Әнием куллары

7027Күз алдымда ерак балачагым,

Әниемнең нечкә куллары,

Шул кулларны тоям тагын -

Нинди рәхәт иде назлары.

Юк шул инде алар ничәнче ел,

Дөнья йөзен әнием ташлады,

Китеп барды көтмәгәндә,

Тирә-ягым сүнде, бушады.

Буыннары каткан бармакларын

Тагын бер кат килә тоясы,

Шул бармаклар башым сыйпаганнар

Биреп миңа йөрәк җылысын.

Әни бәгърем, рәхмәтләрем чиксез,

Йөрәгемдә мәңге син исән,

Йомшак кулларыңны истә тотам

Ник янымда алар юк икән?..

 

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы авылы.

 

Просмотров: 1016

Комментирование запрещено