Мунча себеркесен төрле агачлардан әзерләргә була

news_15523Искелек артта калды дияргә яратабыз. Әмма борынгылар уйлап тапкан кайбер әйберләр­гә әле дә алмаш күренми. Әнә бит кибеттә тәнебезгә файдалы булсын дип, нинди генә крем һәм башка чаралар сатылмый. Ә без җәй җитү белән себерке бәйләргә тотынабыз. Беренче карашка гади генә кебек, әмма бу эшнең дә үз тәртибе бар.

Төрлесен әзерләргә була
 
Мунча себеркесен кайбер якларда “миллек” дип тә атыйлар. Миллек белән себеркене Питрауга кадәр әзерләп куярга киңәш итәләр. Борынгылар әйтүенчә, аннан соң әзерләнгәненең шифасы да азрак, яфраклары да тиз коела.
 
Себеркене май аенда ук бәйли башлыйлар. Анысы 41 агач башы дип атала. 41 ботактан торган бу миллек бөтен авыруларга шифа бирә, диләр. Ул төрле үләннәр, агач ботаклары кушып әзерләнә. Әйтү­ләренчә, кышын чабыныр өчен иң яхшысы – июнь аенда җыелганы. Аны айның икенче яртысында әзерләргә кушалар. Әмма елның төрлечә күлүен исәпкә алып, эшкә керешкәнче кайбер нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк.
Мунча себеркесен төрле агачлардан әзерләргә була. Каеннан, имәннән, юкәдән, ылыслы агачлардан, кычытканнан да…

Зифа каен
 
Безнең якларда өстенлекне каенга бирәләр. Каен яфрагы салат төсеннән куе яшел төскә әверелү белән, алкалар чыгара башлаганчы, себерке әзерләргә кирәк. Дө­рес, аннан соң да бәйләргә була. Әмма сыйфаты шактый калышачак. Соңга калгансыз икән, алкалы ботакларны җыярга тырышмагыз. Бу эшне яхшы белүчеләр яфраклары шома булган ботакларга өстенлек бирергә киңәш итә.
 
Себерке өчен бөтен каен да ярамый. Моның өчен аның кәү­сәсенә игътибар итегез. Тузы бераз ялтырап торган, таплар соры төстә булган агачның гына ботаклары яхшы була. Әмма мондый агачны табу кыен. Шулай да түземлегегез җитеп эзләп табасыз икән, мунчада чабынганда аермасын бик тиз сизәрсез.

Имәннән
 
Имән себеркесенә килгәндә, аны июнь ахырында әзерли башлап, сентябрь башларына кадәр җыярга була. Аның яфракларына игътибар итәргә кирәк. Ул тапсыз, куе яшел төстә, ботакларында чик­ләвеге булмаска тиеш. Яшь, күләгә­ле урында үскән, яфраклары зур булган ботактан җыясыз икән, ан­дыйның себеркесе дә яхшырак була. Борынгылар имән янәшә­сендә әрекмән үсә икән, бу агач себерке өчен яхшы дип әйтеп калдырган. Аны алып кайту белән бәйләргә ашыкмагыз, ул бер-ике сәгать чамасы күләгәле урында торырга тиеш.
 
Юкәдән
 
Юкә миллеге ясарга уйлыйсыз икән, чәчәк ату белән бер атна эчендә җыеп өлгерергә кирәк. Мунчада аның исе искиткеч булачак. Әмма юкә миллеге белән рәхәтләнеп чабынып булмый, яфраклары йомшак. Аны бары тик хуш ис тарату, исеннән сихәт алу өчен генә бәйлиләр.
 
Ылыслы агачлардан
 
Нарат, чыршы себеркесен елның теләсә кайсы фасылында бәйләргә була, ә менә артышны җәй көне әзерләп калырга ашыгыгыз. Шулай ук яшь агач ботагыннан ясалганы яхшырак була.

Кайчан, ничек?
 
Теләсә кайсы көнне себерке җыярга ярамаганлыгын да истән чыгармыйк. Бары тик җылы, коры көннәрдә бәйләнгәне генә шифалы да, сыйфатлы да була. Аны иртәнге якта, чык кипкәч җыя башлыйлар. Агачның ботаклары нык, сынмый торган булырга тиеш.
 
Миллек бәйләүнең авырлыгы юк. Моның өчен алда әйткән ки­ңәшләрне истә тотып, агачны сайлый белергә генә кирәк. Гадәттә, себеркене 60 см зурлыкта әзер­ләсәң уңайлы була. Ничек бәй­ләргәме, ботакларын сындырып алганнан соң, сап өлешендәге яфракларын алырга да, берсе өстенә икенче ботакны куя барып, бәйләм кебек җыярга һәм уңайлы булсын өчен сап өлешен ике урыннан бау белән бәйләп куярга. Аннан соң кояш төшми, үтәли җил йөри торган урында колгага элеп киптерергә.
 
Себеркене һәркем үзенчә бәй­ли. Кемдер кечкенә, җыйнак миллек яратса, икенчеләр зур, җәелеп торганы яхшы дигән фикердә. Бер төрле итеп бәйләп, аны төрлечә формага кертеп киптереп була. Җилләткеч кебек, җәелеп китеп кипсен дисәгез, миллекне идәнгә җәеп, көн саен кибеп җиткәнче әйләндереп торырга кирәк. Бары яхшылап кибеп беткәннән соң гына берсе өстенә икенчесен куеп, яки элеп саклауга куярга була. Тиешен­чә кибеп бетмәгән себерке бик тиз күкси, гөмбәчекләр барлыкка килә. Соңгы елларда миллекне яшел килеш туңдыргычка да куя башладылар. Бу рәвешле саклаганда аның хуш исе көчлерәк була икән.

Ватаным Татарстан

Просмотров: 984

Комментирование запрещено