Татарстанда мөселманнар өчен сырхауханә һәм санаторий барлыкка киләчәк

a323Казан үзәгендә мөселман сырхауханәсе төзеләчәк. Бу юнәлештә эшнең нинди стадиядә булуы турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасының Вакыф фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин сөйләде.

“ТР Вакыф фонды”, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, Ислам кануннары буенча сертификацияләнгән медицина хезмәтләре күрсәтү өчен махсуслаштырылган үзәк концепциясен эшләгән. “Госмания” дип аталган бу үзәк “бердәм тәрәзә” принцибы буенча түбәндәге юнәлешләр буенча эшләячәк:

- амбулатор дәвалау;

- гомуми терапия;

- вакцинация программалары;

- лаборатория;

- косметология.

“Мөселманнар өчен каралган сырхауханә Тукай урамы, 3 а йорты буенча урнашачак. Хәзерге вакытта төзелешкә җирләрне әзерләү бара. Җирләрне чистартып, төзелеш материалларын ташыйбыз”, — дип белдерде Р. Хәбибуллин. Аның әйтүенчә, бу эш кысаларында, Казанда мөселман табиблары ассоциациясе белән элемтәләр урнаштырылган. “Алар белән нинди җайланмалар белән тәэмин итү, кабинетларны ничек җиһазлау турында сөйләшүләр алып барабыз. Бик заманча җиһазлар куярга җыенабыз”, — диде ул.

Бина өч катлы булачак, беренче катында кабул итү бүлеге булса, өстәге катларда сәламәтлекне төрлечә тикшерү бүлмәләре эшләячәк. Сырхауханә төзү өчен эчке облигацияләргә чыгу ниятләнә. “Сукук, ягъни ислам облигациясенә мөрәҗәгать итмәячәкбез, чөнки, чыгымнар 50 млн сумнан да ким булган очракта, аның мәгънәсе юк”, — дип аңлатты Рөстәм Хәбибуллин. Сүз уңаеннан, ул Яр Чаллыда булачак Вакыф комплексы төзелеше өчен ислам облигацияләренә чыгу ниятләнүен әйтте.

Сырхауханәдә мөселман табиблары ассоциациясенә керүче табиблар эшләячәк. Ир-ат табиблар бары тик ир-атларга, хатын-кыз табиблар гүзәл затларга медицина ярдәме күрсәтәчәк. Балалар өчен аерым бүлек булачак. “Дөресен генә әйткәндә, бу бит шактый җитди мәсьәлә. Мөселман кануннары буенча, хатын-кызга бала тапканда да бары тик хатын-кыз акушерлар ярдәм итәргә тиеш. Шуңа күрә мөселманнар арасында өйдә бала таптырулар саны артты”, — диде Р. Хәбибуллин. Бу юнәлештә Казанның бала тудыру йортлары белән эшләячәкбез. Шулай ук, баланы сөннәткә утырту буенча да хастаханәләр белән элемтәләр урнаштырачакбыз. Хирургия, реанимация мәсьәләсендә хәләл хезмәтләр күрсәтү буенча хастаханәләр белән килешүләр төзеячәкбез. Без ислам кануннары буенча хезмәт күрсәтелүен контрольдә тотачакбыз”, — диде ТР Вакыф фонды җитәкчесе. Комплекста пациентны озата килгән туганнары өчен хостел һәм ашханә булдыру күздә тотыла.

Сырхауханә төзелеше барышында ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән эш алып барылачак. Төзелеш эшләрен киләсе елга башлау ниятләнә. Рөстәм Хәбибуллин алдагы ике елда эшләр төгәлләнер дигән ышанычын җиткерде. Техник параметрларына килгәндә, үзәкнең мәйданы 5 мең кв. м тәшкил итәчәк. Проектның гомуми бәясе – 6,7 млн доллар.

Рөстәм Хәбибуллин, сырхауханә белән параллель рәвештә, республиканың Югары Ослан районында мөселман санаторие төзеләчәген дә хәбәр итте. Аның бер як корпусы бары тик хатын-кызларга, икенче ягы ир-атларга каралачак.

“Татар-информ”.

Просмотров: 972

Комментирование запрещено