Самар Сабан туеның мөхтәрәм кунагы

135938Татар халкы үзенең кунакчыллыгы һәм бәйрәмнәре белән аерылып тора. Ай буена Ураза тотып, сафланып, кичләрен ифтар мәҗлесләрендә туганлык хисләрен яңартырга күнеккән милләтем. Аннары тантаналы шартларда Гает намазы укыла. Җитмеш көннән соң, Корбан бәйрәмен иң олуг бәйрәмебез итеп уздырырга күнектек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи үә сәлләмнең туган көнен бәйрәм итү дә гадәти күренешкә әйләнеп бара.

Әйе. Зур бәйрәмнәр. Ләкин дә бу чараларда без мөселман мохитында кайныйбыз. Ә менә Сабан туе, дөнйави бәйрәм буларак, икенчерәк яссылыкта уза. Бу җыенга татар үзе генә түгел, ә татар халкына хөрмәт күрсәтә белгән башка милләт вәкилләре дә киләләр.

Икенчеләрен кызыксыну китерә. «Бу татарлар ничек ял итәләр икән?» — дигән сорауга җавап эзлиләр.Минем танышларым арасындагы урыслар халыкның айнык бәйрәм итүенә сокланалар.

Самар шәһәренең мэры булып эшләгән,аннары Русиянең федерация Шурасында Самар өлкәсенең вәкиле булып хезмәт итүче

Игорь углы Дмитрий Азаров һәр Сабан туена килде һәм хәзер дә Мәскәүдән тик Сабан туен күрер өчен генә кайта!

Азаров ачык кеше. Аралашучан. Сөйләшергә ярата. Кыланчылык юк. Татар кешеседәй гади. Биргән сорауларга теләп җавап тота. Татарларга хөрмәт белән карый. Башкалада яшәсә дә, Самар төбәген, туган җире итеп, сагынып кайта. Уңышларыбызга куана. Проблемнарны чишәргә ярдәм кулын суза.

Дмитрий Азаровның татарлар арасында дуслары шактый. Заманында ул мөфтиебез Вагыйз хәзрәт Яруллин белән яхшы мөнәсәбәттә булса, шушы дуслыкны Талип хәзрәт Яруллин белән дә дәвам итте һәм итә дәТатарларның яшь буыны арасында Дмитрий әфәнде «Яктылык» мәктәбенең мөдире Радик Газизов белән яхшы мөгаләмәдә тора. Мәктәптәге хәлләр белән даими кызыксынып яши.

Димәк, «Яктылык»ка да аның акыллы киңәшләренең файдасы тиюе бик ихтимал. Самар  Сабан туенда Дмитрий Азаров «Яктылык» мәктәбенең палаткасына чәй эчәргә дә керде.Шул мизгелне теркәп, сөйләшүләрнең бер өлешен кәгазьгә дә төшердем.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1042

Комментирование запрещено