Күгәрченнәр гөрлидер…

Голуби

Зариф Хисмәтуллин күгәрченнәре белән.

Буш вакыты булганда һәр-кем күңеленә хуш килгән эш белән шөгыльләнергә ярата. Берәүләр агачтан, таштан искитәрлек сыннар ясый, икенчеләре тегә-чигә. Ә Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче Зариф Хисмәтуллин тормыш гүзәллеген үзенең яраткан күгәрченнәрендә тапкан.

Бу кошларның зәңгәр күктә әй­ләнеп-әйләнеп очуларына, юга­рыга күтәрелеп, кояш нур­ла­­рында ялтырап алуларына чынлап та сокланмый мөмкин түгел. Зариф әфәнде белән очрашкач бу хисләрем белән уртаклаштым.

- Үзем дә утыз биш елдан артык менә шушы матурлыкка хозурланып яшим, - дип елмайды ул. — Мәктәптә укыганда рәсем ясау белән мавыга идем, ә менә күрше малае бер пар күгәрчен бүләк иткәч, кәгазь белән буялар турында бөтенләй оныттым.  Бүген минем күгәрчен алачыгында илледән артык кош бар.

Зариф Хисмәтуллин күгәр-ченнәрне сатуга түгел, күңел шатлыгы өчен үрчетә. Аларны өйләнешүче парларга, мәк-тәпне тәмамлаучы укучыларга соңгы кыңгырауда күккә очыру өчен бүләк итә.

Хуҗа кошларны бала тәр-бияләгәндәй карап тора, җимне мулдан сала, ярмаларны төр-ләндереп торырга тырыша.

- Күгәрченнәремә бодай, тары ярмасы, көнбагыш ашатам, гел чиста су салып торам. Авырып китмәсеннәр өчен алларына кабырчык, ком, күкәй кабыгы да куям.

Кошкайларым су коенырга бик яраталар. Ә кышкы суыкларда өйгә алып кереп, өсләрен киптереп, җылытып чыгарырга туры килә.

Мәчеләрдән дә сакларга кирәк бит әле. Ияләшсә, барысын да аулап бетермичә туктамый, — дип сөйләде ул.

Зариф әфәнденең өендә зур аквариумы да бар. Ул анда төрле матур балыклар үрчетә. Аның бу шөгылен хатыны Гөлбахар да хуплый һәм ире төп хезмәт урынында — Себердә эшләп кайтканчы, аның яраткан җан ияләрен карап тора.

- Зариф кайту белән күгәрченнәре янына чыгып китә. Алары да хуҗаларын таный диярсең, аны күрүгә гөрли башлыйлар, — дип сүзгә кушыла Гөлбахар ханым.

- Күгәрченнәремне генә түгел, сине дә сагынып кайтам, — дип елмаеп хатынын кочты Зариф әфәнде. Аннан, җитдиләнеп: — Бу кошкайлар бәхет һәм иминлек билгеләре бит. Алдагы көннәребездә дә илебез күге һәрчак зәңгәр, тыныч булып, сугыш сөреме томаламыйча, шушы кошкайларның матур очышына сокланып, бәхетле яшәргә язсын иде, - дип өстәде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 957

Комментирование запрещено