Президент Татарстана и Посол Судана в РФ обсудили перспективные направления сотрудничества / Татарстан Президенты һәм Суданның РФдагы Илчесе хезмәттәшлек турында сөйләште

1078Африка уникальна своими природными богатствами и потенциалом рабочей силы, что вызывает повышенный интерес со стороны промышленно развитых стран. Об этом заявил вчера Президент Татарстана Рустам Минниханов на встрече с Чрезвычайным и Полномочным послом Республики Судан в РФ Надиром Юсифом Эльтайеб Бабикером в Казанском Кремле, сообщает пресс-служба Президента РТ.

Во встрече приняли участие первый заместитель министра промышленности и торговли РТ Руслан Кабиров, председатель правления Торгово-промышленной палаты РТ Шамиль Агеев, заместитель руководителя Агентства инвестиционного развития Татарстана Марат Бухараев, помощник Президента РТ Радик Гиматдинов и другие.

Посол Республики Судан прибыл в Татарстан накануне, он уже посетил Набережные Челны, где ознакомился с производственными мощностями ПАО «КАМАЗ» и ООО «Трубострой». Сегодня Надир Юсиф Эльтайеб Бабикер планирует осмотреть производственные линии ЗАО «КАПО Авиа» и ПАО «Казанский вертолетный завод». Также он планирует встретиться с представителями ДУМ РТ и Торгово-промышленной палаты РТ.

Рустам Минниханов отметил, что отношения России с африканскими государствами всегда развивались в конструктивном ключе. «У российско-суданских отношений также прочный фундамент. На протяжении десятилетий мы укрепляем нашу дружбу и сотрудничество: тысячи суданцев учились в нашей стране, сотни российских граждан работали в Судане в самых различных областях экономики, науки, образования», – сказал он, добавив, что Татарстан также имеет опыт работы с Суданом.

В частности, в африканскую страну поставляются автомобили «КАМАЗ» и вертолеты производства КВЗ. Несмотря на это, по мнению татарстанского лидера, необходимо работать над увеличением взаимного товарооборота, общий объем которого в 2015 году составил всего 13,8 млн долларов США.

По словам Рустама Минниханова, сегодня Татарстан укрепляет контакты с исламским миром и со странами ОИС. Он напомнил, что ежегодно в Казани проходит Международный экономический саммит «Россия – исламский мир Kazansummit, в работе которого принимают участие представители Судана.

Также Президент республики рассказал гостю об экономическом и промышленном потенциале Татарстана, в частности, о достижениях в области нефтепереработки и нефтехимии, машиностроении, в сферы высоких технологий и др.

«Мы рассчитываем на вашу поддержку в расширении нашего сотрудничества в рамках российско-суданских отношений», – обратился он к почетному гостю, сообщив, что в ближайшее время в Хартум будет направлена рабочая группа для изучения перспективных направлений сотрудничества.

В свою очередь, Надир Юсиф Эльтайеб Бабикер передал Рустаму Минниханову приветствие от имени правительства Судана. Он выразил заинтересованность в углублении связей с Татарстаном как одним из ведущих регионов России, особое значение придав развитию взаимоотношений в таких сферах, как сельское хозяйство, нефтяная промышленность, добыча металлов, образование, культура и др.

* * *

Африка үзенең табигый байлыклары һәм эшче көчләр потенциалы белән уникаль санала, бу сәнәгый үсеш кичергән илләр тарафыннан зур кызыксыну уята. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер белән очрашуда әйтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил  Агиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.   

Судан Республикасы Илчесе Татарстанга кичә килгән иде. Эш программасы кысаларында ул Чаллы шәһәрендә булды, анда «КАМАЗ» ГАҖ һәм  «Трубострой» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты, предприятиеләрнең җитештерү куәтләре белән танышты. Бүген Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер   «КАПО Авиа» ҖЧҖнең һәм «Казан вертолетлар заводы» ГАҖнең җитештерү линияләрен караячак. Моннан тыш, Судан Илчесе Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе җитәкчелеге белән очрашачак.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Россия белән Африка дәүләтләре арасындагы мөнәсәбәтләр конструктив рәвештә үсә. «Россия-Судан мөнәсәбәтләренең шулай ук ныклы нигезе бар. Дистә еллар дәвамында безнең дуслык һәм хезмәттәшлек ныгый гына бара: меңләгән суданлылар безнең илдә белем алды, йөзләгән Россия эшчеләре Суданда икътисадның, фәннең һәм мәгарифнең төрле тармакларында эшләде», — диде ул.

Аерым алганда, суданга КАМАЗ автомобильләре һәм КВЗ вертолетлары җибәрелә. Шуңа да карамастан, Татарстан лидеры фикеренчә, ике яклы товар әйләнешен арттырырга кирәк. 2015 елда ул 13,8 млн доллар тәшкил иткән.   

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Татарстан Ислам дөньясы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән хезмәттәшлекне ныгыта. Ел саен Казанда «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади саммиты – «KAZANSUMMIT» уза, анда Судан вәкилләре дә катнаша. 

ТР Президенты республиканың икътисади һәм сәнәгать потенциалы, аерым алганда, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, югары технологияләр өлкәсендәге казанышлар турында сөйләде.    

«Россия-Судан мөнәсәбәтләре кысаларында без хезмәттәшлегебезне киңәйтүдә сезнең ярдәмгә таянырга уйлыйбыз», дип мөрәҗәгать итте ул мәртәбәле  кунакка. Аның сүзләренчә, тиздән Судан башкаласы Хартум шәһәренә хезмәттәшлек перспективаларын өйрәнү өчен эш төркеме җибәреләчәк. 

Очрашу барышында Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер Рөстәм Миңнехановка Судан Хөкүмәте исеменнән сәлам тапшырды. Ул, Россия төбәкләренең берсе буларак, Татарстан Республикасы белән багланышларны ныгыту белән кызыксынуларын белдерде.  

«Татар-информ».

Просмотров: 917

Комментирование запрещено