Богырыслан шәһәренең татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Клара ШӘКҮРОВА: «Татарлыгыбызны беркайчан да онытмасак иде…»

simg.sputnik.ruБезнең Оренбург, Самара ягы татарларының тамырлары бик тирәнгә киткән. VI гасырдан бирле татарлар, болгарлар, ногайлар, кыпчаклар, башка төрки кабиләләр биредә төп халык булып яшәгәннәр. Шулар арасында болгар кабиләләре билгеле бер урын алып торганнар.

Камышлы, Гали, Татар Каргаласы кебек зур авылларыбыз бердәм булып, бер-берсенә булышып, үзара туйлар уйнап яшәгәннәр. Ул чактагы сөенечләр дә, көенечләр дә уртак булган. Халкыбыз табигатьне дә, тынычлыкны да бергә саклаган. Милләтебезне, туган телебезне шушы көнгә кадәр китереп җиткергәннәр. Ә без аларны балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырырга тиешбез.

Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылы халкы 2010 елда үзенең 400 еллык юбилеен бәйрәм итте. Ул чакларда бабаларыбызның көчле булулары, чукындырырга килүчеләрне кыйнап, куып җибәрүләре турында мәгълүматлар табылды. Әлеге вакытта аларның кораллары Гали авылы музеенда саклана.

Минем олы бабам Рәхимкол хәзрәт 1853 елда бай, белемле гаиләдә туган. Үзе дә Оренбургта укыганнан соң, туган ягы Әсәкәйгә кайта, Фатыйма исемле кызга өйләнеп, дүрт малай һәм бер кыз үстерәләр.

Бабам бик ярдәмчел, намуслы, гаилә яратучы кеше булган. Ятим балаларга ярдәм иткән, динне, гореф-гадәтләрне, ана телен саклау, белем бирү белән шөгыльләнгән. Ә Фатыйма әбием кызларны укыткан, аларны дингә, тормышка өйрәткән.

Гали авылында яшәүче Кыямовлар Рәхимкол хәзрәтнең бердәнбер кызы Камиләгә яучы җибәрәләр. Камиләгә ул чакта — 18 яшь, ә Зарифка бары 15 яшь кенә була әле. Таза гәүдәле, матур, белемле бу егеткә Рәхимкол хәзрәт кызын бирергә риза була. Иң яхшы атларын тарантаска җигеп, мендәрләргә утыртып, гармун уйнап, болар кыз сорарга Галидән Әсәкәйгә баралар. Ул вакытта бирнә бирү, сөлге алу гадәте булган. Бу безнең якларда әле дә сак­лана.

Бирнәгә укалы камзул, чәчәкле шәлләр, энҗе колак алкалары, чулпы, беләзек, йөзек кебек әйберләрне махсус рәвештә чит җирләрдән кайтарганнар. Рәхимкол хәзрәт өч мәртәбә хаҗга барган һәм Камиләсен бүләксез итмәгән, әлбәттә.

Егет ягы акча биргән, ә кыз ягыннан җир, ат-сыерлар, сарыклар һәм башка нәрсәләр бүләк ителгән. Кыз ягында никах укылган, ә өч көн үтүгә егет яшь кәләшен алып киткән һәм кияү ягында зур туй уйнаганнар.

Ә Зарифның сеңелесе Тәзкирә Богырысланда яшәүче Сөләймән Акчуринга кияүгә чыга. Революциядән соң көчләп күмәкләштерү чорында кулак исеме тагып сөргенгә озатылудан куркып, Үзбәкстанның Андижан шәһәренә барып урнаша. Анда аларның уллары Ренат Акчурин (президент Борис Ельцинның йөрәгенә операция ясаучы атаклы хирург) дөньяга килә.

Татар, кайда гына яшә­мәсен, — ул көчле һәм горур халык. Хәзерге вакытта: “Әгәр балаларыбызны татар теленә өйрәтсәк, бу аларның русча укуларына зыян китерә”, — диючеләр бик күп. Тик бу һич тә дөрес түгел.

Ренат әфәнде Акчурин да үзбәкләр арасында Андижанда үскән, минем балаларым да шунда үстеләр. Ә татарлыкларын, телләрен берсе дә югалт­мады.

Ана телен белмәгән бала, киресенчә, акылга зәгыйфь тә, аң-белеме дә түбән була. Андыйлар оялчан, кеше арасына керә алмый, үзен башкалардан түбән күрә торган булалар. Ә менә күп тел белгән бала теле ачылуга ук аралашып үсә һәм тормышта да уңыш казана.

Шушы хакыйкатьне әби-бабайлар, әти-әниләр аңла­сыннар иде. Әйе, дөрес тәрбиядә үскән бала укуда да, тормышта да югалып калмый. Бер мисал китерәсем килә. Камышлы авылы мәктәбендә татарча да, русча да укып “яхшы” билгеләргә генә тәмамлаган, татарча сөйләшеп, догалар өйрәнеп үскән Лилия Әх­мәдиева, Самара дәүләт техник университетына укырга керә һәм шул ук вакытта каршында гына урнашкан Ляпина исемендәге медицина колледжында да белем ала, берсен Кызыл дипломга, икенчесен алтын медальгә тәмамлый. Татар телен белү, аны хөрмәт итү әле бер кешегә дә зарар иткәне юк, минемчә.

Хөрмәтле редакция хез­мәт­кәрләре! Халкыбызның та­рихын, үткәнен, бүгенгесен сак­лап, кылдан да нечкә калган милләтебезне торгызуыгыз өчен рәхмәтләребезнең очы-кырые юк! Без сезнең белән горурланабыз, ихлас күңелдән озын гомер, бәхет, җан тынычлыгы телибез. Гел шулай көчле рухлы, изге кү­ңелле булып калып, әле озак яшәргә язсын! Сез безгә бик кирәк!

 

Клара ШӘКҮРОВА,

Оренбург өлкәсе Богырыслан шәһәренең татар иҗтимагый үзәге әгъзасы,

хезмәт ветераны, тумышы буенча Гали авылыннан.

«Бердәмлек».

Просмотров: 902

Комментирование запрещено