Коръәннең бүгенге заман татар теленә тәрҗемәсе һәр татарга аңлаешлы булырга тиеш — Камил Сәмигуллин / Перевод Корана на современный татарский язык вынесут на общественное обсуждение

a836Татарстан мөселманнарының Диния Назәрәтендә Коръәнне бүгенге заман татар теленә тәрҗемә итү буенча беренче киңәшмә үтте. Бу хакта «Хозур» нәшриятының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге әлеге киңәшмәдә Диния назәрәте, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстан фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Казан мәчетләре имамнары, мәдрәсә мөгаллимәре катнашты. Алар Коръәнне бүгенге заман татар теленә тәрҗемәнең кирәклеге һәм әһәмияте, проект концепциясе һәм эшлекле төркем составы турында фикер алыштылар.

“Коръәнне бүгенге заман татар телендә чыгаруда ихтыяҗ бар, — дип саный Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Хәзерге вакытта Изге китапның татар телендә берничә тәрҗемәсе бар, әмма һәр версия тирәсендә бәхәсләр бара. Без киләчәктә галимнәр, тарихчылар, динчеләр, педагоглар куллана алырлык классик хезмәт булдырырга тиеш”. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, Коръән тәрҗемәсе расланганчы, ул халык тарафыннан хупланырга тиеш. Шуңа күрә аның беренче варианты макет рәвешендә булачак. Ул күптиражлы булып чыгып, халык хозурына тапшырылачак, аңа карата халык фикерләре җыелачак.

Мөфти Коръән тәрҗемәсенең киң катлам укучыларга, хәтта дини белемнәре булмаган кешеләргә аңлаешлы булырга тиешлегенә басым ясады. 

“Коръәннең татар теленә тәрҗемәсен Россиядәге барлык татарлар да кабул итәргә тиеш. Бу Бөтенроссия проекты булачак” – диде мөфти, халык бәяләмәсенең кирәклеген аңлатып. Бу максаттан, Коръән тәрҗемәсе проектын 2017 нче елда булачак Бөтенроссия дин әһелләре форумында мөфтиләр һәм имамнарга фикер алышырга тәкъдим итәм”.

Коръәнне татар теленә тәрҗемә итүгә КФУ, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы галимнәре һәм белгечләре җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, киңәшмә нәтиҗәләре буенча эшне тәмамлау вакыты турында да карар кабул ителгән. Коръән 2017 елда Корбан бәйрәменә тәрҗемә ителеп, нәшер ителергә тиеш.

«Татар-информ».

* * *

В Духовном управлении мусульман РТ состоялось первое совещание по вопросу перевода Корана на современный татарский язык.

В обсуждении приняли участие представители ДУМ РТ, Всемирного конгресса татар, Института языка, литературы и искусств АН РТ, имамы казанских мечетей, преподаватели медресе. Встреча прошла под председательством муфтия Татарстана Камиля хазрата Самигуллина. В ходе совещания были рассмотрены целесообразность переиздания Корана на татарском языке, концепции проекта и состав рабочей группы по осуществлению перевода Корана, сообщает пресс-служба ДУМ РТ.

«Существует острая необходимость в издании Корана на современном татарском языке, – отметил председатель ДУМ РТ Камиль хазрат Самигуллин. – В настоящее время используется несколько версий переводов Священной книги на татарский язык, но вокруг каждой из них идут споры. Нам необходимо создать классический труд, на который впоследствии будут ссылаться ученые, историки, религиоведы, педагоги…»

По мнению муфтия Татарстана, перед утверждением перевод Корана должен пройти общественное обсуждение. Сигнальный экземпляр в виде макета татарского Корана предполагается издать достаточно большим тиражом – специально для того, чтобы узнать мнение широкой общественности о проделанной работе.

Камиль хазрат также обратил внимание участников совещания на то, что перевод Корана должен быть доступным для широкого круга читателей, не имеющих религиозного образования. 

«Перевод Корана на татарский язык должен быть принят татарами всей России. Это будет всероссийский проект, – объяснил необходимость народного обсуждения муфтий. – С этой целью предлагаю проект перевода Корана вынести на обсуждение муфтиев и имамов Всероссийского форума религиозных деятелей, который состоится в мае 2017 года».

Также к работе над переводом Корана на татарский язык будут привлечены ученые и специалисты Казанского (Приволжского) федерального университета, Российского исламского института, Всемирного конгресса татар.

Также на совещании были названы сроки реализации проекта: перевести и издать Коран на татарском языке планируется к Курбан-байраму 2017 года.

«Татар-информ».

Просмотров: 1018

2 комментариев

  1. Коръәнне мин Аллаh сүзе дип таныйм. Аллаh сүзен кешеләргә тәрҗемә рәвешендә булса да тапшырыр өчен гарәп телен бик тирәнтен белү генә түгел, рухи яктан бик өлгергән шәхес булу мәслихәт. Аерым кеше һәрхәлдә субъективлыкка дучар. Шуна күрә мондый проектларны башкарганда коллегиаль рәвештә белемле шәхесләрнең киңәшләшеп эшләгән уртак тырышлыгы, уртак хезмәте булырга тиеш дип саныйм.

  2. Р.Батулланы бар бит инде! Ногмани Тафсире бар! Крәшен-татар тәрҗемәсе кирәктер бәлки? Тик Татарнын тырышуы кирәк- тырышып үз телен беләсе килмәгән «урыс-татарга» күтенә курай өрсәңдә файдасы булмас! Бу наданлык безнен!