Онытмадым, авылым

29507_83db7b75dbaa59f69537e5965965b38d.jpgТирән уйга чумдым сина карап, авылым,

Күзләреңне синең моң баскан.

Нәрсә булды, ник картайдың шулай,

Битләреңә сырлар сызылган.

Сагыштанмы киткән балаларың өчен,

Кайнар яшьләреңне түгәсең.

Күпме очыргансың безне кочагыңнан,

Ничек икән, авылым, түзәсең?

Саубуллашып синнән китсәк тә без,

Хисләр калган синдә төпләнеп.

Шунда үткән яшьлек елларымны

Сагынып туя алмыйм сөенеп.

Миңа, авылым, зинһар, ачуланма,

Сызмадым мин сине күңелемнән.

Мәшәкатьле дөнья мине сынатса да,

Китмисең син йөрәк түреннән.

Синдә үткән яшьлек еллары

Туган якка тарта үземне.

Мин горурмын, авылым, синдә туу белән,

Синдә таптым мин чын бәхетемне.

Газиз җирем минем — Мостяк авылы,

Авырлыктан сынма, сыгылма.

Без яшибез синнән көчләр алып,

Кайтырбыз без тиздән, кайгырма.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре — Ульян өлкәсе, Иске Кулатка районы, Иске Мостяк авылы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1264

Один комментарий

  1. Наилә ханым шәп язасыз. Сез Азизов Касымны белмисезме?