Уйлар да, теләкләр дә бер…

image-300x193Тату гаилә серләренең берсе – ул ир белән хатынның бер-берсен хөрмәт итүе, аларның бер уйда, бер теләктә булуыдыр, мөгаен. Һәрхәлдә, Камышлы районы Чулпан авылында яшәүче Мәҗит абый һәм Гыйльминур апа Сәлаховлар 60 ел бергә бәхетле гомер итүләрен шуның белән аңлаталар.

Икесе дә сабыр холыклы, уңган, ярдәмчел, кеше тормышыннан көнләшмиләр, үз көенә дөнья көтәләр алар. Бәлки, балачаклары авыр сугыш елларына туры килеп, тормышның әчесен күреп үскәнгә, байлык артыннан кумыйча гына, барына шөкерана кылып яшиләрдер.

Мәҗит абый биш балалы гаиләдә үсә. 9 яшеннән колхозда бозаулар карый, кәҗәләр көтә. 1942 елда әтисенең Ватан өчен шаһит китүе турында язу алгач, Мәҗит абыйга мәктәпне ташларга туры килә. Черек бәрәңге, кычыткан, юа үләннәре гаиләнең көндәлек азыгына әверелә. Анысы да туйганчы түгел.

Сугыштан соң Мәҗит абый Шенталыда тракторчылар әзер-ләү курсын тәмамлый. Ике ел туган авылында тракторчы булып эшли, ә 1952 елда буй җиткән егетне армия сафларына алалар. Солдат хезмәтен үтәп кайткач яшьлек дәрте белән эшкә чума ул. Көндез төзүчеләр белән мал утарлары төзи, ә кичләрен авыл клубында кино күрсәтә.

Бераздан ул күрше Яңа Балыклы авылы кызы Гыйльминур белән таныша һәм гашыйк була. Кыз да егетнең кайнар хисләренә җавап бирә һәм озак та үтми яшьләр өйләнешәләр.

Ире кебек балачактан эшкә өйрәнгән Гыйльминур тормышка чыккач та колхоз эшенә җигелә: кориандр, чөгендер, мәк, бәрәңге утау дисеңме — барысына да өлгерә ул. Өстәвенә авыл клубында мич тә яга, идән дә юа. Менә шул елларның авырлыгыдырмы, күрәчәге булгандырмы — Гыйльминур апа бик каты авырый башлый. Шифаханә юллары, борчулар аша үтеп, I группа инвалиды булып кала.

Әйе, Мәҗит абый белән Гыйльминур апа тормыш һәм хезмәт юлларын бик матур үтәләр, кыенлыклар алдында баш имиләр. Гаилә башлыгының 47 ел хезмәт стажы бар, шуның 20 елдан артыгын ул киномеханик эшенә багышлый. Намуслы хезмәте өчен бик күп мактау грамоталары, бүләкләр белән бүләкләнгән.

Авылда Сәлаховлар гел макталып, хөрмәттә яши. Уллары Фәрит, киленнәре Фәнүзә һәм ике оныклары белән бер оя булып, бик тату торалар алар. 60 ел бергә пар канатлар булып, бер-береңне хөрмәт итеп яшәгәч, уйлар да, теләкләр дә бер буладыр шул.

Гөлнур КӘРИМОВА.

Чулпан авылы.

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1081

Комментирование запрещено