“Тәмле Казан”да иң озын кош теле белән шаккатырачаклар / На «Вкусной Казани» испекут рекордно длинный хворост

hvorost_s_saharnoj_pudrojАңа өстәп, өчпочмаклар шоуы, азоттан ясалган туңдырма, талкыш кәләвә, пәрәмәч пешерү мастер-классы һәм әллә никадәр чара көтелә. 8-10 июль көннәрендә Кабан күле яры буенда узачак “Тәмле Казан” II аш-су фестивалендә боларның барысын да татып карап булачак.

Былтыр әлеге фестивальдә барлыгы 10 ресторан катнашып, шәһәрлеләргә, килгән кунакларга үз ризыкларын тәкъдим итсә, быел исә “Тәмле Казан”да катнашачак аш-су рестораннары 30га җиткән. Алар өчен Кабан күле яр буенда, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында ачык һавада махсус 10 йорт корылган. Нәкъ менә биредә милли ризыклардан авыз итеп булачак.

Шунысы да бар: оештыручылар төп игътибарны татар милли аш-суларына бирергә җыена. Чөнки Идел буе федераль округында Татарстан – үз милли ризыклары белән мактана алган сирәк төбәкләренең берсе. Ләкин татар аш-сулары белән генә чикләнмәячәкләр. Биредә шулай ук грузин, көнчыгыш, Европа кухнясының йөзе булган ризыклардан да авыз итеп булачак. Әлбәттә, фестивальдә катнашу бушлай булса да, ризыкларны татып карау – түләүле.

— Фестивальдә без берничә көн дәвамында татар милли ашларын татарстанлыларга, туристларга яңа яктан ачарга җыенабыз. Әгәр былтыр беренче «Тәмле Казан» фестивале май бәйрәмнәре вакытында үткәрелсә, быел без аны бернинди бәйрәмгә, бернинди чараларга да бәйләп үткәрмәскә булдык, – ди Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сәетова.

Казанның һәм Татарстанның Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясенең идарә итү рәисе Зөфәр Гаязов исә Казан Россиянең спорт башкаласы булуы белән беррәттән, мәдәни, кулинар башкаласына әверелелүен тели. Фестиваль дәвамында милли ризыкларның бәясенә дә игътибар итәчәкләр. Күчмә рестораннар тәкъдим иткән аш-суга бәя гадәттәгедән бераз арзанрак булырга тиеш.

Чараны оештыручылар бирегә бөтен гаилә белән килергә тәкъдим итә. Чөнки балалар өчен махсус мәйданчыклар да булачак. Мәдәни программа дәвамында “Казан” бию ансамбле, татар классик җырчылары, альтернатив музыканы башкаручылар һәм башка милләт вәкилләре чыгыш ясаячак.

Шулай ук биредә өчпочмаклар шоуы, үрдәк ите белән борай боткасы, азоттан ясалган туңдырмадан да авыз итеп булачак. Вегетарианнар өчен дөрес туклану буенча мастер-класслар узачак. Ә пәрәмәчне тамашачылар алдында ук пешереп, аларны татар милли ризыгы белән сыйлаячаклар.

Шунысы да бар: “Тәмле Казан”да иң тәмле ризыклар өчен тавыш та биреп булачак. Чарада “Иң яхшы милли ризык”, “Иң тәмле ризык” һәм башка номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Тавыш бирү өчен махсус кәгазьләр таратыла, нәкъ менә аларда үзегезгә ошаган ризыклар өчен тавыш биреп, махсус тартмага салырга кирәк булачак.

Фестивальнең тагын бер үзенчәлеге – рекордлы ризык әзерләү. Әгәр былтыр иң зур өчпочмак әзерләсәләр, быел иң озын кош теле пешерәчәкләр. Бу чара “Туган авылым” ресторанында 13 июль көнне 13.00 сәгатьтә узачак. Биредә рекордлы кош теленнән авыз итеп тә булачак. Фестивальне ачу тантанасы 8 июль көнне 17.00 сәгатьтә була.

intertat.ru

* * *

Фестиваль «Вкусная Казань» пройдет с 8 по 10 июля в столице Татарстана, сообщила пресс-служба мэрии города. За несколько дней 30 ресторанов продемонстрируют жителям города и туристам все богатство татарской национальной кухни.  

«Помимо наших национальных блюд мы хотим показать и кухни других народов мира, которые очень хорошо представлены в ресторанах города», — рассказал председатель правления Ассоциации рестораторов и отельеров Казани Зуфар Гаязов.

В программе фестиваля — мастер-классы по приготовлению блюд и по организации бизнеса, связанного с гастрономическим направлением. Также для горожан приготовили арт-перфомансы на тему национальной кухни, площадки для детских развлечений, выступления творческих коллективов Татарстана, национальные грузинские и корейские танцы. 

Гости фестиваля смогут проголосовать за самое лучшее заведение, которое представит национальную кухню. При входе посетителям будут раздаваться карточки для голосования по разным номинациям: лучший национальный вкус, лучший вкус артистизма, лучшее оформление стенда и здоровое питание. 

9 июля участники фестиваля испекут рекордно длинный хворост. В 2015 году на фестивале испекли самый большой эчпочмак.

nazaccent.ru

Просмотров: 973

Комментирование запрещено