Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! / «Изге гамәлләребезне арттырдык, тик Гает намазын телевизордан карап кына, оҗмахка кереп булмый»

Рәсемнәрдә: Талип хәзрәт Яруллин дин кардәшләребезне Ураза гаете белән котлый.

Талип хәзрәт Яруллин дин кардәшләребезне Ураза гаете белән котлый.

Быелгы Ураза гаете бәй-рәме эш көненә туры килсә дә, иртәнге сәгать өчтә Самара Җәмигъ мәчетенең өч каты да халык белән шыгрым тулы иде. Мәчет йорты алдында да кеше күбәйгәннән күбәя генә бара. Әйтүләренчә, намазга егерме меңләп дин кардәшләребез килгән иде.

Иртәнге намазны укыганнан соң Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин халыкны Ураза бәй-рәме белән котлады, Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде, Россия мөселманнарының Үз-әк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннан, шулай ук Россиянең төрле төбәкләре җитәкчеләреннән, дин әһеллә-реннән котлаулар килүе турында да белдерде.

Талип хәзрәт үзенең вә-газендә Рамазан аеның ни өчен изге саналуы, бу айда ураза тотуның әһәмияте турында сөй-ләде.

- Без ай буена ураза тотуның әһәмиятен, ислам диненең бер баганасы булуын аңлап, Аллаһы Тәгалә тарафыннан Коръән аша иңүенә инанып, бирелеп ураза тоттык, — диде ул. - Бүген Аллаһы Тәгаләгә догаларыбызны ирештерәбез, ата-аналарыбыз, әби-бабалары-быз, илебезнең авыр чорларында да динне саклап калуда һәм халыкка таратуда көчләрен кызганмаган шәхесләребез рухына дога кылабыз. Аллаһының рәхмәте белән начарлыклардан, тыелган гамәлләрдән   сакланыйк.

7Талип хәзрәт үзенең вә-газендә ата-аналар хакына аерым тукталды. “Әти -әниләрегез янына барыгыз, телефоннан шалтыратып сөйләшегез. Вафат булган булсалар, кабер-ләренә барып дога кылыгыз!” - диде мөфти.

Ул: “Без ай буе Аллаһы ризалыгы өчен ихлас рәвештә уразаларыбызны тоттык һәм тоткан уразаларыбызны кабул булуын телибез”, — дигән теләген җиткерде.

Имам-хатыйб Габделәхәт хәзрәт Мингачев, гает намазына башка милләттәге дин кардәшләребезнең дә күпләп килүен истә тотып, гает вәгазен рус телендә дә сөйләде.

Шуннан соң дин кардәш-ләребез, Талип хәзрәт Яруллинга кушылып, Ураза гаете намазын укыдылар, тирә-юньдә “Сөбхәналла”, “Аллаһы әкбәр” тәкъбирләре яңгырап торды.

Гает намазлары өлкәбезнең бөтен шәһәр һәм авыллары мәчетләрендә дә укылды.

Рәфыйк НУРИЕВ.

«Бердәмлек».

(Фотосурәтләр Самара мөселманнарының региональ Диния нәзарәте сайтыннан алынды).

* * *

9Быелгы Ураза ае гаҗәеп климатик контрастлар шартларында узды. Җәйнең үтә дә эссе чорында, көннең озынлыгы унҗиде сәгатьтән артып киткәндә, кояш нурларыннан кая качарга белмәгәндә, күпләребез Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, авызларына бер тамчы су да капмадылар. Кичләрен мәсҗидләребез үзенә күрә бер Мәккәгә әверелде.

Һәр көнне – ифтар мәҗлесләре. Һәр көнне – тәравих намазлары. Самар Җәмигъ мәсҗиде йорты гөжләп һәм гөрләп торды.

Аллаһы Тәгалә Үзенең кодрәтләрен даими күрсәтте. Челлә эсселеген дулкын-дулкын Котып диңгезеннән (Северно-Ледовитый океан) килгән суык һавалар алмаштырды. Бу да рәхәтлекнең нәрсә икәнен аңларга бер үрнәк бит, җәмәгать.

Мөселманнар арасында ай буена йомшак мөгамәлә өстенлек алды. Туганнарыбызны кабат барлап чыктык. Әрвахлар тарафына гадәттәгедән күбрәк догалар агылды. Быелгы Ураза ае да ишләребезне арттырды. Димәк, ахирәттә җәннәттәге әр-Рәййан исемле ишеккә килүчеләр саны тагын да артты, дип өметләник.

Мөселман бәндәсенә пакьлек белән сабырлык, кошка ике канаттай, кирәк. Менә шушы сабырлыкны Рамазан ае тәрбияли. Ураза Гаетен олысы, кечесе зурлый. Быелгы Ураза ае да күңелле яңалыклар белән истә калды.

Ашханәләрдә ифтар мәҗлесләре гадәти хәл булып саналса, Самар Җәмигъ мәсҗиде йортында урнашкан чатырда мөселман яшьләре һәр көнне 100дән артык кешене авыз ачтырдылар, өстәлләре һәрвакыт ризык белән тулы иде. Хәтта зур казанда кайнар аш та әзерләделәр.

Быел да игътикяф кылучылар бар иде. Алар атна буена Самар Җәмигъ мәсҗидендә намазлыкта булдылар, Коръән укыдылар. Бу гамәлне башкаручылар арасында яшь ирләрнең күзәтелүе үзе үк милләтебезнең сафлану юлына чынлап торып басуын ишарәли. Ә инде игътикяфчылар исемлегендә “Яктылык” мәктәбе мөдире Радик Газизовның да булуы аеруча куандыра.

2016 елның Ураза Гаете алдыннан төн гаҗәеп тынлыгы һәм сансыз йолдызлар җемелдәве белән җанга рәхәтлек өстәде. Йолдызлар җемелдәве белән Самар Җәмигъ мәсҗиде манарасындагы нурлы утлар, бербөтен илаһилык хисе тудырып, күңелләрне күкләргә күтәрделәр.

Гает намазына халык инде төн уртасында ук килә башлады. Бу да Аллаһыга якынаю максаты белән эшләнә. Күңелләрнең мәсҗидләргә тартылуы — өммәтебезнең сафлануының бер билгесе.

Халык ташкынында картлар бармак белән генә санарлык иде. Гает намазларына килүче яшьләрнең саны елдан-ел арта бара. Бу – горурланырлык күренеш. Димәк, мөфтият башкарган эшләр нәтиҗәле. Мөфтият җитәкчеләренең мәгариф, сәнгать, милли хәрәкәт әйдаманнары белән кулга-кул тотынып эшләвенең беренче җимешләре.

Намаз торгызучылар – олуг дәгъватчылар. Алар – җәмгыятебезнең рухи терәкләре.

Гает намазыннан өммәтебез бәндәләре, язык (гөнаһ) гамәләреннән арынып, сабыйларча сафланып, кайтып киттеләр.

Гает намазы — күмәкләшеп җыелу урыны. Гает намазы – тәкбирләр әйтү урыны. Гает – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен садака өләшү урыны.

Укучыларыбызның исләренә төшерәсе килә — садаканы мул таратучыларны оҗмахка аерым ишектән кертәчәкләр, чөнки без бит аны да Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирәбез.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтеп калдырды: Ураза Гаете көнендә садаканы күп бирегез һәм изге эшләрне күп кылыгыз. Аллаһы Тәгалә сезнең гөнаһларыгызны кичерер. Сезгә Үзенең рәхмәт карары белән карар”.

Гает намазы — туган-тумачалар белән элемтәләрне яңарту мөмкинлеге. Гает намазы – ул җәмәгать белән намаз уку, дигән сүз. Ә җәмәгать белән укылган намаз күп сәвапларга ирешергә мөмкинлек бирә. Гает намазын телевизордан карап кына, оҗмахка кереп булмый.

 

Шамил БАҺАУТДИН язмасы.

«Сәлам» газетасы.


 

КОНТЕКСТ:

В Соборной мечети Самары прошел праздничный намаз (ФОТОГРАФИИ)

Просмотров: 1236

Комментирование запрещено