Без аска тәгәрибез, шулай да яшибез

ПолетКазанда VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чара­лары фо­румында катнашучы “Баш­кор­тос­тан” иҗтимагый-сәя­си га­зе­та­сы редакторы Азамат Юл­даш­баев Россиядәге мил­лә­тара проб­ле­ма­лар һәм басма матбу­гатның хәле турында сөйләде. Ул, тиражлар кимүгә карамастан, басма матбугат, “Титаник” филь­мындагы оркестр кебек, соңгы мизгелгә кадәр уйнап торырга тиеш, дип саный.

- Мин бу форумда дустым — Башкорт язучысы Александр Леонидовның сүзләрен искә төшердем. Ун еллар элек үк ул башкорт, татар, чуваш, мордва милләтләре, удмуртлар, украиннар һәм белорусларга караганда русларга туганрак дигән иде. Мин ул вакытта моны аңлап бетермәдем. Украина вакыйгаларыннан соң гына аңладым. Безнең бәхет – бер илдә, Россиядә яшәвебездә. Кайсы гына милләттән, диннән булсак та, без россиялеләр. Россиянең язмышы – ул башкорт, татар, удмурт, чуваш һәм башка халыкларның язмышы да. Күренекле башкорт язучысы Мостай Кәримне искә төшереп: “Әйе, без руслар түгел, без – россиялеләр!” — дип кабатлый алабыз. Үзебезнең халкыбызны яңа дәрәҗәгә күтәргән чакта без Россияне дә күтәрәбез. Форумда да шул хакта сөйләштек.

Телевидение журналистлары беренче чиратта: “Нинди проблемаларыгыз бар?” -  дигән сорау бирәләр. Безнең проблемаларыбыз юк! Без милләтара проблемалар булмасын өчен җыелыштык та! Чүлмәкченең чүлмәген ватканчы башына сугарга кирәк, чүлмәкне ваткач, сугуның мәгънәсе юк. Безнең проблемаларыбыз юк һәм без аларның булмавын телибез. Журналист профессиясенең җаваплылыгы һәр җөмлә, һәр сүз өчен җавап бирүдә. Безнең девиз табибларныкы кебек үк — “Зыян салма!” Үзеңә дә, үз халкыңа да, башка халыкларга да зыян салма.

Әйе, бездә, бәлки, милли проблемалар юктыр да. Әмма безнең “балаларыбыз” булган басмаларга, аудиториягә кагылышлы проблемалар бар. Виртуаль дөнья, икътисади вәзгыять, оптимизация про­цессларының тәэсире сизелә, анысын яшерергә кирәкми.

“В бой идут одни старики” фильмындагы сүзләр искә төшә. “Как полет?” “Нормально, падаем!” Әйе, без аска тәгәрибез. Әмма без һәрвакыт үз вазифабызга тугры калырга тиеш. “Титаник” фильмын хәтерегезгә төшерсәгез, анда кораб бата, кем ничек булдыра, шулай үзен коткара, ә оркестр уйный. Без дә нәкъ шулай – халыкның рухын, мәдәниятен, тарихын саклаучылар буларак, ахыр чиккә кадәр уйнаячакбыз. Ә әлегә очу дәвам итә!

- Мәтәлләп төшәчәкбез, җир якынлаша, алайса?

- Юк, мин инде күпертеп әйтәм. Кино барлыкка килгәч, барысы да театрлар үләчәк, дип фаразлаган иде бит. Телевидение барлыкка килгәч, кино бетәчәк диючеләр дә булды. Интернет барлыкка килгәч, матбугат үләчәк диләр иде. Юк, театр да бетмәде, кино да үлмәде. Алар үзара килешеп яшиләр. Вазифалар гына үзгәрә. Без аска тәгәрәүне туктата алабыз. Мәгълүматны халыкка җиткерү тизлеге буенча басма матбугатны Интернет белән чагыштырып булмый. Һәркем гаджетларга төренгән, яңа хәбәр секунд эчендә халыкка барып җитә. Тизлек буенча интернеттагылар белән узыша алмыйбыз. Әмма басма матбугатның бер өстенлеге бар — без вакыйгаларны хәбәр итеп кенә калмыйбыз, проблемаларның сәбәпләрен эзлибез һәм нә­тиҗәләрен күр­сәтәбез. Автор журналистикасы беренче планга чыга. Без шушы нәрсәне тормышка ашырабыз.

Бу уңайдан бер мәзәк искә төшә. “Өченче бөтендөнья сугышында нинди корал белән сугышачаклар?

- Анысын белмим, әмма дүртенче бөтендөнья су­гышында ук һәм җәяләр бе­лән сугышачаклар”. Виртуаль дөнья бит ул бик нәзберек.  Ниндидер форс-мажор яки хәр­би вакыйгалар булган очракта бөтен серверлар да эштән чыгачак. Димәк, беренче планга кабат басма матбугат калкачак.

- Басма матбугат үзенең эшчәнлеген үзгәртеп корырга тиеш дисезме?

- Билгеле, без тизлектә калышабыз, моны танырга кирәк. Әмма без авыр артиллерия. Без матбугатны үзгәртеп корырга, материалларны эчтәлеклерәк итәргә тиеш. Әйтәм бит, автор журналистикасы беренче планга чыгарга тиеш. Бүгенге журналистиканың чикләре юкка чыгып бара. “Инстаграм”, “В контакте” — челтәрендә язган һәркем үзен журналист дип атый ала. Билгеле, бу алай түгел, журналист ул профессия генә түгел, ул яшәү рәвеше. “Журналист ул — диагноз,” — дияр идем мин.

 

Рәмис ЛАТЫЙПОВ.

“Татар — информ” агентлыгы хәбәрчесе.

 

Белешмә:

 «Башкортостан» — Башкортостан Республикасында башкорт телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси көндәлек газета. 1922 елдан бирле даими чыга.

Юлдашбаев Азамат Рәмил улы (1964 елда туган) — шагыйрь, тәнкыйтьче. Белеме буенча — филолог. 

Хезмәт юлын укытучы булып эшләүдән башлый, соңрак — гимназия директоры. 1996 елда — «Ел укытучысы» исеменә лаек була. 2003 елдан — «Йәшлек», соңрак — «Ватандаш» газетасында эшли. 2011 елдан Башкорт Язучылар берлеге рәисе. 2015 елдан «Башкортостан» газетасы редакторы. 

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1045

Комментирование запрещено