Фаяз Хуҗин: «Татар тарихына багышланган телевизион тапшырулар рус телендә булсын дигән шарт куйдык»

41Татарстаннан чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез, аеруча яшьләр өчен, татар тарихына багышланган рус телендәге телевизион тапшырулар булдырырга кирәк. ТР Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге археология институты директоры урынбасары, тарихчы Фаяз Хуҗин “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта әйтте. Ул Лаеш районындагы “Идел” яшьләр үзәгендә үткәрелә торган Татар яшьләре көннәрендә мастер-класслар алып бара.

Фаяз Хуҗин соңгы вакытта милли тарих белән таныштыруны күздә тоткан татарча тапшырулар барлыкка килүен уңай бәяләде, әмма аларның татар телендә генә булуы караучыларның аудиториясен чикли, дип саный ул.

“Без 15 минутлык кына булса да, айга бер яки ике тапкыр чыга торган телевизион тапшыру булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттек. Аның рус телендә булуын шарт итеп куйдык, чөнки бу чит төбәкләрдә яшәп, туган телен оныткан милләттәшләребез өчен аеруча файдалы булыр иде, дип уйладык. Әмма, акча юклыктан, әлеге тәкъдим гамәлгә ашмый калды”, – дип билгеләп үтте Фаяз Хуҗин. Аның фикеренчә, тарихны популяр формада ирештерергә кирәк. Әйтик, хәзер Биләрдә, Болгарда  һәм башка урыннарда археологик казу эшләре алып барыла. Моннан тыш, галимнәр Россия төбәкләрендәге татар авылларына этнографик экспедицияләр белән чыга. Менә шушы экспедияләр барышын төшереп, тапшырулар әзерләнсә, бу гаҗәп кызыклы булыр иде. Телевидениедә мондый нәрсә бик кирәк. Һәрхәлдә, без тик ятмыйбыз, бу хакта телевидение вәкилләренең исләренә даими рәвештә төшереп торабыз. Аларның да башларына барып җитәр әле, диде тарихчы.

Ул системага салуны таләп иткән тагын бер мәсьәләне кузгатты. Хәзерге вакытта гади укучылар өчен археология, тарих буенча, күренекле татар шәхесләре турында сыйфатлы китаплар чыга. Шул исәптән рус телендә. Бу басмалар үзебездәге китапханәләргә таратыла, әмма төбәкләргә барып ирешми. Сәбәбе – китапларның тиражы аз булуда.

Фаяз Хуҗин билгеләп үткәнчә, милли тарихны төрлечә пропагандаларга була. Әйтик, Казанда бер генә Казан ханына да һәйкәл юк. Мөхәмәдъяр, Батырша, Каюм, Насыйри һәм башка тарихи шәхесләребезнең һәйкәлләре шәһәр уртасындагы бер аллеяны тәкшил итәргә тиеш, дип саный ул.

Татар яшьләре көннәре делегатларына ул кичә татар халкының килеп чыгышы, дәүләтчелек тарихы турында сөйләде. Катнашучыларның күбесе югары уку йортларында белем ала, әмма барысында да татар халкының килеп чыгышы турында тулы күзаллау юк. Шуңа аларга бу хакта мәгълүматны җиткерү кирәк, чөнки үз халкының тарихын белмәгән кеше милләте белән горурлана алмый, диде тарихчы яшьләргә, шулай ук Казан, Болгар тарихы, төрки-татар цивилизациясе турында сөйләргә ниятләвен дә билгеләп.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1008

Один комментарий

  1. Молодые активисты Самарского областного татарского общества «Туган тел» в пишет:

    На ДТМ Самарскую область представляет делегация из 6 человек – это молодые активисты Самарского областного татарского общества «Туган тел» («Родной язык»): Альбина Абсалямова, Ляйсан Мансурова, Альберт Минатдинов, Айгуль Нуризянова, Камиля Шакурова, Галия Халиуллина.