Моңыбызны сакларга кирәк

i3“Бердәмлек”тә (март, 12нче сан) Илдус Диндаровның “Мин җырлыймын шырдыйны” дигән язмасы басылган иде. Шуны укыганнан соң, мин җавап язарга уйлаган идем дә, тик бүгенгә чаклы базмыйча йөрдем. Ә менә хәзер, соң булса да уң булсын дип, язарга алындым. Ул язмада нәрсә турында сүз барганын газета укучылары хәтерлидер, бәлки. Ахырда: “Ә сезнең фикерегез нинди? Бу турыда безгә язып җибәрә аласыз”, дип тә язылган иде бит.

Мин үзем җырлы-моңлы гаиләдә туып үстем, шуның өчен дә җырның нәрсә икәнен беләм. Уемча, җыр — ул үзеңнең күңелеңдә булган матур тойгыларны ягымлы тавыш белән башкаларның да күңеленә җиткереп, аларда да якты хисләр уята торган изге бер гамәл. Минем әтием дә, әнием дә җыр-моң яратучан иде. Аларның җырлары әле дә хәтеремдә. Кичке аштан соң әтием сәкегә сузылып ята да, басынкы гына тавыш белән җыр суза башлый. Әнием: “Улама, карт бүре, улама!” — дип кисәтә иде (Ә мин сизәм, ул юри генә әйтә). Әтием аның сүзен ишетми дә, һаман җырлавын дәвам итә.

“Талмый микән аның

                             беләкләре,

Басма өстендә керләр

                           чайкаганда.

Янмый микән аның

                             йөрәкләре,

Мин, сөйгәне, шушылай

                         җырлаганда”.

Әнием көлә дә, аның янына килеп утырып, үзе дә җырлый башлый:

“Ыргыз буйларына чыккан

                                       чакта

Тыңларсыңмы җырлар

                             җырласам?

Күзләреңне тутырып

                           карарсыңмы

Яр буенда яулык

                               болгасам.

Ә миңа аларның шулай җырлашулары зур шатлык иде. Эчтән генә мин дә аларга “кушыла торган идем. Аларның тагын да яратып җырлаган күп җырлары бар иде — “Ашказар”, “Буранбай”, “Гомерләр”не җырлый иделәр. Менә әле әтием яратып җырлаган бер җырның куплеты күңелемдә сак­ланган:

“Яңгыр ява, салкын,

                           җилләр исә,

Сулкылдый ла йөрәк ярасы.

Бер генә дә нужа күрмәенчә,

Ир булалмый адәм баласы”.

Мин дә гомерем буе мәҗ-лесләрдә шигырь сөйләп, җыр­лар җырлап йөрдем. Әлбәттә, җыр яратырга мине әтием белән әнием өйрәтте. Инде карт булсам да, әле дә мәдәният йортына концертлар карарга баргалыйм. Тик кайбер артистларның сикергәләп моңсыз такмаклар әйтүен күңелем генә түгел, ярымсаңгырау колакларым да яратмый. Шуңа аптырыйм, кем өйрәтә икән аларны шундый “һөнәр”гә?

Күп еллар элек татар-башкорт халык шагыйре Назар Нәҗми “Агыйдел” журналында “Һәрбер тамак ярып кычкыру җыр була алмый бит әле” — дигән мәкалә бастырып, хәзергедәй моңсыз такмакчыларны тәнкыйтьләгән иде. Тик аның сүзләре дә диварга борчак бәрү булып калды. Бернәрсә дә үзгәрмәде сәхнәләрдә. Заманның данлы, моңлы җырчысы Илһам Шакиров та: “Хәзер сәхнәне чүп бас­ты”, - дип ычкындырган иде бервакыт. Уемча, бу сүзләр катырак яңгыраса да, бик дөрес әйтелгән иде бит.

Әйе, хәзер сәхнәләргә моңсыз “такмаклар” килеп керде, ә халык моңа ирек бирде. Хәтта бу кыланышларны аягүрә торып, кул чабып кабул итә башладылар. “Заман башка, моң башка”, — дия иде безнең зирәк бабайлар. Күрәсең, белем-зиһен арткан саен халыкта моң, моң заты кими барадыр. Менә безнең Таллы авылында да үзешчән артистларыбыз бар. Мәсәлән, Әминә Шәрәфетдинова, Әмирә Волкова, Әлзирә Гарифовалар. Алар хәзерге заман җырларын бик яхшы җырлыйлар төсле. Тик безгә, картларга, яраткан борынгы җырларыбызны — “Карурман”, “Һаваларда оча ике аккош”, “Яшь имәннәр”, “Күбәләгем”, “Озату җыры”, “Рамай”, “Сарман буйлары”, “Ай урагын салып иң башыңа”, “Нурия”, “Таһир-Зөһрә” кебек моңнарыбызны да ишетәсе килә. Бу җырларны яшьләр әллә белми, әллә яратмый, әллә картлар белән санлашмый…

Хәзер Мәскәүдә дә шул ук күренеш — данлы-шанлы артистлар да кәҗәдәй сикергеләп җырлыйлар. Ә бервакыт, телевизор кабызсам, күп еллар “В мире животных” тапшыруын алып барган Николай Дроздов килеп чыкты да, сикермичә дә, йөгермичә дә, бер урында басып кына “Подмосковные вечера”ны җырлый башлады. Шундый моң агылды эфирдан, хәтта мин дә туктап аңа кушылып җырладым. Шундый күңел җыры булганда иң танылган артист та кирәкми бит. Бары тик син һәм җыр гына…

Яшь чакта җырлаган тагын бер җыр исемә килеп төште әле:

Гармун телләрен санадым,

Гармун телләре унбер.

Уйныйк, дуслар, көлә-көлә,

Узып бара яшь гомер.

Яшь гомерне уза, диләр,

Узганын күрсәң иде.

Узган чакта тотып алып

Кирәген бирсәң иде.

Яшь вакытта нәрсә кирәк?

Һәркемгә дә билгеле:

Хыянәтсез саф мәхәббәт

Ак күбәләк шикелле.

Яшьлек бит ул язгы көндәй

Кыска булып тоела.

Шул яшьлекнең биргән көче

Җитә гомер буена.

Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ, хезмәт ветераны.

Таллы авылы,

Большая Черниговка районы.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

“Мин җырлыймын шырдыйны…”

* * *

Киң җәелгән сулар сай була…

Просмотров: 1218

Комментирование запрещено