Сәхнә – минем яшәү рәвешем…

Илнур Алтынбаев - 26 ел сәхнәдә. Ялкынлы яшьлек ансамбленең 45 яшьлек юбилеенда.

Илнур Алтынбаев — 26 ел сәхнәдә. «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең 45 яшьлек юбилеенда.

Кайбер сәхнә йолдызлары турында: “Туганда ук артист булып туган”, — диләр. Чынлап та, кешедә тумыштан килгән сәләт бар икән, димәк, кайчан да булса ул үзе турында сиздерәчәк. Әнә Самараның атаклы “Ялкынлы яшьлек” ансамбле солисты Илнур Алтынбаев та: “Балачакта сәхнәгә чыгарга ояла идем, ә бүген ансыз яши алмыйм”, — ди. 26 ел элек ул, үзе дә уйламаганда, ансамбльгә килеп керә һәм әле дә тамашачыга үзенең матур, күңелләргә үтеп керә торган җырларын бүләк итә.

- Илнур абый, гаиләгездә җырга-моңга бай кеше булгандыр, бер дә юктан гына җырчы булып китмәгәнсездер дип уйлыйм?

- Мин үзем Оренбург өлкәсе Тирис-Усман авылында, гади колхозчы гаиләсендә туып үстем. Әнием Диләфрүз бик моңлы кеше, табыннарда, дуслар җыелышканда аны җырлатмый калдырмыйлар иде. Җыр-моңга сәләтем анардан килгәндер, дип уйлыйм.

Абыем Бахтыярны да иҗади кеше дип әйтер идем. Авыл мәдәнияте алдында эшләп килгән үзешчән артистлар театрында уйнап, аның күрше авылларда спектакльләр куеп йөргәне истә. Сеңелебез Ләйсән дә мәктәптә укыганда сәхнәдән төшмәде – бик оста биюче иде ул безнең.

- Өй тулы артист, бик күңелле яшәгәнсез икән.

- Балачагым бөтенләй гамьсез булды дип әйтә алмый анысы. Мин дүртенче сыйныфта укыганда әтиебез Камияр бакыйлыкка күчте. Аны җирләгәннән соң, ун көннән абыйны армия сафларына алдылар. Мин йортта бердәнбер ир кешесе буларак калдым, әниебезгә йорт эшләрендә дә, сеңелем Ләйсәнне тәрбияләшергә дә ярдәм итәргә тырыштым.

Кызу урак өстендә колхозда да эшләргә туры килде.

Мин тугызынчы сыйныфны тәмамлаган елны гаиләбез Куйбышевка (бүгенге Самара шәһәре) күченде. Туганнарым миңа бер хәрби частька слесарь булып эшкә урнашырга ярдәм иттеләр, ә кичләрен эшче яшьләр мәктәбендә урта белем алдым.

- Ә “Ялкынлы яшьлек”кә ничек килеп кердегез, Илнур абый?

- Ансамбль белән соңрак, армиядән кайткач таныштым. Анда биючеләр, миңа ике туган тиешле абыйлы-сеңелле Ринат һәм Лилия Хәбибуллиннар: “Син бит яшь кеше, нишләп өйдә ятасың?! Татар яшьләре белән танышырсың, аралашырсың бераз,” – дип, бер көнне мине үзләре белән чакырдылар.

Уен-көлке, мәзәк белән үрелеп барган репетицияне сокланып карап утырдым. Бар да туганнардай аралашалар, кайсы номерны ничек кую турында бәхәсләшеп тә алалар… Бу җылы атмосферадан чын ләззәт алып утыруым йөземә чыккан булса кирәк, чөнки ансамбльнең хореографы Альберт абый Гаязов (хәзер мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсы): “Нәрсә, ошадымы? Икенче репетициягә киләсеңме?” – дип сорады. Әлбәттә, мин ризалаштым. Әле җырлау турында сүз дә юк, ул вакытта биючеләр төркеме җыялар иде. Шулай итеп, 1990 елның апрелендә, нәкъ ансамбльнең 20 еллык юбилей концертында мин беренче мәртәбә зур сәхнәгә чыктым. Дебют чыгышым — егетләр бию төркеме башкаруындагы “Муса Җәлил” дип аталган номер булды.

- Ә солист буларак кайчан танылдыгыз?

- Элек һәр концерт саен барлык артистлар хорга басып, бер-ике җыр башкара идек. Бервакыт репетиция вакытында музыка белгече Әлфия апа Гыйниятуллина тыңлап тора да: “Илнур, син бит җырлаган булып кыланасың гына, тавышың бер дә чыкмый”, — дип искәрмә ясады. Мин, каушавымнан: “Соң, тональность туры килми бит”, — дип кенә җавап бирә алдым. Әлфия апа аерым репетицияләргә чакырды, тавышымны куярга ярдәм итте. Шулай итеп, ансамблнең солисты булып куйдым.

Алтынбаев өлкә Сабан туенда (1994 ел)

Алтынбаев өлкә Сабан туенда (1994 ел).

Илнур Алтынбаев (уңнан сулга)Татарстан Республикасының халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев белән (1997 ел).

Илнур Алтынбаев (уңнан сулга) Татарстан Республикасының халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев белән (1997 ел).

Ялкынлы яшьлекнең биючеләр төркеме

«Ялкынлы яшьлек»нең биючеләр төркеме.

Ленинградта (бүгенге Санкт-Петербург) узган концертларның берсендә

Ленинградта (бүгенге Санкт-Петербург) узган концертларның берсендә.

Илнур Алтынбаев хатыны Динә ханым белән

Илнур Алтынбаев хатыны Динә ханым белән.

Илнур Алтынбаев - 26 ел сәхнәдә. Ялкынлы яшьлек ансамбленең 45 яшьлек юбилеенда.

Илнур Алтынбаев — 26 ел сәхнәдә. «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең 45 яшьлек юбилеенда.

Ялкынлы яшьлек ансамбленең 40 яшьлек юбилей концертында

«Ялкынлы яшьлек» ансамбленең 40 яшьлек юбилей концертында.

- Репертуарны үзегез сайлыйсызмы? Башкарган җырларыгыз арасында яртканы бармы?

- Баштанрак җырларны сайларга Искәндәр Әхмәтов, Ринат Шәйдуллов кебек тәҗрибәле җырчылар ярдәм иттеләр, хәзер инде үземә ошаган җырларны башкарам.

Репертуарымда мәхәббәт турында да, туган якка багышланган җырлар да байтак. “Иң яратканым шул”, — дип, берсен генә аерып әйтә алмыйм. Гомүмән, артист үзенә ошамаган җыр белән сәхнәгә чыгарга тиеш түгел, минемчә. Чөнки күңелеңне биреп, яратып башкарган музыкаль әсәрне генә җанга үтеп керерлек итеп тамашачы күңеленә салып була.

- Ансамбль шактый тыгыз тормыш белән яши: гастрольләр, концертлар… Әле һәркайсыгызның рәсми эш урыны да бар. Бу ритмда яшәргә авыр түгелме?

- Чынлап та, “Ялкынлы яшьлек” елына бер концерт белән генә чикләнми. Үткән гасырның 90нчы елларында сезонга уникешәр концерт куя иде.

Гастрольга бармаган җир калмады – Казан, Ульяновск, Оренбург өлкәләре, Казан, Мәскәү, Ленинрад (бүгенге Саннкт-Петербург)… Үзебезнең өлкә авыллары, шәһәрләре турында сөйләп тә торасы юк! Юл да үзенә күрә бер тамаша иде: көлешеп, җырлашып барабыз, шунда ук репетиция дә ясап алабыз, киләчәк концерт программасы турында сөйләшәбез.

Гастрольдан төнлә кайтасың да, өч сәгать йоклаган килеш иртән торып эшкә йөгерәсең. Беребез дә моңа сукранмый идек, чөнки ансамбль — безнең тормышыбыз, икенче гаиләбез булды.

- Артистлар шат күңелле халык бит, кызыклы хәлләр дә булгалыйдыр. Берәрсе турында сөйләп китә алмассызмы икән?

- Андый хәлләр күп булды инде… Биегәндә пәрдәгә уралып, егылган чаклар да, җырның сүзләрен онытып җибәргән чаклар да истә.

Бервакыт үземне сәхнәгә ыштансыз чыгара яздылар.

Алып баручыбыз Фәридә Зиннәтуллина бик тә кайгыртучан, сәхнәгә чыгар алдыннан өс-башыбызны карап, төзәткәләп чыгара иде.

Тукай районы Мәләкәс авылында концерт куябыз. Фәридә: “Әзерләнә тор, ике номердан соң син чыгасың”, — дип килеп әйтте. Ул вакытта мин ап-ак костюмнан чыгыш ясый идем. Күлмәкне кидем, ә чалбарымны таба гына алмыйм! Эзли торгач мин аны идәннән табып алдым, җитмәсә берәү өстенә басып киткән. Нәкъ алгы якта, төздән әз генә өстә кап-кара аяк эзе. Инде нишләргә?! Фәридә йөгереп килде: “Бир, тиз генә кран астында юам да, үтүк белән киптерәм, как раз чыгышыңа өлгерәбез”, — ди. Чалбарны алды да йөгерде бу, мин басып калдым шулай. Көтәм-көтәм, юк һаман. Инде тәмам чыгырымнан чыккан идем, карыйм, салмак кына басып коридордан килә. Үзе ерактан ук йөзен чытып:

- Илнур, нишләтәсең син мине? – ди.

- Нишләтим мин сине, бир тизрәк чалбарны! Сәхнәгә чыгарга вакыт бит! — дип кычкырам Фәридәгә.

Ул чалбарны күтәреп, миңа күрсәтте: баягы тап урыныда үтүк яндырган эз.

- Илнур, үтерсәң – үтер, чалбарыңны яндырдым бит, нишләтәсең инде хәзер?! – ди. Нишләтим инде – көн дә кия торган кара чалбарым белән чыктым сәхнәгә! Хәзер берәр нәрсә үтүкләргә булса: “Фәридәгә әйтегез, ул бу эшкә оста!” – дим. Бу хәл турында белгәннәр кычкырып көлеп җибәрә.

- Чынлап та, кызык чакларыгыз күп булган! “Ялкынлы яшьлек”нең бүгенге тормышы турында нәрсә әйтә аласыз?

- Ансамбльнең составы һәрвакыт алмашынып, яңарып, яшәреп тора, шуңа да ул инде 45 елдан артык “ялкынланып яна”. Әлбәттә, бу аның оештыручысы, җитәкчесе Илгиз абый Колючевның хезмәте дә. Ул безнең өчен әти дә, якын дус та, тәҗрибәле җитәкче дә булды. Бүген аңа алмашка килгән Ринат Әзизов та бик булдыклы, эшчән егет, Илгиз абыйның лаеклы дәвамчысы булыр, дип уйлыйм.

- Инде гаиләгез турында да берничә сүз әйтеп китсәгез икән, Илнур абый?

- Хатыным Динә – Похвистнево районы Яңа Мансур авылыннан, әйткәнемчә медицина өлкәсендә хезмәт итә. Ул беренче көннән гаилә тормышның бөтен мәшәкатьләрен үз өстенә алды дисәм дә, дөрес булыр, мөгаен. Үзенең һөнәре мәдәният белән бәйле булмаса да сәхнә – минем яшәү рәвеше булуын аңлады. Көннәр буе эштә булуым, кичләрен — репетицияләргә, ә ял көннәрендә гастрольләргә йөрүем белән килешә алды. Динәгә бик рәхмәтлемен, ул һәрвакыт минем янымда булды.

Бүген ике улыбыз үсеп килә. Самараның Тимер юлчылар институтында укыган Айнурны да, икенче сыйныф укучысы Алмазны да милли рухта тәрбияләргә тырышабыз, гореф-гадәтләрне, йолаларны ихтирам итәргә, аларны сакларга өйрәтәбез.

- Аларга сезнең талант күчмәгәнме?

- Алмаз җыр-биюгә оста, шәһәребездә үткән төрле милли чараларда чыгышлар ясаштыргалый. Тормышын сәхнә белән бәйләрме – юкмы, белмим, күз күрер.

Шәхсән үзем дә бүген сәхнәгә сирәк чыгам. Әллә тормыш катлаулана төште, әллә еллар үзенекен итә. Репетицияләргә йөрергә, концертларда катнашырга һәрвакыт эштән (бер хосусый оешмада машина йөртүче булып эшлим) соралулары да кыен. Атнага бер мәртәбә туры килгән ялымны күбрәк гаиләмә багышларга тырышам.

(сулдан уңга) Алмаз һәм Айнур Алтынбаевлар

(Сулдан уңга) Алмаз һәм Айнур Алтынбаевлар.

Алмаз Алтынбаев

Алмаз Алтынбаев.

- Яшь җырчыларга нинди теләк теләр идегез, Илнур абый?

- Җырчыларга гына түгел, гомүмән яшь буынга: “Әти-әниегезнең, туганнарыгызның кадерен белегез, остазларыгызны, ярдәм кулы сузган кешеләрне беркайчан да онытмагыз”, — дип әйтәм. Бу болгавыр заманда Кеше булып кала белергә, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә кирәк.

Нинди генә талант иясе булмасын, әгәр дә тормышында, гаиләсендә татулык булмаса, ул үрләр яулый алмый. Күпме танылган артистларыбыз төрле тормыш сәбәпләре аркасында аска тәгәрәде, якты дөньядан китеп бардылар…

Бу яктан үземне бәхетле дип саныйм. Самарага күчеп килгәч, гаиләбезгә тулай торактан бәләкәй генә бүлмә бүлеп бирделәр. Урын тар булса да, күңел киң иде,бик тату яшәдек. Әниебез өчебезгә дә яхшы тәрбия биреп, зур тормыш юлына басарга ярдәм итте. Без, балалары, аны хөрмәт итәбез, яратабыз, аңа исәнлек-саулык, озын гомер телибез.

Абыем Бахтыяр, сеңелем Ләйсән һәм аларның гаиләләре, хатынымның әти-әнисе, башка туганнарым белән тату, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәвебез белән дә горурланам.

Танылган милләттәшләребез Хәлиулла абый Кудралиев, Җәмил абый Вәлиуллин, Җәүдәт абый Гайсин, Рифкать абый Хуҗинны да һәрвакыт җылы сүз белән искә алам. Игелекләре өчен Аллаһы Тәгалә аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, озын гомер насыйп итсен.

Ә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә яңа җырлар-биюләр, кызыклы концерт программалары, тагын да зур уңышларга ирешүен телим.

 

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

(Фотосурәтләр гаилә архивыннан алынды).

«Самар татарлары» журналы, №2 (14), 2016 ел.

Просмотров: 1295

Комментирование запрещено