Илдар Гыйльметдинов: “Туган телне белмәү – сезнең гаеп түгел, бу безнең уртак бәла”

1068Туган телне белмәү – сезнең гаеп түгел, бу безнең уртак бәла. РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов Татар яшьләре көннәрендә катнашучы делегатларга әнә шул хакта әйтте.

“Мине туган тел мәсьәләсе хафага сала. Ил буенча күп йөререгә туры килә: әти-әниләр, аларның балалары белән аралашам һәм татар телен белүчеләр, туган телдә сөйләшүчеләр санының елдан-ел кимүен күрәм”, – дип борчу белдерде Илдар Гыйльметдинов. Ул бүген татар милли компонетлы мәктәпләрнең Башкортстан, Удмуртия республикаларында, Самара, Ульяновск өлкәләрендә һ.б. төбәкләрдә эшләвен, әмма аларның саны аз булуын билгеләп үтте.

“Бу төр мәктәпләрнең калган белем бирү оешмаларыннан бер башка өстен булуы шарт. Аларда төгәл фәннәр дә, телләр дә югары дәрәҗәдә укытылырга тиеш. Андый татар мәктәпләре бар. Шуларның берсе Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә урнашкан. Бу мәктәпкә эләгү өчен чират бик зур. Хәтта башка милләт вәкилләре дә балаларын шунда укырга йөртә, чөнки мәктәптә көчле укытучылар төпле белем бирә. Бүген милли компонентлы мәктәпләрне нәкъ менә шундый шарт белән генә ачарга кирәк”, – дип сөйләде РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Без сезгә туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауда, урыннарда шуны максат иткән чаралар оештыруда ярдәм итәргә әзер, дип ул Татар яшьләре көннәрен Татарстанда гына түгел, ә башка төбәкләрдә дә уздыру, татар телен өйрәтүне күздә тоткан лагерьлар оештыру тәкъдиме белән чыкты. Илдар Гыйльметдинов телне яхшы белгән егетләргә, кызларга мөрәҗәгать итеп, аларны туган телдә сөйләшә алмаучы яшьтәшләренә ярдәм итәргә өндәде.

Сүз уңаеннан, кичә Татар яшьләре көннәренең көндезге җыелышында ачыкланганча, килгән делегатларның яртысы диярлек татар телендә сөйләшә белми генә түгел, ә туган телләрен бөтенләй аңламый. Шулай да, аларның ерак араларны якын итеп, бу чарага килүе, татар мәдәнияте, сәнгате, милли тарих белән танышырга теләк белдерүе милли үзаңның сүрелмәве турында сөйли. Катнашучылар арасында төбәкләрдәге милли хәрәкәтне җитәкләгән егетләрнең шактый булуын да билгеләп үтик.
 

“Татар-информ”

Просмотров: 1042

Комментирование запрещено