтик, яңа ел санына материал да җыелган, газетаның макеты да әзерләнгән иде, әмма акча булмау сәбәпле, ул дөнья күрми калды” — диде Рәфис әфәнде.

Ул Сургут шәһәрендә 43 мең татар яшәвен, әмма шуларның яртысыннан артыгының, бигрәк тә яшьләрнең туган телне белмәүләрен билгеләп үтте: “Газетаны чыгару гына түгел, аны тарату да — проблема. Татар артистлары концертлар белән килгәч, басманы һәр тамашачыга бушлай таратып чыгабыз, әмма аны күтәреп алып укучы да юк. Сургутта, рус мохитында яшәгәнлектән, күрәмсең, татарларда милли үзаң дәрәҗәсе түбән, татар теленә ихтыяҗ да шуның гына кадәр», - диде Рәфис Шәймәрданов.

Ул татар китаплары сата торган китап кибетенә ихтыяҗ булуын да әйтте. Аның сүзләренчә, бүген милли тарих белән кызыксынучылар шактый. Борынгы татар тарихына багышланган әсәрләр газетага кушымта рәвешендә дә чыгып килгән. Әмма татар газеталарын киоскларга кую кыйммәткә төшә. Рәфис әфәнде милли матбугатка Татарстаның ярдәме кирәклегенә басым ясады.

- Татар массскакүләм мәгълүмат чаралары милли мохтарияткә киләме, киоск ачып шунда таратыламы — анысы мөһим түгел, әмма турыдан-туры элемтә булдыру шарт. Без чикләнеп, йомылып түгел, Татарстандагы яңалыклардан, милли тормыш яңалыкларыннанн хәбәрдар булып яшәр идек.

Округта яшәүче миллион ярым халыкның җидедән бере — татарлар. Без нефть табуга, газ чыгаруга бик зур өлеш керткән халык. Әмма мәдәниятебезне, гореф-гадәт-ләребезне сакларга, милли мәктәбебезне булдыруга хакимият риза түгел. Моның сәбәбен милли мәсьәләгә, сәясәткә карата җиңел караш өстенлек итүдә дип уйлыйм, — дип саный Рәфис Шәймәрданов.

Әлбәттә, журналистларны кадрлар мәсьәләсе генә борчымый. Милли һәм төбәк басмаларына дәүләт ярдәме кирәк булу мәсьәләсе дә көн кадагында.

Екатеринбургтагы “Саф чишмә” газетасының баш мөхәррире Фәвия Сафиуллина да Татарстаннан читтә дөнья күргән татар матбугатының бүгенге хәле турында сөйләде.

- “Саф чишмә” 2002 елдан бирле чыгып килә. Ул бюджет карамагында түгел, татар милләтенә битараф булмаган егетләребез чыгара аны. Эшмәкәрләр Ринат Садриев, Ринат һәм Альберт Әскәровлар бүгенгәчә басманың гамәлгә куючылары булып торалар. Халык газетаны бик яратып укый. Тиражы — 2 мең данә. Матди яктан чикләүләр булганлыктан, халык бик сораса да, тиражны арттыра алмыйбыз.

Свердловск өлкәсендә 42 татар авылы бар, Екате-ринбургның үзендә дә татарлар күпләп яши. Өлкәнең һәр районында “Урал татарлары” конгрессының актив кешеләре арасында   халыкта абруй казанган эшмәкәрләр, депутатлар бар.

Шулар аркылы газетабызны татар гаиләләренә бушлай таратабыз.

Өлкә җитәкчелеге белән элемтә бар, безне җыеп сөйләшәләр, төрле чаралар үткәрәләр. Тик еш кына бу эш сөйләшүдән ары китми. Татар газетасын чыгаруга хөкүмәт акчалата бернинди ярдәм бирми, безне күрмәмешкә салыша. Эфир вакыты кыйммәт булу сәбәпле, акча таба алмаганлыктан, 2011 елда атнага бер тапкыр татар телендә чыга торган бердәнбер тапшыру да ябылды. Әмма без кемнеңдер авызына карап торырга тиеш түгел. Төбәкләрдә Россия Конституциясендә каралган хокукларны гамәлгә ашыруга комачауларлык киртәләр тудырылмый. Әгәр дә татарның үзендә милли үзаң, телне өйрәнү, мәктәпләр ачу, татар төркемнәре яки этномәдәни компонентлы сыйныфлар булдыру теләге бар икән, закон нигезендә бу мәсьәләдә беркем дә комачауламый. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә шул ук хәл.

Әмма татар үзе тели икән, ул югалмаячак! Әби-бабайлар бар. Алар оныкларын татар итеп тәрбияли ала. Балага татар рухын сеңдерү, телне өйрәтүне алар үз өстенә алырга тиеш, катнаш гаилә барлыкка килгән очракта да, шул ук дәү әни оныкка татар тәрбиясе бирергә тиеш. Шулай булса, татар яшәячәк».

“Пенза татарлары” газетасы редакторы Кадыйр   Акъегет (Абдулкадыр Акжигитов): «Милли матбугатны укучылар юк дәрәҗәсендә”, — дип бәяли. Аның фикеренчә, бүгенге мат-бугатның ике төп проблемасы — укучылар һәм финанс кытлыгы.

Белеме буенча Кадыйр Акъегет рәссам булса да, ул троллейбуслар идарәсендә инже-нер-дизайнер булып хезмәт иткән вакытында, иҗтимагый эшкә — татар газетасы чыгаруга алына. Аның беренче газетасы — “Нурлы таң” 1996 елда ук чыга башлый, әмма ике елдан соң ябыла.

Хәзер ул лаеклы ялда булуына карамастан 2011 елдан башлап “Пенза татарлары” газетасын чыгара.

- Басма айга бер мәртәбә мохтарият рәисе Бакир Акжи-гитовның шәхси акчасына чыгарылып килде. Май аенда, татар эшмәкәрләре җыелып, газетаны бергәләп бастыру турында сүз куештылар. Әмма акча буенча кыенлыклар барыбер бар. Басманы айга бер мәртәбә чыгару өчен якынча 40 мең сум таләп ителә.

Төп проблема — халыкның туган телен югалта баруы. Мәктәпләрдә татар теле укытылса, татар мохиты да сакланып калыр, тиражлар да зуррак булыр иде. Татар авылларындагы балалар бакчаларында да сабыйларны русча тәрбиялиләр.

Татар матбугатының телне, динне, ахыр чиктә, милләт-не саклауда роле зур. Пенза өлкәсендә татарлар рус мохитында яши, руслашу бара. Халык тәмам руслашып бетмәсен өчен, төбәкләрдә милли газеталар чыгаруны туктатмаска кирәк, - дип сөйләде Кадыйр әфәнде.

Омскида нәшер ителүче “Татар дөньясы” газетасы редакторы Гөлсинә Әхмәрова да милли матбугатның иң зур проблемасын тел бетүдә күрә.

Газетаның тиражы бүгенге көндә 2500 данә тәшкил итә. Гөлсинә Әхмерова газетада татарча да, русча да материаллар бастырулары турында әйтте. Рус телендә милли темаларга язмалар татар телен белмәүче милләттәшләрнең татарлыгын саклап калырга мөмкин, дигән фикердә ул.

- Төбәкләрдә татар теле юкка чыга, шуңа милли матбугатның хәле аяныч ”, — диде Гөлсинә ханым. Аның фикеренчә, телне бары тик ике генә юл белән саклап була — аны мәктәптә укытып һәм гаиләдә өйрәтеп. Омск өлкәсендә татар теле факультатив буларак шәһәрдәге бер генә мәктәптә, төбәктә 15 мәктәптә керә. Хәтта электән үк милли укытуга көчле басым ясаган Үләнкүл авылы мәктәбендә дә татар теле предмет буларак берничә сыйныфта гына калган. Әмма, журналист сүзләренчә, татар теле дәресләре рус телен укытуга зыян салмый: Үләнкүл мәктәбе укучыларының халыкара рус теле олимпиадасында урыннар алуы – моңа дәлил.

Гөлсинә Әхмәрова татар телен укыту проблемасын хәл итү юлын да билгеләде. “Мәктәпләрдә 4 базис планы тәкъдим ителә, ата-аналар, мәктәп берсен сайлап, шуның буенча балаларын укыта ала. Шул рәвешле татар телен дә укытып булыр иде”, — дигән фикер җиткерде ул.

“Китап укымаучы яшьләрнең язарга да сәләте юк, шуңа татар матбугаты бүген кадрлар кытлыгы кичерә. Элеккеге авторлар китеп бара, аларга алмашка килер кеше юк”, — дип сөйләде форумда катнашучы “Туган як” (Татарстанның Түбән Кама шәһәре) газетасы редакторы Виктор Шадрин.

“Туган як” газетасы татар һәм рус телләрендә Түбән Кама шәһәрендә һәм район авылларында тарала. Татар телле басманың тиражы -4500 данә, аның 25 процентын авылларда алдыралар. Рус телле басма 2500 тираж белән чыга. Виктор Шадрин билгеләп үткәнчә, татар телле басманың популярлыгы аның эчтәлегенә бәйле — газетада проблемалы материаллар урын алган, укучылар белән элемтә, аларның гозерләре буенча эшләү бар.

Икенче яктан, редактор тиражның елдан — ел кимүенә борчылуын белдерде. “11 мең тираж җыйган чакларыбыз бар иде, - дип искә алды ул. Тираж кимүгә почта хезмәте бәясенең артуы һәм газеталарның укучыга вакытында барып җитмәве сәбәпче, диде Виктор Шадрин. — Почтальоннар аз, шуңа газеталар озак тарала, ә укучылар моңа редакцияне гаепли”, — дип саный ул.

Шунысы куандыра, хакимият белән уртак тел табып яшәүче төбәкләр дә байтак икән. Шундыйларның берсе булып Ульян өлкәсе хакимияте һәм “Өмет” татар газетасы тора.

» Халкыбызның, туган теле-безнең, татар матбугатының киләчәге милли мәгариф мәсь-әләсенә турыдан-туры бәйле. Мәктәпләрдә татар телен укыту, туган телдә белем бирү, балаларны милли рухта тәрбияләү мөмкинлеге булган очракта гына киләчәк турында сүз йөртеп була”, — дип саный Ульяновск өлкәсенең “Өмет” татар газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов. - Татарстаннан читтәге төбәкләрдә тел мәсьәләсе аеруча кискен тора. Ульяновск өлкәсендә дә татар телен фән буларак өйрәтә торган мәктәпләр бармак белән генә санарлык. Әйтик, Димитровградта, Ульяновскида берничә татар мәктәбе бар. Әмма калган уку йортларында татар телен укыту факультатив дәресләрдә, түгәрәкләрдә генә калды. Туган телләрен факультатив рәвешендә генә өйрәнгән балаларның килә-чәктә милли тормышыбыз белән кызыксынып, татарча газета-журналлар укып, татар телендә радио тыңлап, тапшырулар карап яшәүләре шикле”.

12 битлек “Өмет” газетасы 5,8 мең тираж белән 1989 елдан бирле чыгып килә. Бу яртыеллыкта да даими укучыларын саклап кала алганнар. Басма Россия төбәкләрендә чыга торган газеталар арасында иң өлкәне санала.

«Газетабызны күбрәк татар авылларында алдыралар. Укучыларыбызның күбесе — олы яшьтәге кешеләр. Алары да әкренләп бакыйлыкка күчеп бара. Дөрес, урта яшьтәгеләр дә азмы-күпме укый. Әмма яшьләр татар матбугаты белән бөтенләй кызыксынмый. Киләчәктә бу вазгыять тагын да кискенләшәчәк, — дип сөйләде баш мөхәррир. Ул матди тәэминат мәсьәләләренең җирле хакимият, өлкә губернаторы ярдәме белән хәл ителүен билгеләп үтте. — Шуңа бүген көнүзәк проблема бер — укучыларны саклап калу”.

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә нәшер ителүче “Туган як” газетасы редакторы Олег ӘндӘрҗанов та татар журналистикасының төп бурычы — туган телне саклау дип белдерде:

- Бүген Россия төбәк-ләрендә тел мәсьәләсе аеруча кискен тора. Милли мәктәпләр саны елдан-ел кими. Телне мәктәптә өйрәнмәгән балаларга татарча уку да, язу да бик кыен, хәтта мөмкин түгел, дияргә була.

Туган телне, иң беренче чиратта, гаиләдә сакларга кирәк. Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары өйдә русча сөйләшә. Әти-әнисе татар булса да, моңа каршы түгел. Балага: «Мәктәптә русча сөйләшсәң дә, өй бусагасыннан атлап кергәннән соң, бары тик туган телдә генә сөйләш», — дигән катгый таләп куярга кирәк. Туган телне саклау, үз милләте өчен янып-көеп яшәү, баланы туган телдә тәрбияләү — әти-әниләрнең бурычы шуннан гыйбарәт. Баланы сиңа “папа”, “мама” дип түгел, “әти”, “әни” дип дәшәрлек итеп тәрбияләргә кирәк. Бу — иң мөһиме. Әмма бездә әти-әниләр моны аң-ламый. Алар русча укыган балаларының белемлерәк, үскәч, “зуррак” кеше булачагына ышана. Әмма туган телен белмәгән, хөрмәт итмәгән “зур” кешенең киләчәктә файда китерүе икеле.

Сергач районындагы 7 татар авылындагы татар балалары туган телләрендә белем алсын өчен заманча милли мәктәп оештырылган. Әмма әти-әниләрне балаларын туган телдә укытырга күндереп булмады. Авыл башлыклары, мәктәп директорлары әти-әниләргә балаларын әнә шул татар мәктәбенә йөртү тәкъдиме белән чыкты, әмма ата-аналардан бер генә гариза да булмады. Кызыл Октябрь районында да милли мәктәпләр ябыла.

Сергач районындагы 7 татар авылының икесендә генә татар мәктәбе әлегә сакланып калды. Камкада — тугызъеллык, Шөбиледә — башлангыч мәктәп. Урта мәктәпләр турында сүз дә юк.

Укучылар саны елдан-ел кискен кими бара. Мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да шәһәрләргә китә, шунда төпләнеп кала, авылга кайтучылар бик сирәк.

Туган телгә битарафлык гаиләдән килә. Бүген татар телен укыту мөмкинлеге бар. Әмма әти-әниләр, үзләре татарча белә торып та, балаларына туган телне өйрәтүне кирәк тапмый. Шул рәвешле, татар балалары рус мәктәпләрендә русча укырга мәҗбүр.

Әти-әниләр балаларны татар телендә укыту кирәк, дигән мөрәҗәгать белән чыкса, телне факультативлар рәвешендә укыту мөмкинлеге бар иде. Әмма битараф әти-әниләр, факультативларны туган телдән түгел, чит ил телләре, информатиканы сайлады.

Тел мәсьәләсенең кискенлә-шүе газета тиражларында да чагылыш таба. Эшли башлаган беренче елларда басманың тиражы 5 меңләп булса, хәзер нибары 3 мең тирәсе. Әлегә өлкә хакимияте матди яктан ярдәм итә. Әмма тиражлар түбән тәгәрәсә, моңа да чик куелырга мөмкин. Бу, бер яктан, почта хезмәтләре бәясенең артуына, икенче яктан, татарча укый белүчеләрнең кимүенә бәйле.

Безгә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы да ярдәм итә. Айга бер тапкыр бушлай “Без — бергә” кушымтасын җибәреп торалар. Аны без үзара «Татарстан президентының күчтәнәче» дип атыйбыз.

Туган телебезне саклап калырга телибез икән, милли басма, матбугат бетәргә тиеш түгел, бигрәк тә Россия төбәкләрендә. Минемчә, татар телен нәкъ менә басма матбугат саклап калырга тиеш. Газета укып, татарча укырга да, язарга да өйрәнергә була”.

Форумда катнашучылар Казан буйлап та, Кремльгә дә экскурсияләргә бардылар, төрле музейларда булдылар, Болгарга да сәяхәт кылдылар.

Күпчелек форумның файдалы булуы турында һәм милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының килә-чәктә дә Россия халыкларының телләрен саклауда, мәдәни һәм традицион кыйммәтләрне таратуда зур роль уйнаячагына ышаныч белдерде.

“Интертат” интернет газетасы, “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчеләре язмаларына таянып

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1159

Комментирование запрещено