Иске Ярмәктә икенче тапкыр татар-мөселман балалары өчен Сабан туе узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_3881Шимбә көнне, ягъни 16 июльдә, Иске Ярмәк авылында икенче тапкыр “Сәләтле бала” исеме астында татар-мөселман балалары һәм яшүсмерләр өчен Сабан туе булып узды. Аны мәдәният, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, укытучылар, җирле үзидарә җитәкчелеге һәм авыл мәчете оештырды.

Иске Ярмәк чын татар авылы булып, халкы гореф-гадәтләрне саклап, мөселман динен югалтмыйча гомер итә. Аның 280 еллык тарихы бар. Биредә ничә дистә еллар сабыйларны туган телебезгә өйрәтәләр, милли йолаларыбызга нигезләнеп тәрбиялиләр, төрле мәдәни-тәрбияви чараларны бу мәчет, бу Мәдәният йорты яки бу мәктәп диеп бүлешмичә, бергә, кулга-кул тотынышып әзерлиләр.

Самар өлкәсендә 35-ләп татар авыллары бар, алар арасында бу чараның бары тик Иске Ярмәктә генә үткәрелүе дә бу авылның дәрәҗәсен һәм өстенлеген күрсәтәдер. Авыл барлыкка килгәннән бирле дисәм дә ялгыш булмас, укытучылар, тәрбиячеләр балаларга татар теле укытып милли рух сеңдерәләр. Балалар өчен оештырылган Сабан туе да шуның дәлиле булып тора.

Әлеге Сабан туен үткәрүне башлап йөргән авыл мулласы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим әйтүе буенча, мондый чаралар балалар арасында ана теленә мөхәббәт, ислам диненең кыйммәтләрен таратуның матур бер үрнәге булып тора. Шулай ук бәйрәм спортка, милли көрәшкә тартылуның сәбәпчесе дә.

Быелгы икенче тапкыр үткәрелгән балалар һәм яшүсмерләр Сабан туе авыл башындагы матур итеп бизәлгән мәйданда узды. Бәйрәм авыл мәдрәсәсенә йөрүче балалар тарафыннан изге китаптан сүрәләр укулары белән башланып китте. Аятләр уку тәмамлагач Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов барысын да бәйрәм белән тәбрикләп, иң оста укучы балага - Хәлилулла исемле шәкерткә — шамаиль бүләк итте. Аннан соң актив эшчәннәргә һәм алдынгы сафта булучы балаларга “Куйбышев — өстәмә башкала” исемендәге медальләр тапшырды.

Сабыйлар белән берлектә ата-аналар, әби-бабайлар мәйданда кайнашты. Читтәрәк дүрт казан асып учак ягып җибәрделәр. Анда бөтен мәйданга хуш ис таратып аш өчен корбан ите кайнады.

Балалар бик теләп һәр ярышта катнашты, егылды-торды, әммә читкә тайпылмады, финишка ашыкты. Гадәти Сабан туйларында булган бар уеннар да әлеге мәйданда оештырылган иде, шулай ук көрәш, аркан тарту, турникта көч сынау, ераклыкка һәм капчык киеп йөгерү, скакалкада сикерү, чүлмәк ватуы да булу бәйрәмгә матурлык һәм җылылык өстәде. Чүлмәкләр бу бәйрәм өчен махсус ясалды, аларны авылның Кулибины исемен алган мөхтәрәм Мәҗит Зәки углы Йосыпов тәкъдим итте.

Бәйрәмдәге мәдәни программаны бик тә зәвыклы һәм оста итеп Гөлисә ханым Бәдретдинова алып барды. Быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел булу уңаеннан программада милли җыр-биюләр белән беррәттән бәйрәмдә катнашучы балалар бөек татар шагыйренең шигырьләрен дә аһәңле итеп укыдылар. Шунысы да куанычлы булды: балалар шигырьләр сөйләү өчен дә, җырлап-бию өчен дә түземсезлек белән озын чиратта басып тордылар. Һәрберсе ихластан ана телебездә милли җырлар башкарып, шигырьләр сөйләп, башкаларда да тарихыбызга һәм мәдәниятебезгә кызыксыну уятканнардыр, дип уйлыйсы килә.

Милли көрәштә катнашырга теләүче малайлар саны да күп иде. Келәмгә басуны  түземсезлек белән көтте алар. Көрәштә катнашучыларга бүләкләр дә әзер иде. Спорт ярышларында катнашкан һәр балага татлы ризыклар да бирелде.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм беренче сыйныф укучылары арасыннан беренче урынны Дамир Годҗамалов яуласа, икенче, өченче урынга Тимур Габидуллин һәм Аяз Әбдерәхимов лаек булдылар. Дүртенче урынны Алмаз Әксәнов яулады.

Урта яшьтәгеләр арасында беренче урынга Ислам Бикмөхәмәтов чыкса, икенче урында  Динар Хәйруллин, өченче урында Руслан Шәйдуллин булдылар.

Өлкәнрәк балалар (5-7 сыйныф укучылары) арасында беренче урынны Алмир Фәләхов, икенче урынны Витя Курдюмов, өченче урынны Ильмир Морзаханов яулап алдылар.

Батырлар тагы да көч сынашканнан соң Сабантуй батыры исемен Алмир Фәләхов яулады. Кыйммәтле бүләк тә, тамашачыларның алкышы да аңа булды.

Спортчыларның бәйгеләрдә катнашулары күңелләрендә бик озак сакланыр әле.

Әлеге балалар Сабан туенда соңгы вакытта кызыксыну уяткан армрестлинг, ягъни кул көрәше бәйгесе дә бар иде. Бу көрәштә кызлар да, малалайлар да бик теләп катнаштылар. Кыз балалар арасыннан беренче урынны Эльза Әхмәтова, икенче урынны Диана Шәрәфетдинова алса, малалайлар арасыннан беренче урынны Алмир Фәләхов, икенче урынны Данияр Мөршитов һәм өченче урынны Алмаз Бәдретдинов яуладылар.

Сабантуй дәвамында сәхнәдән Коръән аятләре һәм мөнәҗәтләр яңгырады, Галиуллина Гөлсинә апалары дини сораулар белән викторина үткәреп, әһлаклы булу турында вәгазь сөйләде, шулай ук теләгән һәр бала сәхнәдән  татар телендә җырлый, бии алды. Аларның берсе дә буш китмәде, төрле-төрле уенчыклар, кыйммәтле бүләкләр, татлы күчтәнәчләр алды. Әлеге бәйрәмдә хәттә 10-нан артык бүләкләр алучылар да табылды.

Сабыйларны күзәтеп утыруы бик кызыклы иде шул. Балаларның шау-гөр килеп уйнауларын карап утырган һәр ата-ана, әби-бабай сызгырып та, кычкырып та көч биреп утырдылар. Милли уеннарыбызны балалары, оныклары белеп үсүенә бик шатландылар.

Кунакларның сүзләре буенча, бу Сабан туенда бер булган кеше киләсе елларда да монда инде даими катнашучыга әйләнәчәк. Башкача мөмкин дә түгел. Бала шатлыгын берни белән дә чагыштырып булмый бит. Шушы балаларыбыз дип һәр ата-ананың йөрәге ешрак тибә. Алар исән-сау, тәрбияле, укымышлы, тәүфыйклы булса — ата-ана да куанып гомер итә бит.

Менә казаннарда аш та пешеп чыкты. Барысы да пешекчеләр әзерләп куйган өстәлләр артына утырып корбан ите, аш, чәй һәм тәмле ризыклар белән сыйланды. Бу табигать кочагында әзерләнгән табын сабыйларны тагы да берләштерде, күңелләрен җылытты. Шулай итеп, бәйрәм күңелле узды. Балаларның да, әти-әниләр һәм әби-бабайларның да күңелләре күтәренке иде. Әле озак кына мәйданда музыка, уеннарда катнашкан балаларның шатлыклы авазлары яңгырап торды.

ah23KLmSJBoCAM01165 CAM01171 CAM01184 CAM01189 IMG_3808 IMG_3811 IMG_3813 IMG_3814 IMG_3823 IMG_3825 IMG_3846 IMG_3864 IMG_3868 IMG_3870 IMG_3877 IMG_3881 IMG_3906 IMG_3918 JRw3S4KJUhM yLmHaeXk0WcЯзмамның ахырында шушы бәйрәмне оештыручыларга, иганәчеләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Изге эшегез җирдә ятмас, үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр. Барчагызга да Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык, озын гомер бирсен, гаиләләрегез белән берлектә җан тынычлыгында, муллыкта яшәгез.

Иганәчеләр: Ринат Гариф улы Фәйзетдинов (Самар шәһәренең 2 икмәк пешерү берләшмәсе мөдиренең ярдәмчесе), Тәвриз һәм Фәния Вәлиәхмәтовлар, Радмил һәм Адилә Сәетгәрәевләр, авыл мәдәният йорты оешмасы һәм аның җитәкчесе Наил әфәнде Галимуллин, Риф һәм Алисә Гыйбадуллинар, Сәлих абый  һәм Рәисә апай Шәрәфетдиновның балалары, җирле үзидарә-поселение хезмәткәрләре, Ренат Зыятдинов (табынга тана ите бирде), Илшат Каюмов (корбанлык сарык ите бирде), Фәрит һәм Илсөяр Әхмәдиевләр (яшелчәләр тәкъдим иттеләр), Филат һәм Фәния Гатиннар (бәрәңге бирделәр), Суфия Мөхәмәтҗанова, Мәсхүт Хәлилов, Фәния Галимова, Җәгъфәр Сәгыйров, Фәрит Гадыев, Илдар Гарифуллин, Мәҗит Йосыпов, авылның мәчет картлары гаиләләре белән һәм башкалар.

Фәния КӘРИМОВА.
samtatnews.ru

Просмотров: 1436

Комментирование запрещено