Кара карлыган ашап калыгыз

karligan-500x345Ямь-яшел куаклар арасыннан чем кара булып күренеп тора ул. «Вакытында җыймасаң, бик тиз коелабыз», – дип кисәткәндәй, бакчаларыбызда кара карлыган пешә. Бу җимешне җыю иң рәхәтедер мөгаен – бер урынга утырган килеш акрын гына чемченсәң дә, тиз арада чиләгеңне тутырып була. Ә инде аның хуш исе турында сөйләп тору да кирәкмидер. Бу ис бакчаның үзе өчен дә бик файдалы. Чөнки күп кенә зарар китерүче бөҗәкләр аны яратып бетерми. Әнә шундый юмарт һәм өлгер карлыганның сәламәтлек өчен дә иң файдалы җимеш булуын күпләрегез белмидер әле.

Бармак бөгеп санаган очракта да, дүрт кул кирәк булуы бар: карлыганның составындагы файдалы матдәләр исемлеге ай-һай озын. Җиләгендә В, Р, Е, А, С, К төркеменә караган витаминнар, фосфор кислотасы, шикәр, тимер һәм калий тупланган, яфраклары исә магний, марганец, көмеш, кургаш, бакыр, эфир майларына бай.

Кара карлыганда С витамины шул кадәр күп ки, организмны тәүлек буена җитәрлек дәрәҗәдә тукландыру өчен 20 җиләген ашап кую да җитә. Нәкъ менә шушындый үзлеге өчен дә карлыганны дөрес туклану продукты буларак тәкъдим итәләр, чөнки ул төрле авырулар булганда организмны ныгыта һәм сәламәтләндерә, иммунитетны көчәйтә.

Бу җимеш йөрәк-кан тамырлары чирләренә, яман шешкә, Альцгеймер авыруына каршы профилактика чарасын үти. Кара карлыганның бөер һәм бавыр, тын юллары, шикәр авыруларын булдырмаска ярдәм итүе дә ачыкланган.

Организмны тиз арада тернәкләндерергә сәләтле булганы өчен, карлыган җимешләрен сытып әзерләнгән сокны операция кичергән һәм организмы хәлсезләнгән кешеләргә эчәргә киңәш итәләр. Ә менә җиләкләрне пешереп эчү югары кан басымын җайга салырга, азканлылыкны, гастритны җиңәргә булыша. Әгәр дә көчле ютәлдән интегәсез икән, кара карлыганның суын сыгып, аны шикәр һәм бал белән болгатып эчеп куегыз. Көчле антисептик булганга күрә, бераз су өстәлгән карлыган согы белән тамакны чайкату, ангинадан котылырга да ярдәм итә.

Шунысы сөенечле: кайнатма ясыйсызмы, компотмы, мөһим түгел – теләсә нинди халәттә дә бу җимеш үзенең барлык файдалы үзлекләрен саклап кала. Хәтта аны туңдыргычка тыгып куеп, котып салкынында тотсагыз да!..

Чегәннәр нинди авырудан интеккәнеңне уч төбенә карап әйтеп бирсә, тәҗрибәле табибларга үз юрауларын әйтү өчен тырнакларга карау да җитә. Әгәр организмга витаминнар кирәк икән, тырнаклар сынучан һәм йомшакка әйләнә, бик акрын үсә башлый. Аларны сәламәтләндерү өчен тырнак өслегенә һәм аның янәшәсендәге тирегә карлыган ышкырга кушалар. Шушы ук ысул ярдәмендә биттәге сипкелләрдән дә котылырга мөмкин.

Карлыганның яфрагы җимешенә караганда да файдалырак. Беренчедән анда С витамины күбрәк, икенчедән организмга ясаган дәвасы көчлерәк була. Шуңа күрә дә карлыган яфракларын төнәтеп эчәргә кушалар. Болай эшләгәндә ашказаны авыруларын гына җиңеп калмыйча, организмдагы зыянлы матдәләрне дә юып чыгарырсыз, матдәләр алмашы бозылган икән – аны да җайга салырсыз. Төнәтмәне ясар өчен, әле яңа гына өзелгән, яки киптерелгән яфраклар кирәк булыр. Шулай да, дөресен әйтик – яфраклар киптерелмәгән булса, яхшырак. Кайнар суны әфлисун, алма яки гранат согы белән кушып, шушы катнашманы карлыган яфраклары өстенә салырга кирәк. Соңыннан өстен каплап, берничә көн төнәтергә һәм көнгә ярты стакан эчәргә. Тире авырулары булган кешеләргә исә карлыган яфраклары төнәтмәсе кушып ванна керергә киңәш итәләр.

Карлыган яфрагы бик хуш исле, шуңа күрә дә яшелчәләр тозлаганда һәм маринадлаганда ул алыштыргысыз компонент булып хезмәт итә ала. Кемнәрдер яфракларның үзен дә консервлап куя, чөнки соңыннан аларны итле ризыкларга, салатларга кушып җибәрергә мөмкин. Консервлап куярга уйлагансыз икән инде, карлыган яфракларының эрерәкләрен җыегыз. Соңрак аларны яхшылап юып, пыяла савытларга тутырырга һәм өсләренә бер литрга 300 грамм тоз исәбеннән әзерләнгән сыекча салырга кирәк. Мондый савытлар җитен тукыма белән каплана һәм салкын урында саклана.

Ә зыянлы якларына килгәндә, составында К витамины артык күп булганга күрә, кара карлыганның җиләкләрен тромбофлебит авыруы булганнарга ашау тыела. Шулай ук аны чамадан тыш күп ашасагыз да, каныгыз кирәгеннән артык куерыр.

Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтләре, сары чире (гепатит) булганда бу җимештән тыелып тору яхшырак. Инфаркт яки инсульт кичергәнсез икән инде, кара карлыганны сытып ясалган сокларны эчүнең файдасы юк. Шунысын да искәртү мөһим – 100 процент чиста карлыган суы балаларда аллергия барлыкка китерә ала. Ләкин аны су белән катнаштырып бирсәгез – балагызның гемоглобины артуга ярдәм итә.

КАРЛЫГАНЛЫ СЫЕР ИТЕ

Көндәлек тормышта сыер итен күп куллансак та, мондый үзенчәлекле ризык әзерләгәнегез булмагандыр. Бик җиңел әзерләнә торган, шул ук вакытта файдалы да сый тәкъдим итәбез. Аны пешерү өчен 700 грамм сыер ите, 3 суган, 200 грамм кара карлыган, 1 чәй кашыгы бал, 1 уртача зурлыктагы кишер һәм кул астында булган теләсә нинди тәмләткеч кирәк. Шулай да, киңәш буларак «Прованские травы» тәмләткечен алырга тәкъдим итәбез. Шунысына игътибар итегез – бу ризыкны әзерләгәндә тоз да шикәр комы да кушарга кирәкми. Беренче эш итеп чәнечке ярдәмендә карлыганны изегез. Аны блендерда вакламасагыз яхшырак, юкса карлыган артык күп сок бүлеп чыгарачак. Измә өстенә балны һәм соңрак эре кыргычтан уылган кишерне салабыз. Яхшылап болгатабыз.

Итне уч төбе чаклы зурлыкларда кисеп, бераз төеп алыгыз. Шуннан соң, өстен тәмләткечләр белән ышкыгыз. Суганны түгәрәкләп турыйбыз. Ингредиентлар әзер. Ә хәзер ризыкны пешерергә әзерлибез: бер таба алып, шуның өстенә фольга җәегез. Иң беренче суганны тезәбез дә, аның өстенә карлыганлы-кишерле катнашманың яртысын бушатабыз. Ә соңрак, шушы әйберләр өстенә итне тезәбез. Катнашманың калганын ит өстенә салып бетерәбез. Ризыгыбызның өстен дә фольга белән каплап, 1,5 сәгатькә 200 градуска җылытылган мичкә тыгабыз.

КАЙНАТЫЛМЫЙ ТОРГАН КАЙНАТМА

Хуҗабикәләрнең иң еш әзерли торган кайнатмасы – карлыганнан. Ләкин кемнәрнеңдер кызу җәй өстендә плитә каршында басып торасы да килмидер. Зыян юк – кара карлыганнан пешермичә генә дә менә дигән кайнатма әзерләп була. Моның өчен нибары 1,5 кг шикәр комы, 1 кг кара карлыган һәм 1 әфлисун гына кирәк. Әфлисунны яхшылап юганнан соң, кабыгы белән бергә блендер яки иттарткыч аша чыгарыгыз. Шушы ук эшне карлыганнар белән дә эшлибез. Ике боламыкны да бергә кушкач, өстенә шикәр комы салып, яхшылап болгатырга һәм бүлмә температурасында берничә сәгатькә калдырып торырга кирәк. Бу вакыт аралыгында килеп чыккан массаны берничә мәртәбә болгатыгыз – шикәр комы эреп бетәргә тиеш. Бары тик шуннан соң гына кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салып, өстен капкач белән ябып, саклау өчен суыткычка алып куегыз. Шунысын да искәртик – мондый рецепт буенча әзерләнгән кайнатма киләсе җәйгә кадәр дә менә дигән хәлдә сакланачак! Чәйләрегез тәмле булсын!

«Безнең гәҗит».

Просмотров: 1048

Комментирование запрещено