90 яшьлек юбилеең белән, Эльсор!

P103071316 июльдә «Туган тел» җәмгыятенең оешкан елларындагы эшчәнлегендә бик актив катнашкан кешеләрнең берсенә, Кызыл Йолдыз, 3нче дәрәҗәле Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән фронтовикка, Кёнигсбергны алган өчен «За трудовое отличие» медале кавалеры булган милләттәшебезгә — Эльсор Газиз улы Кәбировка — 90 яшь тулды.

Мин аның белән авиаконструктор А.Н.Туполев исемен йөрткән конструкторлар бюросының Куйбышевтагы филиалында бергә эшләдем. Туган телебезне саклап калырга, моның өчен милли хәрәкәт оештырырга кирәк, дип янып йөргән вакытым иде. Бу эшне башкарып чыгуга Эльсор да үзенең зур өлешен кертте.

Казан авиаинститутының өч студенты — Эльсор һәм тагын ике егет - үзләре теләп Ватаныбызны сакларга сугышка киткәннәр. Авиациягә эләгергә хыяллансалар да, аларны иң элек Ульян өлкәсендәге автомәктәптә укыталар, шуннан соң фронтка артиллерия полкына җибәрәләр. Эльсор Газиз улы фронтның алгы сызыгына снарядлар, сугыш кирәк-яраклары ташый. Бомбежкалар вакытына да туры килә. «Сугышның канкойгыч вакыйгаларын искә алу бик авыр», — ди дустым.

Сугыштан соң Эльсор хәрби диңгезчегә укый. Балтик диңгезендә хәрби хезмәтен дәвам итә. Авиация институтын тәмәмлый һәм А.Н.Туполев исемен йөрткән конструкторлар бюросының Куйбышевтагы филиалына эшкә керә. Таҗикстанның Зераушан шәһәрендә яшәп, биредәге тау комбинатында  электр хуҗалыгын да җитәкли ул. Аннан яңадан А.Н.Туполевның конструкторлар бюросына кайта. Биредә аның фотосурәте мактау тактасыннан төшми.

P1030988Пенсиягә чыккач, Эльсор хәләл җефете Хәмидә белән Камышлыга кайтып урнаштылар.

Эльсор татар халык җырларын яратып башкара, гармунда да бик шәп уйный. Әлеге уен коралының моңы аңа гомер-гомергә авыр чакта җан ярасына шифа, яшәргә көч биргән.

Эльсор әле дә егеттәй күренә. Аңарда дәрт, дөньяны ярату, илебез һәм  халкыбыз тормышы белән кызыксынып яшәү көчле. Ул эчми дә, тартмый да, һәрвакыт хәрәкәттә яши. Инде байтак еллар дәвамында, карлы бураннарга, җәйге эссе көннәргә карамастан, көненә 10-15 чакрым йөреп кайта икән. Еш кына текә тау аша күрше Бозбашка барып йөри. «Соңгы елларда гына маршрутымны бераз кыскарттым», — ди дустым. Әмма әле дә көн саен физзарядка ясый. Урманнарга-кырларга барып, анда күп төрле үләннәр җыя, аларны киптерә һәм файдалана. Чижевский лампасын, Федоровның сулау аппаратурасын да куллана. Сәламәтлекне саклау буенча мәкаләләр бастырылган китаплар, журналлар яздырып ала. Шуңа да исәнлеге әйбәт, әле бик күп еллар балаларын, якыннарын шатландырып яшәргә язсын иде үзенә.

Юбилеең белән, Эльсор! Сиңа тән сихәте телибез! Алга таба да шушы хөрмәт белән озак еллар яшә!

Дус-иптәшләрең исеменнән Азат НАДЫЙРОВ,

Самар өлкә «Туган тел» татар  җәмгыятенең ветераны.

samtatnews.ru

Просмотров: 1116

Один комментарий

  1. Представители администрации района вручили имениннику приветственный адрес от Главы района Рафаэля Багаутдинова и памятные подарки.