Безнең уңган апаларыбыз (ФОТОСУРӘТЛӘР)

1Җәйнең бер матур көнендә без үзебездә, Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, актив ял итүче апа-әбиләребезгә кунакка киттек.

Олы яшьтә булуларына карамастан без аларның берсен дә өйдә ял итеп, күләгәдә чәй эчеп утырганнарын күрмәдек. Аларның барсы да бакчада иделәр: берсе чәчәкләренә су сибә, икенчесе җиләк җыя, өченчесе түтәлләр утый, дүртенчесе как киптерә.

Ә бакчадагы хозурлыкны күрсәң! Анда аллы-гөлле матур чәчәкләр, баллар тамып торырдай җиләк-җимешләр, искитмәле яшелчәләр, файдалы исле үләннәр үсәләр. Типтигез түтәлләр арасында бер чүп үләне дә күрмисең. Әйтерсең лә, апа-әбиләребез бакчадан бер дә кермичә, шушы чәчәкләр арасында үзләре дә чәчәктәй, кояштай балкып, бердә картаймыча матур итеп яшәп яталар!

Галимә апа Әхмәтшина чигү бизәкләрен бакчасындагы матур чәчәкләреннән аладыр, мөгаен. Ул: «Яшьләрдән калышмыйм», — дип, матур-матур композицияләр төзи, күлләвекләр ясап балыклар җибәрә.

SAM_0050 SAM_0051 SAM_0052 SAM_0053 SAM_0054 SAM_0055 SAM_0057SAM_0058 SAM_0059 SAM_0061 SAM_0062Роза Гайзуллина матур итеп чигүләр генә чигеп ятмый, зур парникларда помидорлар, кыярлар үстерә, урманнан җыйган хуш исле җиләкләрдән как коя.

SAM_0063SAM_0064 SAM_0065 SAM_0069 SAM_0070 SAM_0072Зөлфия апа Нуруллина гомере буена салкын Себер җирләрендә яшәгәнгәме инде, җәйнең җылысына рәхәтләнеп туена. Аның йортында ни генә юк! Мәсхүт абый белән бергәләп ясаган кое эчендә төрле-төрле, аллы-гөлле чәчәкләр үсәләр, йортында матур җәнлекләр сыннары куелган, бакча тутырып яшелчәләр өлгерәләр.

DSC_8412DSC_8385 DSC_8391 DSC_8409 Айсылу апа Харизованың горурлыгы — яран гөлләр! Биредә аларның ниндие генә юк! Зәвык белән эшләнгән йорт-куралтылар чәчәккә күмелгән.

DSC_8369 DSC_8376 DSC_8379Манҗиһан апа Нуруллиналарның йортлары урман янында урнашкан. Әйтерсең лә, әкияттәге патша сарае тора: зур матур итеп салынган өй, аны төрле-төрле җимеш агачлары урап алган, аяк асты тигез итеп таш плитка белән җәелгән. Ял итәргә, саф һавалы табигатьтә тәмле чәйләр эчәргә түгәрәк өстәл дә куелган, биредә күлләвек тә ясалган.

DSC_8437DSC_8458 DSC_8464Исебез китеп, хәйран калып карап йөрдек.  Шушы кадәр эшләрне башкарырга көч, теләк, исәнлек, бай хыял кирәк бит. Безгә, яшьләргә, бу — бик зур үрнәк. Шушындый хыялый, зәвыкка бай кешеләр булганда авылыбыз чиста, гүзәл, матур булыр, дип ышанабыз.

Камышлы авылының социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре Рушания Сәгыйть кызы  ДИНДАРОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1502

Один комментарий