Татарстандагы яңа мәчеткә Вәлиулла Якупов исеме бирелергә мөмкин – Камил хәзрәт Сәмигуллин / Новую мечеть в Татарстане могут назвать именем Валиуллы хазрата Якупова

a794Татарстанда яңа мәчеткә Вәлиулла хәзрәт Якупов исеме бирелергә мөмкин. Бу хакта  Апанай мәчетендә «Иман» нәшрияты эшчәнлегенә багышланган конференциядә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте. 

Билгеле булганча, Дагыстанда быел август башында Зәйнулла хәзрәт Рәсулев исемендәге 5000 кеше сыйдырышлы мәчет ачу планлаштырыла. Бу Татарстандагы иң зур Кол Шәриф мәчетеннән дә зуррак. Моннан тыш, Дагыстанда Баязит Хәйруллин исемендәге мәчет тә төзелә, аны ачу тантанасы август аена тәгаенләнгән. «Күрдегезме, Дагыстанда безнең хәзрәтләрне ничек хөрмәт итәләр, — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин, — Бездә исә мәчетләргә имамнарыбызның исемнәрен кушу каралмаган. Чөнки бүген бездә “Ихлас”, тагын әллә нинди исемнәр кушабыз. Әбү Хәнифә исемендәге мәчет юк. Үзебезне хәнәфи мәзхәбеннән дибез, ләкин бөтен Татарстанда “Әбү Хәнифә” исемендәге мәчет юк.Мәчетләребеәзнең исемнәре имам Чистави, имам Курсави булсын. Халык әлеге шәхесләрне өйрәнсен, танысын.Үзебезнең кебек исемнәрне кушарга кирәк».

Мөфти, конференциядә катнашучыларның тәкъдименә кушылып, Вәлиулла хәзрәт Якупов исемен Татарстандагы берәр яңа мәчеткә кушу тәкъдиме белән чыкты.

Белешмә: Валиулла хәзрәт Якупов — 1992-1993 елларда Казанның Апанай мәчете имамы, 1993-1996 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ректоры, 1997-2012 елларда — Татарстан мөфтиенең Беренче урынбасары булды. Җәмәгать эшлеклесе, галим, мәгърифәтче. 30 лап китап авторы.

Вәлиулла хәзрәт Якупов 2012 елда экстремистлар тарафыннан Казанда атып үтерелде.

“Татар-информ”.

* * *

Новая мечеть в Татарстане может быть названа в честь Валиуллы хазрата Якупова. Об этом на конференции, посвященной деятельности издательства «Иман», заявил муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин. Конференция прошла в Апанаевской мечети.

Как известно, в начале августа текущего года в Дагестане планируется открытие двух мечетей в честь татарских духовных деятелей Зайнуллы Расулева и Баязита Хайруллина. «Видите, как уважают наших хазратов в Дагестане, – обратился Камиль Самигуллин к участникам конференции. – Вот у нас не принято называть мечети именами духовных наставников. Было бы хорошо, если бы мы назвали мечети именами Чистави, Курсави и других имамов». Согласившись с предложением участников конференции, муфтий предложил назвать новую мечеть в Татарстане именем Валиуллы хазрата Якупова.

Валиулла Якупов – в 1992-1993 гг. имам Апанаевской мечети Казани, в 1993-1996 гг. – ректор Высшего мусульманского медресе «Мухаммадия», в 1997-2012 гг. – первый заместитель муфтия Татарстана. Общественный деятель, ученый, просветитель. Автор более 30 книг.

Валиулла Якупов был застрелен в 2012 году в Казани экстремистами.

“Татар-информ”.

Просмотров: 1048

Один комментарий

  1. Махтауга лаеклы БЕР АЛЛАҺЫ СУБЕХАНЕ УА ТАГАЛЯ. Аллаһы Субехане үә Тагалэнең без белгән 99 күркәм исеме бар шул исемнән кушарга мэсҗетләргә исем. Мәрхумнәргә дога укырга кирәк ешрак, шулай эшләсәк хаерлерәктер.