«Ак калфак»лылар очрашты

Ак каофак1

Очрашу вакытында.

Рамазан аеның 24нче кичендә  өлкәбезнең «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы канаты астында эшләп килүче  «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзалары үзләренең җитәкчеләре Разия ханым Әюпованың Татар кафесында очраштылар.

Хатын-кызларыбызның барысы да диярлек камыр ашлары пешереп килгәннәр иде. Берсеннән-берсе хуш исле, кабарып пешкән тәм-томнарны Разия ханым зур бер өстәлгә куеп барды һәм шулай татар ризыклары күргәзмәсе барлыкка килде.   

Авыз ачарга өч сәгатьләп вакыт бар иде әле. “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары язгы җыелыштан соң өйләрендә эшләгән кул эшләрен күрсәтә башладылар. Анда аллы-гөлле, кырыйлары челтәрләп ясалган кулъяулыклар да, берсеннән-берсе матур калфаклар һәм изүләр дә,  чигелгән картиналар да бар иде. Җыелышта катнашучыларга Гөлфия ханым Кәримованың ленталар белән чиккән чәчәк бәйләме бик ошады һәм ул киләсе утырышта барыбызга да мастер-класс күрсәтергә вәгъдә итте. Кул эшләре остасы Гөлнара ханым Насыйрованың калфак­лары һәм изүләре дә күз явын алырлык матур булганлыктан, башкалар да аңардан тегү-чигү серләрен сораша башладылар.

Көннән-көн кул эшләре буенча хатын-кызларыбызның осталыгы артуын күреп ничек куанмыйсың инде?! Бу юлы да Разия ханым Әюпова хатын-кызлар өчен бер төрле, ирләр өчен икенче төрле кулъяулыклар чигәргә өйрәтте һәм күрсәтте. “Ак калфак”лылар кыш буе күп итеп кулъяулыклар чигеп, киләсе Җиңү бәйрәмендә сугыш һәм хезмәт ветераннарына бүләк итәргә ниятлиләр.

Әле үткән җыелышта гына бу утырышның сәламәтлек темасына да багышланача­гын планлаштырган идек. Менә инде Асия ханым Шәймар­данова, лаеклы ялга чыкканчы стоматология өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган кеше буларак, олы яшьтәге хатын-кызларга остеопороз кебек авыру булмасын, тешләре хуҗа­ларына озак хезмәт итсен өчен ничек тукланырга, кирәк чагында дәваланырга, чама белеп кенә физкультура, җәяү йөрү белән шөгыльләнергә, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәклеге турында сөйләде.

“Сәламәт ризык белән туклану – милләт сәламәтлегенең нигезе” дәүләт программасы координаторы Рәисә ханым Гыйбадуллина да сыйфатлы яшелчә-җимеш ашауга, ризыкның туклыклы гына түгел, файдалы да булырга тиешлегенә басым ясады.

Аннан сүз әле күптән түгел генә авылларыбызда һәм шәһәрләребездә гөрләп үткән Сабан туйлары темасына да күчте. Быелгы өлкә Сабан туеның яңалыгы — сөлге җыю йоласы “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары тарафыннан оештырылган иде бит. Киләсе елда да бу эшне читкә куймыйча, халыктан вак-төяк әйберләр генә түгел, ә бәйрәмгә дип махсус чигелгән сөлгеләр һәм кулъяулыклар җыюны оештырырга кирәк, дигән фикерләр яңгырады.

Ә тумышы белән Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы авы­лыннан булган Наилә Хөсәе­нова шунда үткәрелгән Бөтен­россия авыллары Сабантуенда булып кайткан икән. Ул безгә шул бәйрәмнең үзенчәлекләре турында тәфсилләп сөйләде.

Шулай матур гына сөй­ләшеп-киңәшеп утырган арада авыз ачу вакыты да килеп җитте. Сания абыстай Мингачева кафега килеп керү белән аны колач җәеп каршы алдылар. Биредә утырган хатын-кызларның күбесе аның шәкертләре дә бит әле. Нәкь менә ул аларның күбесен намазга бастырган, Коръәнне моңлы итеп укырга өйрәткән. Шуңа да мәҗлестә Коръән сүрәләрен укырга теләүчеләр күп булды.  Аннары Сания абыстай тулысынча “Йасин” сүрәсен укып чыкты, әрвахларга дога кылды, тоткан уразаларыбызның кабул булуын теләде.

Хөрмә җимеше белән авыз ачканнан соң хатын-кызлар мәҗлестәге ике ир-ат — Разия апаның оныклары Динар һәм Камил артына тезелешеп намазга бастылар. Бу егетләр дә әле бала чакларында ук мәчеткә йөреп Коръән укырга өйрәнгәннәр. Шушы мәҗлеснең спонсорлары да Разия апаның кызлары Наилә белән Галия, оныклары Динар, Камил һәм Сания, энекәшләре Фиргать һәм Фәрит Йосыповлар. Шундый иманлы балалары, онык­лары булу белән Разия ханым горурлана ала.

Барыбызга да шушы көннәрне күрергә насыйп булсын иде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 971

Комментирование запрещено