Минниханов поддержал Эрдогана и мэров Стамбула и Анкары в связи с попыткой переворота / Рөстәм Миңнеханов Төркия Президентына теләктәшлек хаты юллады

34fa5597728c9edbПрезидент Татарстана Рустам Минниханов поддержал власти Турции в связи с попыткой государственного переворота. Он послал телеграммы, выражающие солидарность, президенту Турции Тайипу Эрдогану и мэрам Стамбула и Анкары.

Сообщения были отправлены 16 июля сообщает пресс-служба генконсульства Турции в Казани.

Напомним, что в ночь на 16 июля в Турции произошла попытка военного переворота. Власти смогли подавить восстание.

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоганга, Истанбул мэры Кадыйр Төпбаш һәм Әнкара мэры Мелих Гөкчәккә, Төркиядә кискен дәүләт түнтәрелеше ясарга маташулары уңаеннан, теләктәшлек хаты юллаган.

Бу хакта Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. «Татарстан Президенты, хөрмәтле Рөстәм Миңнеханов кичә (16 июльдә) һәм бүген, конституцион дәүләт төзелешебезгә каршы юнәлдерелгән фетнә оештырырга тырышу вакыйгасы белән бәйле буларак, Төркия Президентына, Истанбул мэры Кадыйр Төпбашка һәм Әнкара мэры Мелих Гөкчәккә теләктәшлек хатлары җибәрде», – диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, 16 июльгә каршы төндә, ил Президенты Мәрмәриста ял иткән вакытта, Төркиядә танк һәм авиация кулланып, кискен дәүләт түнтәрелеше ясарга маташтылар.

intertat.ru

Просмотров: 1051

Один комментарий

  1. Тугандаш Төркияне фетнәчеләрне җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.Төрек халкына шулай батыр булып,ирекле һәм бай булып яшәргә насыйп булсын!