Кычкырсак һәм дәшмәсәк тә

iДәшми яткан һәр кешене

Итагатьле дип сөйлиләр.

Тик андыйлар үз җырларын

Гел шикле көйгә көйлиләр.

Хөкемдарлар өчен алар

Бик уңай эшләр кылалар.

Кайсы хаким ышандырса,

Шуңа «Яхшы!» дип торалар.

Элек-электән бит шулай

Хакимнәргә баш игәннәр.

Башларын шәп иючеләр

Тәхеткә дә тиз менгәннәр.

Әле буген дә Рәсәйдә

Шулай тормыш тәгәридер.

Күпме инкыйлаб булса да,

Агым сулар үзгәрмидер.

Нишләсәк тә, шөкер кылып

Бу тәкъдир дип яшәсәк тә,

Дөнья агышы туктамый

Кычкырсак та, дәшмәсәк тә.

Рәсим ТИМУШЕВ.

Сызран шәһәре.

samtatnews.ru

 

 

Просмотров: 1037

Комментирование запрещено