Чулпаныбызның исеме җисеменә тиң!

DSC_0171

Бикмөхәмәтовлар гаиләсе чыгарылыш кичәсендә.

Шенталы районының Денис авылында  яшәүче Минһан әфәнде белән Мәдинә ханым  Бикмөхәмәтовлар кызларына йолдыз исемен биргәннәр. Шуңа күрә дә Чулпан һәрвакыт якты йөзле, чиста күңелле, кайнар йөрәкле, спорт сөючән, тырыш, уңган, чибәр кыз булып үсеп җитте.

Чулпаныбыз чатнама суыкларда да йә чаңгыда, йә тимераякта шуа. Кайберәүләр эссе челләдән күләгәдә качып ятканда ул ерак дистанцияләрне узып, беренче килә. Шенталы районының кызлары арасында ГТО нормаларының бишенче баскычында бердән-бер алтын билгегә ия булучы да әле ул. 

Чулпан тагын бер тапкыр спортның укуга комачауламавын, ә ярдәм итүен дә исбат итте. Аның өлгергәнлек таныклыгында бер «3″ дә юк, гел «4″ һәм «5″ билгеләре генә урын алганнар.

Чулпан физкультура фәнен өйрәнүдәге уңышлары өчен Мактау кәгазе  белән бүләкләнде. Мәктәп директоры Рәфыйк Әбрәр улы  Мингаҗев аның әти-әнисенә дә кызларына дөрес тәрбия биргән өчен Мактаунамә тапшырды.

 Бикмөхәмәтовлар гаиләсе чыгарылыш кичәсендә.

Бикмөхәмәтовлар гаиләсе чыгарылыш кичәсендә.

DSC_0143DSC_0153
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Денис авылы,
Шенталы районы.

Просмотров: 1095

Комментирование запрещено