Шамил Баһаутдин: «Бәхет намазлыктан башлана»

162600Аллаһыга шөкер, заманалар безнең файдага үзгәрә. Динебез Ислам, тәрбияви чара буларак, төп әхлаки көчкә әйләнеп бара. Нарасый чакта ук намазлыкка басканнарда әле өмет бар. Намазлыктагылар тәмәке, хәмер-шәраб, наркотиклардан азат затлар булып, тормыш юлына басалар һәм алар киләчәктә милләтебезнең асыл угыллары һәм кызлары биеклегенә күтәреләчәкләр, Аллаһы теләсә.

Хатын-кызлар, югары әхлаки сыйфатларга ия туташ-ханымнар булып, гаилә коралар. Намаздагы ирләр — хатыннары өчен ышанычлы терәкләр.

Ислам дине – ул гыйлем дигән сүз. Изге Китабыбыз Коръәни-Кәрим дә бит “Укы” сүзе белән башланып китә. Аятьләрдә гыйлем турында бик күп фикерләр урын алган. Менә берничәсе генә: Белгәннәр белән белмәгәннәр бертигез булырмы?”, Берәү хикмәтле бер сүз әйтсә, күп игелек кылган булыр”, Акыл ияләре генә телгә алыныр”.

Бер нәрсәгә төшенергә тиешбез. Тик әти-әни үзләре намазга баскан хәлдә генә, балаларын һәм оныкларын намазага күндерергә җиңел, һәм нәтиҗәсе яхшырак.

Динебез Исламга өндәгәндә бик сак һәм гаҗәеп нәзберек ысуллар кулланырга кирәк. Дәһрилек чорында кызым Наиләне намазлы иткәнгә күрә, бу өлкәдә бераз тәҗрибәм бар, дип саныйм. Намазлы бала үзен үзе тәрбияли башлый. Һәм ата-ана моны аңларга тиеш.

Оныгым Диләрә ун яшендә Самарның “Нур” мәдрәсәсендә намаз дәресләрен алды. Шуннан бирле менә ун ел инде намазда.

Бер генә мисал китерәм. Мәктәптә укыганда төн уртасында миңа шалтырата. Һәм икебезнең арада түбәндәге сөйләшү булды:

- Бабай, дәресләр шулкадәр күп иде. Мин арыдым. Бүген ястү намазын укымый гына йокларга ятам.

- Кызым, адәмне Аллаһы Тәгалә нидән яралткан?

- Балчыктан.

- Шайтанны?

- Уттан.

- Утны нәрсә белән сүндерәләр?

- Су белән.

- Менә шулай булгач, душка кер дә, ун минут су астында басып тор. Шайтаның чыгып качар.

- Как просто и великолепно!

Диләрә, намазын укып, йокларга ятты.

Аллаһы Тәгалә: “Сорагыз. Нәрсә сорасагыз да – бирермен “, — дигән. Бер сере бар — “Тик намаз укыган кешеләргә генә пәрдәм ачылыр”, — дигән Ул.

Балаларыгызны бәхетле итәсегез килсә, аларны намазга бастырыгыз. Намаз кешене бәхет юлына чыгара.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1251

2 комментариев

  1. бер ун ел элек башыгызны бэреп бэреп намаз укыпкына жэннэткэ кереп булмый диеп радиодан кычкыра иден хазер буламы абый?!

    • садри, дэрес эйткэн. Намаз укып кына жэннэткэ кереп булмыйдыр, тормыш-кэнкурештэ, дэньяда да яшэу кирэк, эз калдырып, матур гамэллэр эшлэп. икесен дэ эшлэргэ: намазын да укырга, дэньяда да яшэргэ